Балага нинди исем кушарга?

Әхмәдиша яңа туган баласының аягын «юып» йөри икән. Әнә шундый әлҗе-мәлҗе вакытында ул хатыныннан:

– Бу балабызга нинди ат кушыйк икән, анасы? – дип сорый.

Иренең сәрхуш булуын искә алып, хатыны аңа:

– Сабыр ит, атасы, – дигән.

– Ярар алайса, – ди Әхмәдиша һәм баласына Сабир куштырып, туу турында таныклык алып кайта.

 

Нәҗип Мадъяров

Безнең мирас. — 2021. — №4. — 115 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга