Гомуми сурәттә балаларны тәрбия кыйлмак ысулы (гаилә дәресләре)

Бер бала кечкенәдән ни рәвешле тәрбия кыйлынган булса, зурайгач та шул рәвешле тәбиягә гадәтләнер. Шуның өчен, тәрбиянең нигезе булган әүвәлге тәрбия бигрәк кирәкле вә бик артык дикъкать ителергә тиешле булган эшләрдәндер. Тәрбиясе өскә алынган бер баланың табигать вә гәүдәсе берлә истигъдад (сәләт) вә зирәклеге күзгә алынмак вә бер тәрбия кыйлучыга тапшырырга мәҗбүр булынса, тәрбия кыйлучының бала берлә бер мәзһәбтә, сау вә куәтле вә һәрбер җәһәттән гүзәл вә мәгълүматлы булуын күзәтмәк зур шарттыр.

Мисал: ачучан бер баланы башкаларга караганда артыграк йомшаклык берлә тәрбия кыйлып, ачучанлыгын арттырмаска, аңра сыман балага көче йитмәслек нәрсәләрне өйрәтәм дип кысмаска кирәк. Истигъдад вә кабилиятенә (аңлый алу сәләтенә) карап баланың җанын вә вөҗданын нурландырмага, фикерен зиннәтләмәгә хидмәт итмәкнең кирәклеген ата-ана вә бөтен тәрбиячеләр һәрнәрсәдән әүвәл күзгә алмаклары лязимдер.

Тәрбия кыйлучылар баладагы әхлакның көзгесе булдыкларыннан, боларның күркәм холыклы вә инсаниятлелеләрен сайламак лязимдер. Хәлфә никадәр мәгълүматлы булса да, холкы начар булса, баланың холкын бозудан башка һичбер нәрсәгә ярамас. Христиан мөрәббияләр (тәрбиячеләр), билгеле, балаларны үзләренең дини хисләренә күрә тәрбия кыйлачакларыннан, баланың дини булган гүзәл хисе бозылмасын өчен, ислам мөрәббияләренә тапшырмак мәслихәттер. Ана телен вә диненең хөкемнәрен өйрәнмәс борын, балаларга ят телләрне өйрәтмәк вә укытмак бер гүзәл нәтиҗә чыгара алмас. Аларның кечкенә вә һәнүз үсеп бетмәгән миләре мондый артык нәрсәләрне сыйдыра алмаганга күрә, вакытыннан әүвәл арыр. Баштарак бераз тәрәккый әсәре күренсә дә, бара-бара зирәклекләре сүнгән кеби бер хәлгә килер. Шуның өчен балаларга, әүвәл үз телләрен вә дини телен белдермәк, башка телләрне аннан соң өйрәтмәк лязимдер. Ислам дине ят телләрне өйрәнүдән тыймыйдыр.

 

Фәхрелбәнат Сөләймания «Гаилә дәресләре: кызлар мәктәбе өчен»

Безнең мирас. — 2017. — №1. — 61 б. 

Фото: pixabay

 

Комментарий язарга