Әҗегә археографик сәфәр

Быел Касыйм шәһәренә һәм Рязань өлкәсендәге борынгы авылларның берсе Әҗегә барып кайтасы иде. Башта Камил Дәүләтшин белән бергә барырга планлаштырдык. Тик ике көннән юлга чыгабыз дигәндә генә, ул барудан баш тартты. Шулай итеп, юлга берүзем генә чыгарга мәҗбүр булдым…

Төп максат: 1. Касыймдагы Ф.Бәшировлардагы язмалар һәм калган басма китапларның язмышын хәл итү. 2. Әҗе авылын күзәтеп, булган хәтле кулъязмаларны табып кайту.

28.VI.1966.

Бөркү генә кичтә юлга чыктым. Мәскәү аша. Ялгыз чыгуы бигүк күңелле түгел иде…

29.VI.1966.

Иртәнге Мәскәү. Касыймга бара торган автобуска билет алып булмады. Шуның өчен төшкә каршы поезд белән Рязаньга киттем. Юлда 3 кенә сәгать булдым. Рязаньда коеп яңгыр ява иде. Монда да автобуска билет алып булмады. Шуңа күрә төкердем дә, «Лесков» дигән теплоходка утырып, Ханкирмәнгә юнәлдем. Дөрес, пароходта баруы яхшы гына булды.

30.VI.1966.

Касыймга көндезге 1дә килеп җиттем. Пристаньдагы дебаркадердагы «миһманханәгә» туктадым. Шәп: бер кешелек кечкенә генә каюта. Монда да яңгыр матур гына явып алды. Кибеткә барган арада тәмам чыландым (чалбар адәм карамаслык хәлгә килде…). Димәк, көне буе өйдә ятарга туры килә: чалбарым берәү генә бит!

1.VII.1966.

Иртәнге якта шәһәр башкарма комитетына кереп, бер аңгыра сарык белән сөйләшеп чыктым. Гаҗәп: шулхәтле наданны нишләп биредә тоталар икән?

Яңгыр сибәли. Итакаевларга кердем. Онытмаганнар. Мәхмүзә апа бик шатланып каршылады. Ә Нурмөхәммәт абзый чирләп ята икән. Шактый сөйләшеп утырдык. Бәшировларга килдем. Өйдә Һади абзый гына икән. Ул да бик күңелле каршылады. Бераздан мунчадан Фәрхәнас апа да кайтты. Караңгы кичкә хәтле шунда булдым.

2.VII.1966.

Педучилищега барып, тиешле кешене күреп сөйләшеп, мәсьәләне хәл иткәч, тагын Бәшировларга килдем. Аларның аталары Фәттахетдин Бәшировтан (мулла һәм мөдәррис) калган шәхси китапханәне карап утырдым. Дини әйберләр белән бергә, дөньяви китаплар да шактый (әдәбият, тарих, философия һ.б.). Ә журналлар бик күп: «Шура»ның бөтен саннары да бар! Тагын әллә нәрсәләр! Мәсәлән «Әл-ислах», «Өлфәт», «Тәрҗеман», «Йолдыз», «Азад халык» һ.б., һ.б.! Бу коллекцияне алырга кирәк. Тик ничек? Әгәр үзләре почта белән җибәреп бирсәләр, букинистик магазин аша түләп тә алырга мөмкин булыр иде. Үзләре риза булсалар, Казанга кайткач ук, андагыларны күндерергә кирәк.

5-6 кулъязма да бар. Арасында Һибәтулла Салихов, Г.Утыз-Имәни шигырьләре, Г.Курсавиның «Һәфтияк тәфсире» һ.б.

3.VII.1966.

Төшкә хәтле иске зираттагы ташларны карап йөрдем. Ә төштән соң тагын Фәттахетдин хәзрәтнең китап киштәләрен актардым. Әйе, бу коллекцияне, һичшиксез, алдырырга кирәк!

4.VII.1966.

Бүген берничә йортка кереп чыктым. Әһәмиятле әйберләр юк. Дөрес, Николай I дәверенә караган бер ташбасма китап бар. Һәм куфи Коръәннең Петербург басмасы.

5.VII.1966.

Көннең беренче яртысын пляжда уздырдым. Шәп тә соң Уканың бу алтын комнары! Көн дә бик матур иде. Төштән соң берничә йортка кереп чыктым. Артык бернәрсә юк. Шулай да Әҗе турында шактый мәгълүматлар җыйдым. Иң мөһиме: Ибраһим карый Урманов дигән зыялы картның бала-чагаларын табарга кирәк!

6.VII.1966.

Әҗегә бара торган самолетка билет алгач, шактый вакыт алтын комда хозур итеп яттым. Кичен тагын халык арасына чыгып кердем. Кулъязма бөтенләй юк. Басма китаплардан Г.Исхакыйның «Кәләпүшче кызы», И.Бикмөхәммәтнең «Сәяхәтнамәсе», Саблуков басмасы бар…

7.VII.1966.

Ермиш, Кадомнарны узып, иртәнге сәгать унда Әҗегә җиттек. Үзәнлектә урнашкан зур гына авыл. 420 йорт булыр. Элек тагы да зуррак булган булырга тиеш: сүтелгән йортларның урыннары бик күп. Башта гел татарлар гына булган, ә хәзер – аралаш. Авыл советы мөдире юк иде. Шул арада ашханә тирәсендә Ерзин Галим дигән кеше (укытучы) белән таныштым. Сөйләшә-сөйләшә Ибраһим карыйларга киттек. Картаеп беткән карчыгы һәм бер зәгыйфь улы бар икән, Исмәгыйль исемле (үзе 4-5 ел элек үлгән). Яхшы гына каршылады. Актара торгач, ике дистәгә якын кулъязма аердым. Шактый борынгы әйберләре дә бар сыман. Иртәгә алырга булыр, хуҗалар ризалар. Мин караган китаплар зур көтепханәнең бер бәләкәй генә өлеше. Димәк, Ибраһим картның көтепханәсе заманында бик бай булганга охшый. Ләкин кызганыч, ул китапханәнең зур өлеше хуҗа үлгәч җиргә күмелгән… Менә әшәке гадәт!..

Авыл советына килдек. Рәис үзендә икән. Сөйләшә торгач, бездә укып чыккан Әхмәт Борнашевның шушы авылдан булуы ачыкланды. Ул үзе дә хәзер авылда икән, тукталыр өчен шуларга киттем.

Әхмәт каядыр киткән иде. Чемоданны өйдә калдырып, авыл янындагы тау башына мендем – авыл да, әйләнә-тирә дә матур гына. Бераздан Әхмәт тә кайтты. Егет шактый үскән, шомарган, кешелеге, кешегә мөнәсәбәте нык үзгәргән (ә бәрәңгегә эшкә барганда шактый дорфа, төксә бер әкәмәт иде!). Ярар, кулъязмалар табыла башлады.

8.VII.1966.

Иртәнге якта Әхмәт белән бергә Шәриф абзый Бисеров дигән кешеләргә килдек. Моның хатыны чоланнан йортның элекке хуҗаларыннан калган
китап һәм кулъязмаларны чыгара башлады. 4-5 кулъязманы алдык. Шулар арасында Сәгъдинең «Дастаны Бабахан (Таһир-Зөһрә)» поэмасы бар – Урта Азия нөсхәсе. Шулай ук Нәдаи дигән бер галимнең «Нафигъ ән-нас» дигән медицина буенча язган китабы. Сәхибгәрәй хан заманында язган, Кырымда язганга охшый, теле шуңа ишарә ясый…

Зиратны барып карадык, ләкин бернинди таш та юк. Мәчеткә килдек. Анда китаплар шактый икән. Карый башлауга, җомга намазы башланды, тышка чыгып көтеп тордык.

Көн матур гына. Авыл ярыйсы гына яшел. Тормыш та ярыйсы кебек. Мәчет әһеле «йомыш»ын бетергәч, без кереп актарына башладык. Төрки әйберләр аз очраса да, гарәпчәләре шактый. Бик борынгыга охшаганнарын аерып алып, калганнарын калдырып торырга булдым (диниләр бик мөһим түгел, аннары икенче килүгә хәтле сакланып торырлар – барлыгы 20 данә китап).

Кайтышлый, Ибраһим картның карчыгы Маһирә әбигә кереп, кичә сайлап куйган китапларны бер ящикка салып алып чыктык. Ибраһим Урманов язган бер парча «Әҗе тарихы» дигән әсәр караламасы да бар (карчык аны кире җибәрүне сорый…).

Өйгә кайтып ял иткәч, табылган китапларны ике ящикка салып, посылка итеп Казанга җибәрдем. Барлыгы 15 кг. Шулай, кулъязмаларны потлап кына үлчи башладык! Ә табыш, гомумән, начар түгел. Бер «Таһир-Зөһрә»нең яисә «Бабахан» дастанының Урта Азия кулъязмасы табылуы да безнең өчен зур казаныш: аны татарныкы дип маташучыларга клизма куеп була!..

Халык, гомумән, якты чырайлы, кунакчыл. Эчү белән артык мавыкмыйлар – исерекләр юк дәрәҗәсендә.

Бер абзыйларга барып утырып, 1924 елны басылып чыккан Әҗе авылы тарихын карадым. Аны язучы Аллаяр Беляшев 30 нчы елларда туберкулездан үлгән икән. Әсәр ярыйсы гына кызык язылган. Шәҗәрәләрдән яхшы гына файдаланган, этнографик материаллар да шактый. Кичен Борһан Бикбулатов дигән һәвәскәр язучының улыннан (үзе үлгән) «Гөлбану» исемле сәхнә әсәренең кулъязмасын алдым.

9.VII.1966.

Көндезге сәгать 11дә Касыймга кайтып төштем. Рәхәт бу «кукурузник» – теләсә кайда утыра, илле метр йөгереп очып та китә. Астагы дөньяны күзәтер өчен дә җайлы. Ә аста – сөзәк урманнар, кечкенә-кечкенә саз күлләре, бормаланып аккан инешләр. Бөтен әйләнә-тирә ямь-яшел. Сәяхәт ярыйсы гына: әллә ни зур табышлар, мәсәлән, борынгы татар тарихлары табылмаса да, кулъязмалар шактый. Әһәмиятле генә әйберләр дә бар. Бәлки, киләчәктә тагы бер кагылып чыгарга булыр… Беренче күзәтүемә караганда, бу тирәдә элек әдәбият бик киң таралган булган. Әллә кайларда басылган әйберләрне дә күрергә насыйп әйләде. Мәсәлән, Каһирәдә басылган Ибн Халдунның «Мөкаддимә»се, Якутның «Мөгаҗҗәмә»се һ.б.

10.VII.1966.

Көн яңгырлы булганга, бары төштән соң гына тышка чыга алдым. Бәшировларга барып, аларның китапларын тагы озак кына актардым. Ләкин җен суккан әби котымны алды: имеш, «Казан утлары» журналын япканнар! Редакциядән шундый хат килгән! Нәрсә бу? Күзләрем маңгайга чыкты. Тик шунда ук «хат» дигән әйберне карап, аның почта открыткасындагы «подписка аннулирована» дигән сүзләрне укыгач, үземнән дә, әбидән дә көлеп алдым… Мин тынычландым, тик әбием һаман үзенекен тукый: аңа акчаны кире кайтаргач, журнал ябылган булып чыга, янәсе… Аның үзенә күрә дәлиле дә бар: журнал нигезләнгәннән бирле даими абоненты ул!..

Казанга кайткач белешеп, подписканы рәтләп, үз фикеремне расларга вәгъдә бирдем. Уйлавымча, бу әби жандармнар чоры буенча фикер йөртә шикелле…

11.VII.1966.

Иртәнге якта берничә йортка кереп чыктым. Нәтиҗәсез. Төштән соң тагы Бәшировларга бардым. Сайлап алган кулъязмалардан тыш, берничә басма китап та алдым. Бер төркемен посылка итеп Казанга җибәрдем. Кыскасы, бу сөйкемле һәм гаҗәеп кызыклы гаиләне ике елдан бирле шактый имдек. Ичмаса, бераз файда да эшләп булса иде! Бәлки, журнал һәм газета комплектларын, басма китапларны сатып алу, ягъни акча түләү хакында тырышырга кирәктер?! Минемчә, шулай эшләү хәерле: алар бу кулъязмаларны безгә бушлай бирделәр бит! Китапларны җыюда, саклауда күп көч куйганнар. Димәк, әҗерен дә күрсеннәр. Ярар, иртәгә сөйләшәм һәм арадашлык тәкъдим итәм.

12.VII.1966.

Бәшировлардан алып кайткан кулъязмаларның берсен (аны почтага салмаган идем) озак кына карап утырдым. Исеме «Монаббиһат», һиҗри белән 1039 елда күчерелгән, ягъни 1629/30 елда. Теле саф төрки. Матур. Күчерелүе Касыймда (колофонда шулай күрсәтелгән). Почеркы да ярыйсы гына. Әлбәттә, татар күзлегеннән караганда. Җентекләп тикшерәсе иде әсәрне…

Төштән соң тагын Бәшировларга бардым. Кичәге планны тәкъдим иттем. Әби чак кына аптырап та калды. Риза, әлбәттә! Саубуллашып аерылыштык.

13.VII.1966.

Иртәнге 7дә тордым. Юл настроениесе булганга, йокы иртә ачылды. 9га хәтле йоклап яттым. Аннары калган китапларны посылка итеп салдым. Билет та алынды. Киттем пляжга, ичмасам, озак-озак итеп коеныйм, кызыныйм, рәхәтләнеп бер ял итим. Бу Касыймга тагы әллә килермен, әллә юк. Ә аның алтын пляжы үзенә күрә шәп!

Ял әйбәт булды. Гомумән, бу юлы бик үк арылмады. Аннары хәрәкәт ягыннан да, хәстәрен алдан күреп чыккач, мул гына яшәдем. Ә Мәскәүгә дигән автобус төнге 10 тулып 35 минутта кузгалачак. Димәк, төнлә ял булмаячак.

Кичен салкын душка кереп керләрне дә, «гөнаһ»ларымны да юып чыктым.

14.VII.1966.

Төне буе йөреп, иртәнге сәгать 6да Мәскәүгә җиттек (автобуста йоклап булмады, бер ярты сәгать кенә черем итеп алдыммы-юкмы). Яхшысы, Касыйм автобусы Казан вокзалына килеп туктый икән. Тиз генә Кемерово поездына билет та алдым. Сәгать 11 дә 40 минутта тагы юлга чыктым. Казан ягына. Әлбәттә, көне буе йоклап бардым.

15.VII.1966.

Казанга иртәнге сәгать 3тә җиттек. 4тә ишек алдында идем. Ләкин парадный ишеге ябык, үземдә ачкыч юк. Шакып кеше уятасы килми. Хәер, тиздән коридордагы күрше дворниклар уяна башларга тиешләр. Шуңа күрә тамбурдагы ике мәче белән кеше уянганны көтеп утырдым. Ә иртә искитмәле матур, саф иде…

 

Археографик көндәлекне басмага  Диләрә Госманова әзерләде.

«Безнең мирас». — 2021. — №2. — 24-28 б.

Комментарий язарга