Журнал «Безнең мирас»

Бабам яулаган җиңү

1941 елның 22 июнь иртәсе. Бөтен дөньяның астын-өскә китергән каһәр суккан сугыш башлана. Дошман өч юнәлештә һөҗүм итә:Мәскәү, Ленинград, Киев. Ленинград өчен сугыш 1941 елның 10 июленнән 1944 елның 9 августына кадәр бара. Шәһәр блокада боҗрасында кала.
Бабам - Җәләлетдинов Мөхәммәтһади Галәветдин улы- сугыш башланган вакытта Ленинградта яши. Сугышның башыннан ахырына кадәр Ленинградны саклаучылар рәтендә була, бөтен авырлыкларны үз җилкәсендә кичерә. Бабам 1915 елның 2 гыйнварында Яуширмә авылында дөньяга килгән. Аның балачак һәм яшьлек еллары бик авыр чорларга туры килгән. 1917 елгы революция,1921 елгы ачлык авырлыкларын акыл һәм йөрәк белән күтәрә. Бу еллар аның киләчәк тормышына тирән эз сала. Егет булып җитешкәч, бәхет эзләп, Ленинград шәһәренә ялланып эшкә китә. Аның белән бергә авылның тагын алты ир-егете яллана. Анда чыбык чорнау заводында кадак кисүдә эшлиләр. Эшләп алган акча үзенә дә җиткән, авылда калган әти-әнисенә дә зур ярдәм булган.
1937елда бабам армиягә алына. Ике ел хезмәт иткәннән соң яңадан Ленинград шәһәренә кайта. Элеккеге эшенә урнаша. Шулай тыныч кына эшләп ятканда Германия белән сугыш башлана. Ул беренчеләрдән булып сугышка китә. Аның өчен сугыш хәрәкәтләре Володарск хәрби комиссариатыннан башлана. Ул эләккән частьны Ленинград шәһәрен сакларга калдыралар. Түзеп булмый торган тормыш шартлары: ашау җитми, үзәккә үтә торган салкыннар. Ләкин Ватан-ана барыннан да кадерле. Дошман бомбалары яуганда медсанчасть өстенә снаряд төшә һәм бер шәфкать туташы яраланып җир белән күмелеп кала. Бабам аны казып алып госпитальгә озата. Бабамның хәбәр йөртүче эте булган һәм ул үз паегын этенә дә ашаткан. Бервакыт эт яралана. Врачка алып барыр өчен шәһәрнең бер башыннан икенче башына барырга кирәк була һәм ул этне күтәреп китә. Артыннан кешеләр иярә- этне бирүен сорыйлар. Алар ачлыктан шулай котылырга исәп тоталар. Аларны мылтык белән куркытып бабам этне саклап кала.
1945 елның 9 мае халык өчен чиксез шатлык көне. Сугыш беткән... Ләкин сугыш хәрбиләр өчен төгәлләнмәгән икән. Көнбатыш фронт гаскәрләрен ерак Көнчыгышка күчерәләр. Бабам Мөхәммәтһади японнарга каршы сугышта да катнашкан. 1945 елның 2 сентябрендә японнар капитуляцияләнә. Сугыш бетә, ә авылга кайту бары тик 1946 елның ноябрендә генә насыйп булган.
Аның “Ленинградны саклаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”,”Японияне җиңгән өчен” дип исемләнгән медальләре бүген дә сакланган, ә башка орден-медальләре сакланмаган. 9 баланы, гаиләне кайгырту мәшәкатьләре белән мавыгып алар турында онытканнар да. Бабам үз тормышында күргәннәрне тыйнак кына искә ала иде. Мактанырга яратмаган. Бүгенгесе көндә ул безнең арада юк, ләкин аны һәрвакыт искә алабыз.

Тарханов Рөстәм Илнар улы, Чистай муниципаль районы Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.
Җитәкчеләр: татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Сәхапова Энҗе Заһит кызы, Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы.

Теги: Рөстәм Тарханов Нәсел-шәҗәрәм

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру