Журнал «Безнең мирас»

Бакый Урманче һәм Флора Әхмәтова-Урманче хатлары

Бакый Урманче һәм Флора апа белән аз булса да аралашып калдым. Флора апа Әхмәтова-Урманче байтак еллар «Сөембикә» журналының редколлегия әгъзасы булып торды. Утырышка килүенең берсендә минем иҗатны күзәтеп барулары, газета-журналларда чыккан шигырьләремнең Бакый Урманченың да, үзенең дә күңелләренә хуш килүе турында әйтте. 1984 елда «Яңгыр җиле» исемле китабым чыккач, Бакый абый китабымны соратып алды. Мин аны автограф белән бүләк иттем. Алга таба «Мизгел» һәм «Гөлләр елы» исемле китапларымны да.


Барганнарымда Флора апа чәй тәкъдим итмичә җибәрми иде. Мөнәсәбәтләре шулкадәр матур, иргә шулкадәр тәрбия-хөрмәт – соклангыч татулык! Күңелләрендә аерым шәхесләргә аерым бер хөрмәт. Хәтта бервакыт Әмирхан Еникиләр белән бер табынга чакырулы булдым. Флора апа кечкенә табаларда, өстен камыр белән капламыйча, төрле төстәге пироглар пешергән. Мүк җиләгеннән – кызыл, лимоннан – сары, кара карлыганнан – күгелҗем. Алар табынны шулкадәр матур итеп бизәп торалар. Тәмнәре дә ашап туйгысыз иде.


Бакый Урманче искиткеч авыр да, катлаулы да тормыш юлы үткән кеше бит инде. Әмма хәтере яхшы, белеме зур, сүзгә оста, истәлекләргә бай. Шул ук вакытта күтәренке күңелле, шаян да. Бер барганымда, аш өстәле янында кечкенә, тирән агач савытта (бәлки, кул килесе дип атарга кирәктер?) нәни агач тукмак белән киндер орлыгы изеп утыра. Иҗатын олылаучыларның берсе күчтәнәч итеп китергән икән. Һәм ул орлык ир-атларның егәр-көчен киметмәс өчен бик файдалы, имеш...


1986 елда Бакый Урманче портретымны күмер белән ясады. Остаханәсендәге журналына (бәлки, ул көндәлек булгандыр) кызларымның исемнәрен, туган елларын сорап, язып куйды. Нигә ул, дигәч, мин үлгәч бер килеп чыгар, дип җавап бирде. Портретымны майлы буяу белән эшләргә теләвен әйтте. Ләкин аның өчен 180 сәгать кирәклеген белгәч, йөреп бетерә алмам, дип, ризалашмадым.


1997 елда, Бакый Урманченың вафатыннан соң, «Мәгариф» журналы өчен, «Урманче мәктәбе» исемле мәкалә яздым. (Ул мәкалә 2005 елда дөнья күргән «Казаныңа ни салсаң?..» исемле китабыма да керде.) Флора апа бик шатланды. Редакциягә алып килеп, Бакый Урманченың Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган: «Бакый Урманче. График портретлар» исемле китабын бүләк итте. Рәссамның 100 еллыгына нәшер ителгән бу альбомга Флора апа минем дә портретымны керткән иде.


Бүгенге көндә архивымда Бакый абый белән Флора апаның китапларымны укыгач язган берничә хаты да саклана.
 


Эльмира Шәрифуллина


ӘЛМИРӘ!


Шигырьләрегезне инде берничә тапкыр кулга алдым. Китабыгыз һаман да алдымда. Шигырьне барысын берьюлы, хикәя укыган кебек укып чыгып булмый бит. Кулга аласың, берничә шигырьне күңел биреп укыйсың, шуннан алган тойгыларны күңелдән кичерәсең.


Китапны, изге хатирәләр тулган тылсымлы тартма кебек (әгәр чыннан да шигырь булса), саклык белән генә каплап куясың. Вакыты белән янә ачып карыйсың, янә укыйсың. Яхшы ясалган сурәткә кат-кат карыйсы килгән кебек, гүзәл аһәңле музыка әсәрен кат-кат тыңлыйсы килгән кебек, сөйгән ярың һаман синең яныңда булуын теләгән кебек – Сезнең самимият тулы, изге хисләр кизләве кебек, татар теленең матурлыгын белеп язылган шигырьләрегез әнә шундый. Алардагы тойгылар да һәм ул тойгыларны чибәр ана телебездә ифадә итә алуыгыз да – татар поэзия хәзинәсенә тапшырган кыйммәтле бүләгегез.


Әгәр минем алган әсәрләнүем берәр кыйммәткә ия була алса, мин дә бу язганымны самимият белән, чын күңелдән яздым.


Габделбакый. Казан, июнь, 1984 ел.



КАДЕРЛЕ ЭЛЬМИРА!


Сезгә бик күп сәламнәр белән Бакый ага һәм Флора апагыз.


Бик зур рәхмәт – 1 Май бәйрәменә матур бүләк ясагансыз, «Мизгел» дигән китабыгызны җибәреп. Иң әүвәл яңа китап чыгаруыгыз белән котлыйбыз. Актив эшләвегезгә шатланабыз һәм үзенчәлекле һәйкәл куйгансыз Фаилгә. Кем уйлаган шулай да язып була дип: зур иҗат биографиясен дә, олы мәхәббәт, самими хисләр картинасын да бер кечкенә «Мизгел»гә сыйдырып була икән! Димәк, кабатланмас сәнгать әсәре. Язуыгыз гадәттәгечә: агып тора торган хикәяләү, тыгыз фикер, ташып торган хисләр, олы җанлылык. Чын татар хатыннарына хас сабырлык, каядыр тирән яшерелгән көч, чыдамлык, балаларны ярату, горурлык.


Боларга сокланмый мөмкин түгел. Бер урында төртелеп, канәгатьсезлек хисе кичереп, тукталып калмыйсың. Китап бер тында укыла.


Кичә бәйрәм көнне алдык та кич укып чыгарга булдык. Бакый ага иртә йоклый, шулай да тын да алмыйча тыңлады. «Бу – поэзия, йә проза белән язылган мөнәҗәт», – ди. Минем алай әйтәсем килми, шулай да эпиклык монда да бар.


«Яңгыр җиле»н бик яраткан идек, шигырьләре әле дә күңелдә, рецензияләр дә хәтердә. Ләкин үзебез яза алмадык. Бакый ага бусына да талпынды язарга. Әмма элеккечә күп яза алмый шул хәзер. Инде миңа диктофон да көйләргә вакыттыр аңа. Сөйләвендә әле логик эзлеклелекне югалтмый. Шул ук сүзләрне язып куяр өчен дип утырса, «үз эшләрем», дип, вакытын кызгана башлый. (90!)


Икенче повестьны үзем генә укыдым, ул йоклап китте. Бүген гел сөйләшәбез үзегез, әсәрегез турында. Кызларның рәсемнәрен күрсәтеп китмисезме? Кайсы сәнгатькә маилләр? Сез икегез дә талант ияләре булгансыз. Мин ничек, кайчан язып өлгерүегезгә дә шаккатам. Ул өлгерү үзе бер талант бит, яхшы тәрбия алгансыз, кызларыгызны да яхшы тәрбиялисез. Шулай нык торыгыз, сынмагыз, сыгылмагыз (киңәшләрдән туясыздыр, бу – теләк). Уйландыра әсәрегез, мине бигрәк тә. Зөлфия олы мәхәббәтен сурәтләү белән Зөлфия булды. Надираның олылардай лаеклы кешесе булмаган. Сез лаеклы саф мәхәббәтегезне дә олылап күрсәтә аласыз. Киләчәктә дә зур-зур уңышлар телибез сезгә, Эльмира.


Сезнең багышламагыз ук ошады Бакый абыйга. Хәтта шагыйрь кешеләр дә: «Бакый агага», – дип язсалар: «Бу – гага икән», – дип куя. Сез тагы, гади һәм оста итеп, ул «гага»дан котылгансыз, шагыйрә булуыгыз шунда ук сизелә. «Бакый ага белән Флора апага...» – гади һәм дөрес! Ничек башкалар башына килми шул? Зур рәхмәт, Эльмира! Яңа китапларыгызны көтәбез.


Сәлам белән Флора, Бакый ага.


ЭЛЬМИРА!


Бу беренче тәэссорат кына, аны берәр мәкалә язганда файдаланырбыз, дип саклаганбыз. Ә мәкаләне «Яңгыр җиле»нә озак көттек, Әмир дә, Нурихан да ул кызысынуны басмады. Әмма үзебез дә яза алмадык, тиешле кешеләреннән көтү сәбәпле.


Мин һаман гаҗәпләнәм, нигә булмады ул: «Туды! Яңа шагыйрәбез туды, ура!» – кебек авазлар? Әлегә үзегездәге кебек сабырлык һәм нәтиҗә Союзга алу булды, күрәсең.


Менә бит, кат-кат килеп укып, гаҗәпләнәсең:


«Сездер минем сер сандыгым,
Серемә – йозакларым.
Тылсымлы көзгедер лә сез –
Кызларым – кыз чакларым!»


Кем шулай әйтә алды Сезгә хәтле?!


Ә «Мизгел» һаман яши безнең өйдә. Хәтта Фаилнең бу ишектән килеп кереп, аяк киемнәрен салып: «Исәнмесез, Бакый абый!» – дия-дия үтүе күз алдына килә торган булды. «Ашыгыч кына язарга туры килде», – дип, мәкалә язган иде Бакый ага хакында. Мәкаләсе әйбәт булган иде.


Шулай ук Ерак Көнчыгышларда, Зеленодольскиларда йөрүе күз алдына килеп басты.


Димәк, Сез аны фанига кайтара алгансыз. Әле тагы зур эшләр башкарырсыз Сез, шуңа көч, кабилият, мәхәббәт сизелә үзегездә.


Чын күңелдән зур уңышлар телибез Сезгә, Эльмира.


Сәлам белән, Флора апагыз (Әхмәтова-Урманче). 1986.


Теги: Эльмира Шәрифуллина Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру