Журнал «Безнең мирас»

Балык Бистәсе районында борынгы Чаллы шәһәрлегенә мәгълүмат тактасы куелды

алык Бистәсе районы территориясендә урнашкан Казан ханлыгының башкаласы булган борынгы Чаллы шәһәрлеге урынына мәгълүмат тактасы куйганнар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурулла Гариф сөйләде.

Тарихчы сүзләренчә, әлеге тактаны урнаштыру һәм куйдыру эшләрендә эшмәкәр Тәлгать Мотыйгуллин булышкан. “Чаллы шәһәрлеге бик борынгы булуга карамастан, аңа игътибар юк. Барысы акрынлап да халык ярдәменнән оештырыла бара”, - диде ул.
“Борынгы Чаллы йөз гектар җир алып тора. Ул Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында да булган. Шушы шәһәрлек тирәли  “Чаллы” атамалы унбер авыл бар. Ул Казан ханлыгында иң соңгы булып (1556 елда) җимерелгән шәһәр, кызганыч, хәзер ташландык хәлдә ята”, - диде ул.

Нурулла Гариф Татарстанда биш мең археологик һәйкәл барлыгын, шуның бары бишесе генә федераль тыюлык буларак кертелгәнлеген әйтте. “Борынгы Чаллы шәһәре шушы федераль тыюлыкның берсе. Хакимиятнең халык өчен туристик экскурсия оештыру теләге бар, әмма безнең район бай түгел”, - диде ул.
Борынгы Чаллы шәһәрчеге турында китаплар да нәшер ителгән булган. “Егермеләп китап бар. Котлы Бөкәш авылында шәһәрчекнең музее урнашкан. Борынгы чишмәләре ташландык хәлдә ята. Аларын да торгызасы иде. Әмма ул җимерелми, без аны, тыюлык буларак, карап, саклап торабыз”, - диде тарихчы.

  • Борынгы Чаллы каласы - хәзерге Балык Бистәсе районы территориясендә урнашкан шәһәр. Ул  Казан ханлыгының  Кама елгасыннан ерак түгел Ногай юлында бер үзәге булган. Бу хакта XVI гасырның тарихи документлары һәм борынгы татар риваятьләре сөйли. Беренче мәгълүматлар кайбер рус елъязмаларында ук табылган.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/30/190644/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру