Бабаларым җирендә

Фикърәт Әхмәтҗан улы Табеев (1928-2015) – чын мәгънәсендә легендар шәхес. Ул утыз бер яшендә КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булды һәм шул постта унтугыз ел эшләде – күрелмәгән хәл! Җитмәсә, Татарстанны бөек үзгәрешләр (бернинди куштырнакларсыз әйтүем) елларында җитәкләде. Ул чагында әле автономияле республиканың көньяк-көнчыгышында нефть чыгару сәнәгате омтылышлы үсте, күз күрмәгән тизлектә яңа шәһәрләр һәм төзек эшче бистәләре төзелде, ә Кама ярларында Европада иң зур нефть химиясе комплексы һәм автомобиль гиганты калыкты һәм чиста кырда «салават күпере астында» яңа шәһәрләр үсеп чыкты. Бу төбәккә Советлар Союзының барлык почмакларыннан яшьләр агылды.

Ф.Ә.Табеевны ул чагында ук хак­лы рәвештә яңа Татарстанны төзүче дип атадылар. Нәкъ менә шул елларда Татарстанның социаль-икътисади куәте булдырылды. Россиянең аграр төбәгеннән ул зур егәрле сәнәгати индустриаль республикага, җәһәт үсешле авыл хуҗалыгы төбәгенә әверелде. Безнең күптән түгелге тарихыбызга бүгенге теләсә нинди идеологик күзлектән карасак та, болар һәммәсе соңрак республиканың суверенлык алуына, һичшиксез, нигез булып ятты.

Ф.Ә.Табеев егерме ел дәвамында КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы булды, СССР Югары Советының күп чакырылышларында депутат, СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы итеп сайланды. Ул күп санлы орденнар, шул җөмләдән биш Ленин ордены белән бүләкләнде.
Ягъсуф Шәфыйков

____________________________

Мин 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсендәге Ермиши­но районының зур бер борын­гы татар авылы Әзидә туганмын. Риваятьләргә, авылдашларның буыннан- буынга күчеп килгән хикәятләренә караганда, болгарлар, көньяк-көнбатыштан күчә-күчә, мондагы болынлы урыннарда, Мещера үзәнендә төпләнеп калган.

Үзенен матурлыгы белән гаҗәеп төбәк бу. Аңа үзенең үлемсез шигырьләрендә Сергей Есенин дан җырлаган. Бу – Э.Циолковскийнын ватаны. Борынгы Мещера җирендә татарлар, руслар, мордвалар гомер бакый дус булып тату яшәгән. Әлеге төбәк Россия тарихына бик күп күренекле татар исемнәрен биргән. Монда мәгълүм галимә, Сорбонна университетын тәмамлаган математик Сара Шакулова, шагыйрә За­һидә Бурнашева, зур юрист Садыя Гарифовна Беглова туган. Садыя ханым (1923-1992) Казанда КПССның Бауман райкомының беренче секретаре булды, озак еллар Татарстан Югары суды рәисе, республиканың юстиция министры булып эшләде.

Күренекле юрист С.Бегло­ваның исе­ме Татарстан Респуб­ликасы Энцик­ло­педиясенә кертелгән.

Минем авылдашым, таныл­ган ша­гыйрә Заһидә Бурнашева (1895-1977) үзенең әсәрләрен «Гыйффәт туташ» псевдонимы белән бастырган. Ул шигырьләрен бик иртә яза башлый. 1912 елда аның ике китабы басылып чыга. «Гыйффәт туташ» шигырьләре укучы тарафыннан җылы кабул ителә. Ун елдан соң Казанда татар телендә «Зөһрә йолдыз» дигән бик матур әкияте басыла. Совет елларында Заһидә Хөсәеновна Кыргызстанда яшәгән, мәгариф өлкәсендә эшләгән, күп кенә шигырь һәм поэма җыентыклары иҗат иткән.

Әзидә һәм тирә-юньдә бик шәп педагог Өмет Хәсәнович Бурнашев исеме дә киң билгеле. Өмет Хәсәнович озак еллар балалар йортына, урта мәктәпкә җитәкчелек итте.

Югарыда телгә алынган Сара Шакулова 1939 елны Мәскәүдә беренче татар мәктәбенең директоры итеп билгеләнә. Бу мәктәптә татар әдәбиятының булачак классигы Габдрахман Әпсәләмов укый.

Безнең Әзи авылы казак тибындагы бик мул тормышлы авыл булган. Әдәби чыганаклар аның XIII гасырдан бирле яшәп килгәнлеген раслый. Аның кешеләре болгар дәүләтенең көнбатыш чикләрен саклаган.

Бүген безнең авылда яшәп килгән бер риваять буенча, Әзигә хаҗдан кызы белән кайтып килүче татар карты нигез салган. Анда кызы вафат булган һәм аның кабере урынында Әзи авылы (русча – «Хаджия», мишәрчә – Әзи) үсеп чыккан…

Безнең авылда җиде мәчет эшләп килгән. Мәчетләрнең дә ниндиләре генә әле! Архитектурасының гүзәллеге һәм нәфислеге җәһәтеннән, алар Россиянең күп мәчетләреннән аерылып торганнар. Архитектурасы ягыннан берсе дә икенчесенә охшамаган. Ислам төзелеш сәнгатенең бу җәүһәрләренә сокланыр өчен Мәскәүдән, Казаннан, башка шәһәр һәм авыллардан килә торган булганнар. Авылда зур мәдрәсә эшләп торган. Ул Россиядән читтә дә билгеле булган. Россиянең бик күренекле дин әһелләре дә үз вакытында анда укыганнар. Мәсәлән, бөек ислам белгече, дөньяга мәгълүм дин галиме, Коръән-хафиз Ибраһим Урманов Әзидә туган һәм мәдрәсә бетергән. Ул Каһирәдә «Әль-Әзһәр» ислам университетын тә­мамлаган.

Егерменче гасыр ахырына Әзидә мә­чет­ләр эшләмәгән инде. Күбесен утызынчы елларда җимергәннәр. Калганнары тузып-искереп беткән.

Һәм менә 1998 елда Әзи кешеләре җыенында бер мәчетне торгызу турында карар кабул ителгән. Шул максатка алар күп кенә акча җыйган. Әлбәттә, мәчет торгызуга иң зур өлеш кертүне элекке колхоз урынына төзелгән «Әзи» ТООсы үз өстенә алган.

Мәскәүдәге эш кабинетым тәрәзәсе Щеп­кин урамына карый иде (элек ул Беренче мещан урамы булган). Би­редә Олимпия комплексы белән янәшәдә Мәскәүнең төп мәчете урнашкан. Аны 1904 елда Әзи кешеләре, эре сәнәгатьчеләр – мехчы миллионерлар Салих Йосыпович Ерзин, Нури Ши­ринский, X.Акбулатов салган. Миңа мәгълүм булганча, башкаланың дини идарәсе, якташым, шулай ук Әзи кешесе Морат Сәфәров инициативасы белән, С.Й.Ерзин, Н.Ширинский һәм X.Акбулатовның ядкярен мәңге­ләштерергә һәм мәчеткә истәлек тактасы куярга карар кылган.

Әзи кешеләре бик таза булган. Монда буе ике метрдан ким ир-ат булмаган. Крестьяннар төпле шәхси хуҗалык корган. Бик күп мал-туар тотканнар. Тирә-юньдә су баса торган очсыз-кырыйсыз Ока алды болынлыклары җәйрәп яткан. Мул итеп печән әзерләгәннәр, аны Россия армиясе атларына ашатыр өчен озатканнар.

Авылның үсешенә янә бер һөнәр булышлык иткән: Әзи кешеләре Россиядә мех сәнәгатенең күптәнге монополистлары булган. Иң эре мехчыларның берсе – инде телгә алынган Салих Йосыф улы Ерзин 1833 елны Әзидә туган.

Әзи ир-атлары, Россияне яклап, барлык сугышларда катнашканнар. Аерым алганда, алар 1812 елгы Ватан сугышында актив булганнар. Атаклы Әзи эскадроны дан казанган. Кавалеристлар Париждан, туган авылларында сөрү җиренең аз булуына зарланып, патшага хат язганнар, аңардан Наполеонны җиңү хөрмәтенә бераз җир өстәвен үтенгәннәр.

Совет хакимиятенең беренче елларында авылдашларымның күбесе көйләнгән тормышның бозылуы белән килешмәгән һәм Америкага күчеп киткән. Бүген Табеев фамилияле ерак туганым АКШ штатларының берсендә татар җәмгыятен җитәкли.

Күпләр утызынчы елларда Урта Азиягә юл тотканнар. Мәсәлән, Әзидә туып-үскән Сафхидә Бурнашеваның исеме бүген Әндиҗанда киң билгеле, ә аның улы Эдуард Ильясов – талантлы хирург.

Янә бер әзилене хәтергә төшерәсе килә. Ул – 1822 елда туган Ахун Сәфәров. Соңра – Костромага күчеп килгән һәм 50 ел дәвамында бу шәһәрдәге татар җәмгыятен җитәкләгән. Ахун ага җирле татарлар арасында һәм хакимиятләрдә зур хөрмәт казанган. Аның изге Станислав һәм Александр орденнары белән бүләкләнүе тикмәгә түгел. 1900 елда А.Сәфәровка вакытыннан элек пенсия билгеләнгән. Ул вакытлар өчен бу – аның хезмәтенә иң югары бәя булган. А.Сәфәровның Кострома татарлары турында күп санлы тикшеренүләре бар.

Утызынчы еллар минем авылыма шактый зур зыян китергән. Бик күп хәлле ир-атлар, дин әһелләре репрессияләнгән. Бөек Ватан сугышы исә безнең авылга да кире кайтмас югалтулар алып килде. Бик күп ир-егетләр яу кырында ятып калдылар. Менә шул чордан Россия башкаласы Мәскәүдән ерак түгел генә урнашкан атаклы татар авылы таркала башлады…

Бүген авыл халкы катнашка әйләнде. Әзидә бик күп руслар яши. Икешәр катлы коммуналкалар төзеп куйдылар. Гамәлдә авыл милли гореф-гадәтләрен, үзенең үзенчәлекле, кабатланмас йөзен югалта тора. Әмма Әзидә һәм аннан читтә яшәүче энтузиастларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, зур тарихлы авылның лаеклы киләчәге бар, дигән ышаныч яши. Кайчандыр Үзбәкстанга киткән якташларым Әзигә һәм Ока алды татар авылларына кайта башлады. Бу – татар авылларының яңарышына булыша.

Комментарий язарга