Журнал «Безнең мирас»

Башкортстанда узачак Татарстан көннәре программасында мәдәни һәм эшлекле чаралар каралган

17 апрельдә Уфада зур вакыйга – Башкортстанда Татарстан көннәре башлана. Тантаналарда катнашу өчен күрше республикага Татарстаннан Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 500 кешелек делегация бара. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин хәбәр итте.

Булачак вакыйганың күләме турында бай программа сөйли – ике көндә күрше республикада 20дән артык төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Беренче көн тарихи һәм мәдәни элемтәләргә багышланган күргәзмәләр һәм мастер-класслар белән башланачак. Кич белән “Башкортстан” Дәүләт концерт залында Татарстанның сәнгать осталары зур мәдәни шоу-программа тәкъдим итәчәк.
Икенче көнне (18 апрель) эшлекле бизнес-форум узачак. Анда ике республиканың хакимият һәм эшлекле даирәләре катнашачак.

“Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында бизнес-форум кебек чара беренче тапкыр үткәрелә. Аның пленар өлешендә берничә тармак килешүләрен төзү планлаштырыла. Аннан соң сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, кече бизнес, туризм, яшьләр сәясәте һәм архив эше кебек барлыгы сигез юнәлеш буенча “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак”, - диде Ранэль Зиннәтуллин.
Шул ук көнне тагын бер истәлекле чара көтелә – “Нур” татар театры янында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Бу - татар шагыйренә Башкортстан башкаласында куелган беренче һәйкәл.
Һәйкәлнең фундаменты гына да 7 метр, постаменты белән исәпләгәндә һәйкәлнең биеклеге 8 метрга якын. Бронзадан коелган һәйкәл гранит постаментта тора, дип хәбәр итте Татарстанның Башкортстандагы вәкиле.
Ике көнлек программа “Нур” театрында “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектакле белән тәмамланачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/16/184571/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру