Хәзрәтнең 6 баласы ятим калды

Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов Мамадыш тирәсендә булган юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак булды. Ул кичә генә РИУда магистрлык диссертациясен яклаган булган. Мәрхүмнең 6 баласы ятим калды.

— Хәзрәт белән Мөслимдә мәчет ачу тантанасында танышкан идем, — дип сөйләде баш мөхәрриребез Ләбиб Лерон,  — бик тә укымышлы, зыялы, ярдәмчел егет иде. Мәчеттә татар тарихы һәм әдәбияты, журналлары тупланган махсус китапханә дә оештырды. Хәзрәтнең рухы җәннәттә булсын, Ходай туганнарына, якыннарына, балаларына сабырлык бирсен.

Имам-мөхтәсиб Венер хәзрәт Моратовның гаиләсенә иганә җыю башланган. Бу турыда мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.

Җеназа намазы иртәгә 10.00 сәгатьтә Минзәлә районының Аю авылында узачак. Аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрәчәк.

 

Фотолар Мөслим районында мәчет ачу тантанасыннан:

Комментарий язарга