Журнал «Безнең мирас»

Барыбер безнең файдага!

Безнең халык тормышның караңгы якларын гына күрә ул. Имеш, тегесе тегеләй, монысы болай түгел...Алайга китсә, Айның да күләгәле ягы бар. Ә анда нәрсә булмас дисең?! Уфологлар ул ягында чит планетаныкыларның космик базасы урнашкан диләр. Безне күзәтеп аргач, шунда кайтып ял итәләр икән.
Кризис дигәннәре тагын! Урам себерүчеләрдән башлап банкирларга кадәр сүгә аны. Югыйсә тегеләренә дә, боларына да файдасы гына тиде. Әйтүләренчә, урамдагы чүпләр ике мәртәбә кимегән, ә банкларның кереме ике тапкыр арткан. Инде банкирлар хөкүмәттән ярдәм алыр өчен кризисның икенче дулкынын көтәләр.
Күршене генә алыйк. Эшләгәндә, көн саен салып кайта иде. Хәзер өйдә утыра һәм эчми. Хатыны сөенеп туя алмый: хезмәт хакын барыбер эчеп бетерә иде, әле менә тәмәкене дә ташларга җыена, ди.
Тормышны аны ничек бар – шулай яратырга кирәк. Теге ни, үз хатыныңны яраткан шикелле. Ә тормыш үзгәреп тора һәм һәр үзгәрешнең уңай ягы бар. Мәсәлән, чүп торбасын ябулары булды, йорттагы тычканнар юкка чыкты. Югыйсә җиденче катка ук менеп җитәләр, хатыннан яшергән акчага кадәр кимерәләр иде. Инде курыкмый яшерәм.
Көн туды исә – үзгәрешләр көтәм. Ахыр нәтиҗәсе барыбер безнең файдага!..

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру