Балалар язган иншалардан

Алмачуар кешнәп көлеп җибәрде.

***

Безнең авылда да Шүрәле бар. Тик ул Хәсән исемле.

***

Телсез Герасим беркайчан да ялган сүз сөйләмәде.

***

«Туп-туры аэропортка!» – дип кычкырды Хлестаков.

***

Чацкийның әтисе әле кечкенә чакта ук үлгән.

***

Капка төбенә ике ат килеп туктады. Тарас Бульбаның ике улы иде бу.

***

Ростовларның өч кызы булган: Наташа, Соня һәм Николай.

***

Тарас атка утыргач, ат көлеп куйды.

***

Татьянаның күңеле мәхәббәт белән тулы иде. Бу мәхәббәтне ул кемгә багышларга да белмәде…

***

Пьер Безухов мәхәббәте уңышлы булмады – ул өйләнде.

 

«Безнең мирас». — 2022. — №3. — 112 б.

Фото: pixabay

Комментарий язарга