Журнал «Безнең мирас»

Барудиның кабер ташы

Галимҗан Баруди (1857-1921) – мәшһүр дин галиме, дини реформатор, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, нашир, журналист. Ул 1921 елның 6 декабрендә Мәскәү шәһәрендә вафат булган. Аның җәсәден, Казанга алып кайтып, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләгәннәр. Каберенә якынча ике метрлы бер таш яздырып куйган булганнар.




Ул ташның тексты мондый:
1) «Мәшһәдүл-гаалим2) ил-фәәдыйли
3) хаадимил-гыйльми
4) Вәд-диини
5) Галимҗан
6) бине Мөхәммәдҗан
7) әл-Баруди
8) рахимәһүмәәллааһү
9) рахмәтән вәәсигаһ
10) 1340 сәнә 6 нчы рабигыль-әүвәлдә
11) 64 йәшендә вафат булды
12) 1921 йыл 6 нчы дикәбердә».


Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе


Алгы ягы:


1) «Хөрмәтле галим,
2) гыйлем һәм
3) дин хадиме
4) Галимҗан
5) бине Мөхәммәдҗан
6) Баруди
7) кабере.
8) Аллаһ аларның икесен дә киң
9) рәхмәте белән рәхим кылсын.
10) 1340 елның 6 рабигыль-әүвәлендә,
11) 1921 елның 6 декабрендә
12) 64 яшендә вафат булды».



Ахыргы 3 юлы ташның постаментында язылган. Бераз ялгышыпмы, буталыпмы, 1921 елның 6 декабре, һиҗри ел исәбе белән 6 рабигыль-әүвәле дип күрсәтелгән. Чынлыкта үлгән ае рабигыль-ахир булырга тиеш иде. Р.Фәхреддин Г.Барудиның 67 яшендә вафат булуын язып калдырган, ләкин ул аның яшен һиҗри ел исәбе белән санаган.


Вакытлар узу белән таш, ватылып, постаменттан аерылып җиргә ауган. Шуннан соң постаменты ниндидер сәбәпләр белән бөтенләй югалган һәм ул байтак еллар постаментсыз гына торган. Шуңа күрә Барудиның кабер ташы бик кечкенә булып күренгән. 2017 елда Татарстан Диния нәзарәте аны яңага алыштырды. Иске таш исә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә музеена саклауга куелды. Шулай итеп, Барудиның каберенә мәрмәрдән эшләнгән яшькелт төстәге кечкенә генә яңа кабер ташы куелып, анда мондый сүзләр язылган:


1) «1857/1273-1921/1340
2) Галимҗан хәзрәт Мөхәммәдҗан углы
3) әл-Баруди (Галийыф)
4) мәшһүр дин галиме, ишан, җәмәгать
эшлеклесе
5) Мөхәммәдийә мәдрәсәсенә нигез
салучы күренекле мөдәррис
6) Русийә мөселманларының Динийә
нәзарәте мөфти».


Ахыргы өч юлы ташның аскуймасында язылган.



Айдар Гайнетдинов


Безнең мирас. - 2020. - №6. - 80-81 б.   

Теги: Айдар Гайнетдинов Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру