Журнал «Безнең мирас»

Башкортларда дәвалау ысуллары

Дәвалау ысуллары турында сүз башлаганчы башта бераз авырудан саклану турында сөйлим:
- Кичке якта җиргә егылмаска. Егылганның өстенә өй иясе яисә абзар иясе утыра – кеше авырый башлый.
- Зиратка, бигрәк тә яңа мәет җирләнгән көннәрдән соң, керергә ярамый. Анда убыр, ут ягып, саксыз динсезләрнең җаннарын яндырып утыра.
- Авырлы хатыннарның балалары телсез, чукрак яисә авыру булып тумас өчен, ирләренә кояш баеганнан соң көзгегә карарга ярамый.
Күз авырту. Күзләр авыртса, чәй чүбен (заварка), чүпрәккә төреп, авырткан күзгә куясы. Файдасы тимәсә, күзләрне шар формасындагы яхшы сабын белән юарга.
Баш авырту. Башы озак авырткан кеше муллага бара. Мулла кәгазьгә баш авыртуыннан дога яза. (Төрле авыруларга кагылышлы догалар җыентыклары Казанда унар мең данә басылып тора.) Ул доганы укый, як-якны өшкерә, дога язган кәгазьне авыруның башына бәйли һәм авырту бетә.
Теш сызлавы. Теше сызлаган кеше тәмәке тартса – авыртуы бетә.
Очкылык тоту. Очкылык тота икән – димәк, кайдадыр, кемдер искә ала. Әлегә бу хәлгә каршы чара юк.
Йөткерү. Йөткерү башланса, кеше борыч эчә яисә ашый. Шуннан йөткерү туктый.
Кан алдыру. Кешенең каны артык күбәеп китсә, ул борчый башлый. Аның артыгын алдырырга кирәк. Кан алдыру өчен иң кулай вакыт – язгы сука чоры, шимбә көннәре.
Бизгәк. Бизгәк – кешегә оялаган явыз рух. Аны куып чыгарыр өчен, йоклаган кеше янына кинәт килеп өстенә салкын су сибәргә кирәк: явыз рух куркып чыгып кача. Башка ысул да бар. Бизгәк ирләрдә булса, ул хатын-кыз рәвешендә курчак ясый, хатын-кызларда булса – ирләр рәвешендә. Авыру, курчакны күлмәк эченә бәйләп, бер-ике көн шуны киеп йөри. Бизгәк, курчакны кеше дип белеп, аңа күчә. Курчакны урамга чыгарып ыргыталар һәм авыру савыга. Тагын бер ысул: ярканат канатын кисеп алып чүпрәккә төрәләр дә күлмәк эченә бәйләп кияләр, бизгәк ярканаттан куркып кешедән китә.
Томау. Томау төшкән кешенең чәенә борыч салып бирәләр. Файдасы тимәсә, мәтрүшкә үләненнән чәй ясап эчерәләр.
Пешкән җәрәхәт. Кешенең кулын яисә аягын кайнар су пешерсә, җәрәхәтенә күп итеп агач мае сөртәләр.
Өшетү. Кешенең бармаклары, колагы өшесә, шулай ук агач мае сөртәләр.
Таз, кутыр. Тазлы урынга сыер мае сөртәләр, ләкин урыс табибына бару яхшырак.
Эч китү. Авыруның чәенә караҗиләк салып эчерәләр, эч китү туктала.
Күз тию. Әгәр дә берәрсе, көнләшеп, кешегә: «Кара әле, нинди матур, нинди яхшы!» – дип әйтсә, ул авырый башлый, зәгыйфьләнә, үлеп китүе дә бар. Шундый нәтиҗәләрне кисәтү өчен, авыруга агач гөмбәсе төтенен иснәтәләр – ул савыга.
Акылдан язу – шашыну. Җиңел рәвештәге авыруны мулла Коръән сүрәләре укып төзәтә, авыр хәлдәгеләрне урыс табибы гына савыктыра ала.
Эт тешләве. Кулны, аякны эт тешләсә, ярага агач мае сөртәләр яисә эч мае ябалар.
Сызлавык. Сызлавык чыкса, куян тиресе кисәген кайнар суда тотып, аны эчке ягы белән ябалар. Ул сызлавыкны суырып ала, кеше савыга.

Русчадан Николай Петров-Текин тәрҗемәсе


"Безнең мирас". - 2022. - №7. - 5-6 б. 


Фото: pixabay

Теги: Николай Катанов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру