Бабам Гаяз

1909 нчы елны Чистай районы Мөслим авылында бабам Гаяз дөньяга килгән. Бабамның әти-әнисе Морат белән Хәдичә исемле булганнар. Әбиемә 18 яшь булгач бабама димләгәннәр. Әбиемнең сөйләгәннәре буенча бабам бик тырыш, эшчән булган. Әбием аны, бик кызу канлы кеше, диеп әйтә иде. Ул ат белән йөрергә бик яраткан. Аны эшкә Чирмешәнгә җибәргәннәр. Чирмешән елгасын кичкәндә атының хәле китеп үлгән. Бабам бик борчылган. Атын тунап тиресен алып кайткан. Ул эштән кайтканда, чыгып каршы алырга һәм комганга су салынган булырга тиеш булган. Аты үлгән көнне дә, әби бабайны чыгып каршы алган. Кызулык белән әби үзенең нәрсә өстерәп кергәнен дә аңламаган. Әби: “Атың кая соң?” — диеп сораган. Бабай: “Ник, койрыгыннан үзең өстерәп кердең ич,” — дигән. Шуннан соң гына әби аңышкан.

Аларның өч балалары туган – Асия, Рәис, Фәния. Кечкенәләре Фәния бик нәзек — өзек начар гына булган. Фәния 6 айда скарлатина авыруы белән авырган. Әби аны больницага алып бармаган. Менә шуның өчен бабамны “тыңламаганнарга җәза бирү колониясенә” бер елга диеп эшкә озатканнар. Шул вакытта бабам: “Мин бу баланы күрә алмам инде,” — дия торган булган. Дөрестән дә, 1941 нче елны бабамны колониядән туры фронка җибәргәннәр. Фронтка киткәндә әбигә хат язган: “Олы юлдан үтәбез, чыгып тор шунда,” -дигән. Әби сарык суйдырган, ит, камыр ашлары әзерләгән. Боларны ул мичтә пешергән. Ахырдан күмерләрне алып, күмер савытына тутырган, ә күмер савытының капкачын кызуланып ябарга оныткан һәм бабайны күреп калырга олы юлга диеп киткән. Ләкин бабай ул юлдан үтмәгән. Алар әби белән очраша алмаганнар.

Әби өйгә әйләнеп кайтканда күмер исенә исереп өч баласы да идәндә аңсыз яталар икән. Әби: “Ирем дә сугышка китте, өч балам да үлә,” — диеп бик курыккан. Тиз генә үзенең әнисенә (Гадилә карт әбигә) хәбәр иткән. Карт әби белән бергә балаларның авызларын ачып бал салганнар, колакларына әрчеп суган тыкканнар. Менә шуннан соң гына балаларга әзерәк җан кергән. Бу вакыйга әбинең җанын бик телгәләгән.

Бабам зур гәүдәле кеше булганлыктан сугыш вакытында аның аягына яраклы аяк киеме булмаган. Шунлыктан окопта ятканда аягы өшеп госпитальгә эләккән. Шуннан соң аны танкистка укытканнар. Ул бик оста снайпер булган.  “Великие Луки дигән җирдә сугышканда, бергә идек, аннан соң мин аны башка күрмәдем,” — дигән, шул авылның Кәли исемле кешесе.  Менә шулай итеп бабам Гаяз, сугышта хәбәрсез югалган.
Садирова Илзирә Мөхәмәтгали кызы — 153нче Балалар бакчасы тәрбиячесе

Комментарий язарга