Журнал «Безнең мирас»

Равил Шәрәфи "Әз-мәз үзем турында"

Әнинең әйтүенә караганда, мин 1938 елның язгы ташу вакытында дөньяга килгәнмен. Әгәр метрикага теркәгәннәре дөрес булып, мин чынлап та 5 апрель көнендә туган булсам, яз бик иртә килгән булып чыга бит ул елны! Туганымны хәтерләмәсәм дә, мөгаен, башка балалардан калышмаска тырышып, мин дә елап җибәргәнмендер дип фаразлый алам. Ничек инде еламаска, мин бит репрессия дигән афәтнең нәкъ котырынган чагында, юлында очраган бер адәм баласын шашынып юк итеп йөргән чакларында туганмын. Шул чорда һәлак ителгән гөнаһсызлардан бик яраткан драматургым Кәрим Тинчуринны гына искә төшерсәк тә, репрессиянең халкыбызга, сәхнәбезгә нинди коточкыч бәлаләр китергәнлеге аңлашылыр.



Инде бик истә калган бер мизгел. Почмак бүлмәбез ишегеннән түр якка карыйм. Анда миңа поддуфкага (авылыбызда зур мичкә өстәп салынган мичне поддуфка (подтопка дип йөртәләр иде) сөялеп басып торган ике метрлы әтием һәм аның каршында сәке тирәли утырышып чәй эчүче биш-алты кеше күренә. Әти аларга шыпырт кына нидер сөйли. Әллә ишетеп бетермәгәнлектәнме, әллә аңламагангамы, сүз ни турында барганлыгын хәтерли алмыйм. Бу кадерле күренештән артыгы куе томаннар артында калган: өч яшен тутырып дүртенчесе белән барган бала хәтере җитди нәрсәне үзенә сыйдыра алмагангадыр инде бу. Бик җитди кыяфәткә кергән әтиемнең биш-алты авылдашын авызына каратып сөйләп торган бу мизгеле 1941 елның җәй башларында, ягъни сугыш башланыр алдыннан булган булса кирәк.


Икенче истәлек олы абыем Шәйхетдин белән бәйле. Ул, сугышка китәсе яшьтәшләре белән җыелышып, һәр чакырулы өйгә, шул исәптән безнең өйгә дә кереп, җырлашып, саубуллашып йөрде. Алар китеп бер ай вакыт та үтмәгәндер, безгә кереп җырлап утырган авылдашыбыз Харис абыйның үлгәнлегенә хәбәр килеп иреште. Кеше хәтере тишек иләк, дигәндәй, күп нәрсәне үзендә саклый алмый, ә менә Харис абыйның үкенечле үлеме әлегәчә хәтер түремнән аның кыяфәтен дә, исемен дә җуеп ташларга ирек бирми.


1945 елның май аендагы Җиңү бәйрәменә кадәрге арада, аеруча кыш көннәрендә өйдә бозау һәм сарык бәрәннәренә күз-колак булып утырып, урамда ниләр эшләнгәнен белә алмый интеккәннәрем дә искә килеп төшә. Абый белән апам – мәктәптә, әнием исә мал фермасында маллар карый. Ә мин бик ялгыз. Балачакта ялгызлыктан да күңелсезрәк нәрсә юктыр. Тәрәзәдәге бозларны тыным белән җылытып эреткәләп урамны күрергә тырышсам да, алар шундук кабат бозланып, берни дә күренмәслек хәлгә килә иде.


Кушканны эшләү белән бергә, үзлегемнән генә файдалы эшкә алынуым да шушы эчпошыргыч бер вакытта булды. Әни көне буе эшләп кичен генә арып-талып кайтып керер иде дә, беренче эше итеп мичне кабызып җибәрергә чыра әзерли башлар иде. Аның чыра пычагы алып нарат бүкәнен ничек итеп өй бусагасына терәп чыра телүләрен күп тапкырлар карап торганга, үземнең дә шуны эшләп карыйсым килдеме икән, ә бәлкем, әнине көтеп утырганда өзелеп ашыйсы килүләр искә төшкәндер дә, әни эшен алдан ук үзем эшләп куясы иткәнмендер, кыскасы, әни кайткан төшкә байтак чыра телеп ташлаганмын. Шунда әнинең сөенә-сөенә: «Ай, улым, мулужис!» – дип үсендереп җибәрүе дә күңел түремне җылытып тора.


«Американ» (К.Тинчурин). Равил Шәрәфи Искәндәр ролендә

Димәк, минем файдалы хезмәт белән шөгыльләнә башлавым, әлеге дә баягы, 1943-1944 нче еллар кышыннан баш алып киткәндер дип уйлыйм. Кышы буе кысылыбрак утырган баланың җәйге көннәрдә тәмам язылып, җәелеп, исәрләнеп чабып йөрүе хәтергә уң яктан килеп кергән хатирәләрне сул яктан ук чәчеп барган, ахры, искә алып сөйләрлек берни калдырмаган. Хәер, авылыбызның Каршы асты тавы дигән матур бер урынында, беренче тапкыр үзем тапкан җир җиләген өзеп капканымны һәм ул җиләкнең татлыдан да татлы тәменең әлегәчә тел очымда саклануы да, ирексездән, бу язма истәлегемдә урын даулады. Әйтергәме-әйтмәскәме бусын, дип, үз-үземне аптырата торгач, чөнки адәм баласы мондый нәрсәгә шикләнеп карый, шулай да бала башыннан узган бу тәкый гаҗәп хәл белән дә уртаклашырга кирәк таптым. Гадәттә бит инде балалар кече йомышларын өйдә калдырылган махсус савытта башкаралар. Суык өйалдында озак торып булмый, аякларың бик тиз бозга ябышып ката. Ходаның хикмәте, ниндидер көч мине чатнама  салкын көнне өйалдына чыгарга мәҗбүр итте. Өйалды ишегенә карасам, ишекнең аскы ягында тәрәзә хасил булган. Шул тәрәзәнең тыш ягында ап-ак бик матур сарык бәрәне арт аякларына баскан да актан да ак, пакьтан да пакь нәни тояклары белән тәрәзә пыяласын шакып тора. Ишекне ач та бу сөйкемле җан иясен өй эченә чакырып керт бит инде... юк, ни сәбәптәндер, кулларым ишек келәсенә үрелмәде. Ялан тәпиләремне куырган салкын да минем күңелемне уята алмады. Бу хәл турында кат-кат уйлаганым бар, хәтта менә хәзер дә уйлыйм, тик очына гына чыгып булмый. Әллә минем янга «агнец божий», үзебезчә итеп әйтсәк, корбан бәрәне килгән булдымы икән? Шунда яныма керткән булсам, изге кешегә әверелеп киткән булыр идемме?! Начар булмас иде кебек бу, дим, әмма изге кеше булмый калуыма да сөенәм. Изге зат булу бик-бик җаваплы, бик-бик авыр эш шул. Бу гөнаһ белән шыплап тулган дөньяда изге кешегә тормыш итүләре отыры авыр булыр иде, дим. Әле монда гөнаһлар кыла-кыла яшәве дә бик ансат түгел.


«Мулланур Вахитов» (Н.Исәнбәт) спектакленнән бер күренеш. Сулдан уңга: Мулланур – Ринат Таҗетдинов, Әҗим – Равил Шәрәфи, Сатаев – Фатыйх Кульбарисов. 1976 ел

Шулай да иң-иң истә калган балачак хатирәсе әтиемнең үлү хәбәре белән бәйле. Бу турыда мин мәктәптән кайтып кергән нәни абыйдан ишеттем. «Әтине үтергәннәр, бар, кырга мен дә, әнине табып шуны әйт!» – диде. Үзең барып әйтсәң әйбәтрәк булыр иде, дип карышып маташмадым, аның сүзен аста калдырып буламыни?! 1944 елның инде катыра башлаган салкын көзендә, яланаякларым туңуга да карамастан, тегермән тавының пычрак сыртына тая-егыла менеп, кырда әниләр эшләгән җирне эзләп киттем. Бата-чума йөри торгач, караеп күренгән бәрәңге саплары артындагы зур бер бәрәңге көшеле янына барып чыктым. Бәрәңге чүпләп утыручы хатын-кызлар арасында әнине күреп: «Әни, анда әтине үтергәннәр!» – дидем. Әни: «Беләм, улым, син бар, кайт!» – диде. «Бергә кайтыйк» – диюемә: «Мин эш беткәч кайтам, монда туңып торма!» – диде.


Ә бит мондый чакта кайтып китсә дә, сүз әйтүче булмас иде аңа. Юк, эш ташлап кайтып китсә, ул аннары минем әни булмас та иде. Әниемнең беркайчан да эштән качарга сәбәп эзләгәнен хәтерләмим. Бушка эшләнгән эшләр дә аның җанына тынычлык биргән, күрәсең. Кырдан кайткач кына елады әни ул көнне. Кешегә күз яшьләрен күрсәтмичә елый белә иде. Әни кебек кешеләр эш сөймәгән, хәзерге телдә «сачок» дип йөртелгән кешеләрдән бәхетлерәк иделәр. Эштән тәм һәм җанына тынычлык таба белгән әнием кайгы-хәсрәтләргә дә бирешмәде. Соңрак чорда әнинең кырда урак урганын шаккатып күзәткән чакларымда шуңа игътибар итә идем: кырда аңа тиңнәр юк иде. Урак уручылар бер «бәпкә» куйганда әнием икене куеп өлгертте.


Кабат әтием искә килеп төште. Ничек инде аны сагынмаска, аның белән горурланмаска мөмкин. Күпме кеше авызыннан мин аның турында легендага охшаган сөйләкләр ишеттем. Аның башбирмәс бәйсез холыклы булуын, ирек яратуын, гаять гайрәтле ир дә булуын бик еш сөйләрләр иде.


«Шау-шулы көн» (П.Бомарше) спектакленән бер күренеш. Сулдан уңга: Фигаро – Н.Дунаев, граф Альмавива – Р.Шәрәфи.

Шулардан берсен сезгә дә, авыл кешеләреннән ничек ишеткән булсам, шулай тәкъдим итәм. Сугыш алды елының ниндидер яңгырлы пычрак аенда, җиде төн урталары җиткәндә, авылның «Борахау» дигән очыннан берничә атлы авылга кереп кунып чыгарга урын эзли башлый. Муеннан пычракка баткан бу урысларны берәүнең дә өенә кертәсе килми. Безгә килеп ялынган бу юлчыларны, өебез артык зур булмаса да, әти кире борып җибәрми: «Сыйсагыз – куныгыз», – ди. Болар бездә кунып, иртәнге чәйләрне дә эчкәч, «спасибо»ларын әйтеп, 12 чакрымдагы авылларына юл алалар. Бераздан әти ишегалдына кичтән бүкәнгә чабып калдырган балтасын алырга чыга. Балтадан җилләр искәнен күреп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлауга, ике дә уйлап тормыйча, иңенә мылтыгын аса һәм атына сикереп атланып кунаклар киткән якка чаптырып китеп бара. Аның: «Теге урыслар эше», – дигән сүзләрен генә ишетеп калалар. Кунак иткән урысларын әти тегеләр авылларына килеп җитәрәк куып тота. Авыл белән атлылар арасындагы юлга аркылы төшеп, атын туктата да бик тыныч кына, әмма үзенә генә хас кырыслык белән: «Братцы, сездән соң лапас астындагы балтам юкка чыкты, кайда ул?!» – ди. Үзен бик үк аңламаганнарын күрепме, әллә юри аңламамышка салышалар, дипме, русча да өсти: «Кто взял мой топор? Посмотрите у себя!» Тегеләр бик тиз генә бер-берсенең арбасын тикшерергә керешәләр һәм балтаны яшерелгән җиреннән табып алып шау куптаралар. Әти, балтаны алып: «Ит яхшылык, көт ширлек», – дип сукрана да: «Ну покажите как следует этому неблагодарному!» – ди. Тегеләр: «Давай, сам накажи его!» – дип, әлеге комсыз кешене аның каршына ук бастыралар. Әти: «Эх ты, неблагодарный, тычкак сыер, бөтен көтүегезне букладың!» – дип җиргә төкерә дә, атын кайту ягына бора. Урыслар моны үзләренчә аңлап, әлеге каракны бик рәхәтләнеп дөмбәсләргә керешәләр. Әти, китә башлаган җиреннән әйләнеп кайтып: «Достаточно бить, я не такой уж жестокий, но если вы уж сочтете, что мало поучил, то вам виднее, продолжайте!» – дип өсти. Берникадәр юл үтеп артына борылып караса, тегеләр һаман да бу акылсызны акылга кертеп маташалар, имеш.


Сугыш та әти холкын үзгәртә алмаганга охшый. Сөйләгәннәренә ышансак, аның бөтен сугышып үткән юлы гел батырлыклардан гына торган кебек. Интернеттан укып белгәнебезчә, Кызыл Йолдыз ордены аңа бер-бер артлы дүрт батырлык кылганы өчен бирелә. Моны ишеткән кешеләр, башка сугышчыларга мондый батырлыкларның сыңары өчен генә дә орден-медаль ише бүләкләр бирелгән, хәтта Герой исемен дә алучылар булган, ә Шиһап абзый мәсьәләсендә нигә шундый саранлык күрсәттеләр икән соң дип аптырыйлар. Ә инде аның берьялгызы 50 немецны әсир итеп алып кайтуын да белгәч, кешеләр тәмам хәйран калалар! Чыннан да, дошман тылыннан бер «тел» алып кайтучы да герой исемен йөрткәндә, әтине бөтенләй онытып калдырулары минем дә күңелне тырный. Күрәсең, сугышта да нәкъ бүгенге тыныч тормыштагыча булган: эшләгән эшләреңә бәя куюдан да бигрәк, күндәм холыклы булуыңны артыграк күреп бүләкли торган булганнар, ахры. Әтинең үлү хәбәре килгән документта: «Шиһабетдин Шәрәфиев сугыш кырында батырларча һәлак булды», – дигән юллар бар. Менә монда да уйласаң уй җитәрлек. Ядрә әтинең нәкъ йөрәгенә төбәп атылган. Туры сүзле, үз уен беркемнән дә курыкмыйча йөзләренә бәреп әйтә торган әтинең дошманнары да җитәрлек булган, диләр, шуңа, үлеме үзебезнекеләр кулыннан булмадымы икән, дим. Аның йөрәге сугышның ахыры якынлашкан бер вакыт аралыгында, Җиңү көннәренә инде санаулы айлар гына калып барган чорда туктап кала. Әйтерсең лә, сугыш турында чын дөресен әйтеп бирәчәк кешеләрне алдан ук күреп, гомерләрен чикләп куйганнар, ягъни мавр үз эшен эшләде инде, аның кирәге юк дигән гыйбарәдәгечә. Минем башка килгән уй гына димәс идем моны. Ул инде шул чорга караган бүгенге документларда да ныклы урын алган. Үзләре булдыксыз, куркак һәм бик надан булган командирларның хәлиткеч ялгышлары аркасында күпме кешенең гомерен өзгәннәре бик күпләргә билгеле. Ә сугыш чорында бу хакта сөйләп кара! Дөресен сөйләүчеләрне тәртип сакларга куелган органнарның бик ныклап куркытып йөрүләрен, буйсынмаучыларын төрле юллар белән юк итүләрен дә хәзер инде сер итеп сакламыйлар. Мин мондый фикерне әти белән бергә сугышып йөргән авылдашым Дәүләт абыйны да күз алдымда тотып әйтәм. Авылга язган хатында: «Шиһапның орден-медальләрен үзем белән алып кайтам», – дип нәзер әйтеп тә, авылга кайткач, безне күрмәмешкә салышып йөрүе сәер түгелмени? Кайда соң ул безгә вәгъдә иткән әти бүләкләре?! Үзләштермәгәндер бит инде ул аларны, әллә югалтканмы, әллә аны да куркытканнармы? Һич булмаса, безнең өйгә кереп, башыбыздан сөепме шунда, юатып кына чыкса да ярар иде. Юк бит, шуңа да күңелемдә әлеге дә баягы, мөгаен, куркытылгандыр дигән уй ныгып калды. Юкса, өмет тулы күзләребезгә күтәрелеп карарга да кыймыйча, бер кәлимә җылы сүз дә әйтмичә, бездән качып йөрмәс иде. Ходай каршысында ни дип җавап бирде икән ул мескен гөнаһлы җан? Шәт, иншаллаһ, Ходай Тәгалә аны үз хөкеме белән хөкем итеп, әтием җанына тынычлык иңдергәндер.


Равил Шәрәфи


Безнең мирас. - 2018. - №4-5.


Дәвамы бар 

Теги: Равил Шәрәфи Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру