Журнал «Безнең мирас»

Бабаем – горурлыгым

Сугыш... Нинди куркыныч сүз. Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 70 ел вакыт аерып торса да, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Сугышта минем бабамның әтисе катнашкан.Бабам, Фәрхетдинов Сәлахетдин Фәрхетдин улы сугыш ветераны булган. Ул 1898 елның 13 сентябрь аенда Уфа губернасы Минзәлә өязе Пучы авылында дөньяга килә.
Тыл ветераны Мөнәсәвәрә әбием белән матур гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә бабам вафат инде. Без аны һәрвакыт искә алып торабыз.
1941 елның 22 июнендә Германия фашистлары илебезгә бәреп кергәч, бабам сугышка алына. Фашистлардан Украина фронтларын азат итүдә катнашкан. 1944 елда яраланып кайтып, кабат сугышка китә. Бик күп авыл – шәһәрләрне азат итүдә катнашып, Берлинга барып җитә. Бу вакытта без, киләчәк буын, матур яшәсен өчен туган илен саклап күпме абыйлар, бабайлар үзләрен корбан иткәннәр.
Сугышчан батырлыклары өчен 7 медаль, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң, Актаныш районының Пучы авылында яши. Колхозда ветсанитар хезмәтен, лаеклы ялга чыкканчы башкара. “Атказанган колхозчы” исеменә лаек була. Пенсиягә чыккач та, озак еллар терлекчелек тармагында хезмәт куя.
Кызганыч, 1995 елның 20 нче ноябрендә бабам дөньядан киткән. Аның батырлыклары өчен мин дә, бабам да, калган балалары да, оныклары да горурланабыз. Аны барысы да хөрмәт иткән һәм хәзер дә олылап искә алалар.

Салахова Элина Илдар кызы, Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 класс укучысы
Җитәкчесе: Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы, тарих укытучысы

Теги: Элина Салахова Нәсел-шәҗәрәм

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру