Равил Шәрәфи «Әз-мәз үзем турында» (ахыры)

Язманың башын монда укый аласыз

Бөтен юклы-барлы усаллыгымны эшкә җигеп, «Чыгып китегез моннан!» – дип кычкыруымнан соң, йә чыннан да комиссия булып утыручылар залдан чыгып китә яисә үземне куып чыгаралар дип уйларга да өлгермәдем, дәррәү купкан көлү тавышларына гаҗәпсенеп башымны күтәрдем. Комиссиядәгеләрнең һәммәсе дә көлә иде. Арада Ширияздан ага барысыннан да уздырып, өстәлгә иелә-сыгыла көлә. Зур күзләреннән хәтта яшьләр дә тамып-тамып ала иде. Аның бу йогышлы көлүе мине дә эләктереп алды. Куып чыгаралар хәзер дигән шик-шөһбәләр чигенә төште, авызымны колакка кадәр ерып үзем дә шаркылдап куйдым. Ширияздан абый, көтмәгәндә җитдиләнеп: «Ярый, Шәрәфиев, коридорга чыгып тор!» – дип боерды. Коридорда кабат күңелемә курку шуып керде. Авыл хуҗалыгы институтына алмаулары химия кебек җитди нәрсә аркасында булды, ә монда бит бөтенләй юк нәрсә белән яндым түгелме, дөрес итеп кычкырасы гына иде бит инде, югыйсә… Ширияздан абый хәтта кыяфәтләрен бозып мине коридорга куды. Әгәр: «Бу адәм көлкесеннән кеше чыкмас, эзенә көл сибеп калыгыз», – дип тә әйтсә?.. Искәртмәстән минем кырыйга бер яшь кенә артист килеп басты да: «Ширияздан абый сине яраткан», – дип куйды.

Гаҗәеп шатлыклы көн иде бу. 22 яшь кешене гомерләре буенча озатып барачак уртак шатлык белән бәйләп куйган истәлекле көн. Һәр очраган танышың Мәскәүдә укыячак бәхетле җан, дип изге теләк теләгәндә, үзеңнең язмышыңдагы бу борылышны тирәнрәк аңлыйсың. Сине инде завклуб һәм китапханәчедән тапшыртасы отчетның җәй буена сузылачак исәп-хисап эшләре дә алай ук борчый алмый. Ә бит юкса күпме кешедән китапларны җыеп аласы әле. Әнә алар гербаущик (вербовщикның безнең авылда бозып әйтелгән сүзе) Рәшит кулында гына да ничаклы. Үзе бит ул әллә кайлардагы Комсомольск-на Амуре шәһәре кебек җирләрдә бутала. Ай-һай тотнаксыз да кеше инде, фән телендә андыйларны, эксцесс хисләр иясе, диләр. Ул инде икенче класста ук «чикри-микри» дигән аңлаешсыз сүзләр кычкырып, укытучыбыз Разия апага «типкән» иде. Озак-озакка авылдан югалып торса да, тотып кире кайтарылганнан соң да әле, авылыбызның көрәшчесе Нотыф абыйның улы Габделфәртне ияртеп тагы билгесез тарафларга китеп барды. Әнә шул кыланышы өчен бугай, аңа «гербаущик» дигән кушамат такты авыл халкы. Ни кызганыч, китә-кайта йөрсә дә, авыл белән араны бөтенләйгә өзеп бетермәде – минем башыма бәла булып, бик күп китапларны җыеп китте. Китап санын тутырыр өчен, сугыштан инвалид булып кайткан дәү абыемның шәп тышлы, өр-яңа, әле ачып та каралмаган Сталин китапларын илттем. Авыл советы рәисе, бик аптырап: «Сталин фаш ителгәч, син бит үзең әнә бөтен авыл халкын җыеп XX съезд карарларын укыган идең, димәк, бу китаплар тыелырга тиеш», – дип караса да: «Китапларны тыю карары чыкмаган бит әле», – дип хәйләләп, китапханәнең җитмәгән китаплары санын тулыландыра алдым.

Икенче көнне үк ишегалдыбызга Хәлим Җәләлов җигеп биргән ат килеп керде. Нәни абыем мине арбага утыртып, Рыбныйдагы (Балык Бистәсе) пароход тукталышына илтте. Тормыш безгә акчаны кысып тотарга өйрәткәнгә, һәр тиен исәптә, иң арзан билетны иң түбән класстан алып, юлга чыктым. Күңел бик нечкәргән иде, туган ягым күбрәк күренсен өчен, шапор-шопыр кызулый башлаган пароходның иң биек урынына (өске палубага) күтәрелеп, минем пароходны чит якларга куып алып китүче Кама-Чулман елгасына карап тордым да, тиктомалдан елап җибәрдем. Елап туйгач, кесәмнән күз, борынымны сөртергә дип кулъяулыгымны тартып чыгардым. Аңа ияреп чыккан пороход билетымны җил шундук эләктереп алып, һавада күп тапкырлар әйләндереп- тулгандырып алгач, кирәкмәгән чүпне атып бәргәндәй, кайнап-быгырдап торган елгага ташлады. Инде елап туйган булсам да, кабат еларлык хәл иде бит бу. Пароходтан чыкканда тикшереп штраф салсалар, нишләрсең?! Тикшерми калалармыни соң инде бездә, иң артка калып посып кына чыгарга маташсам да, тотып алдылар бит. И Казан, нурлы Казан, тимә инде ярлы татар малаеңа! Әй ялынам тикшерүчеләргә, әй сөйлим ничек билетсыз калуларымны. Әллә сөйләгәнемә ышандылар, әллә кыяфәтемнең мескенлеге кызгандырдымы, шөкер, штрафсыз да җибәрделәр. Мәскәүгә баручыларны озатырга кеше күп җыелган иде. Үгет-нәсыйхәтләрне, яхшы теләкләрне бөтен уку елына җитәрлек итеп алып, Советлар Союзы гимны астында башкалабыз Казаннан икенче башкалабыз Мәскәүгә кузгалдык. Икенче башкала, дисәм дә беренче дигәнебез башкала идеме соң? Миңа калса, аларның аермасы чын машина белән уенчык машинаныкы кебек. Уенчык машина чын машинаның күчермәсе булса да, чын машинаның бер генә эшен дә эшли алмый лабаса. Аннары Казан ябык шәһәр булуы белән дә әле бик күпне югалткан иде. Элек Герцен-Искәндәрләрне сокландырган Казан бүген инде хәрби заводларга урын бирергә мәҗбүр булып, бер ташландык кына шәһәр булып яшәп ята иде.

Ә менә безне алда чын башкала көтә. Анда бик-бик биек, очлары болытларга терәлгән Сталин йортлары да бар, дип сөйләгәннәре искә төшә.

Поездның радиосы гимн астында: «Наш поезд подходит к столице нашей Родины – Москве», – дип, безнең күтәренке күңелләрне тагын да күтәрә. Без инде 22 генә кеше түгел, 23 булганбыз икән. Юл буе гармун уйнап барган егетебез (Минзәлә артисты) Әхтәм Зарипов та безнең арада икән. Аны имтихансыз алырга булганнар.

Мәскәүнең Казан вокзалына килеп төшсәк, без укыячак Щепкин училищесының берничә хатын-кызы безне көтеп тора. Шулар арасыннан берсе миңа чәчәк бәйләме бирде. Бу чибәребез Галина Петровна Аржапова икән. Соңыннан ул безнең «Актер осталыгы» кафедрасы укытучысы Владимир Константинович Смирновка кияүгә чыгып, Смирновага әйләнде. Бу яраткан укытучымны зурлап, училищены тәмамлаган көннәрдә үзем дә аңа матур чәчәк бәйләме тапшырдым.

Ул көннәргә кадәр әле ерак. Әлегә шул Казан вокзалыннан чыгып трамвайга утырдык та «Рига» вокзалы артындагы Трифоновская урамына килдек. Без яшәячәк тулай торак бик иске, ике генә катлы, диварлары ярылып-кубып беткән сары төстәге бер барак булып чыкты. Менә сиңа мә, бөтен дөнья ярлыларын ашатып һәм дә әлеге ярлыларга дошманнары кемнәр икәнен аңлатып, буржуйларга каршы көрәшү юлларын өйрәтеп, миллионлаган акчалар да биреп яшәүче илебезнең башкаласында шушындый да мескен, ярлылыкның соң чигенә чыккан урыннар бар икән бит! Үч иткәндәй, безне башкалага озатып җибәрүчеләрдән берәү әйткән сүзләр искә төште: «Сез анда биек-биек йортларда, очлы башлары болытка терәлеп торган Сталин йортларында яшәгәндә безне дә онытмагыз, яме, кунакка йөрешербез!»

Кызларыбыз – унау, егетләребез 13 кеше идек. Кызларыбызны илаһи-уптым барсын бергә бер бүлмәгә урнаштырдылар. Ә малайларны, икегә аерып, 6 һәм 7 кешелек бүлмәләргә керттеләр. Мин 7 кешелек бүлмәгә туры килдем.

Студентлар телендә Трифоновка дип йөртелгән бу тулай торакта – шыксыз баракта гомеребезнең иң күңелле мизгелләрдән торган өч ел ярымы узды. Кайларда гына булмадык та, ниләр генә күрмәдек. Иң әүвәл Мәскәүнең үзәген «Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе» дип йөртелгән гаҗәеп матур комплекска тоташтырган «Проспект Мира» урамы белән таныштык. Мәскәүнең үзендә яшәү-уку турында димим, «бер тапкыр гына булса да барып күрәсе иде» дип хыялланган кеше алдында, Петр I патша әйткәнчә, «Олы дөньяга тәрәзә» ачылды.

Әйе, хәрабәгә әйләнеп барган бу тулай торак бик тиз арада үзен яраттыра алды. Ничәмә-ничә милләтнең безнең шикелле ул һәм кызлары тереклек итте анда. Гел аралашып тордык. Барысы да күз алдында үтә. «Союзный республикалар»дан килгән яшьтәшләребезнең мулрак тормыш белән яшәүләре дә безне алай ук көнләштерми. Нишләмәк кирәк, автономный гына бит безнең Татария. Кухняга кергәч, күпне күрмәү генә кирәк. Вермишель-фәләнеңне тиз генә маргаринда кыздырып, бүлмәңә «выж, Галләм» итмәсәң, әлбәттә, союздаш республикалардан килгән яшьләрнең чаш-чош китереп пылау пешерүләренең шаһиты да буласың, андый чакта авызыңа сулар килә инде. Хәер, аңардан ни зыян, әлеге авызга җыелган сулар, маргарин гына салынган вермишелеңне дә ярты юлда калдырмыйча, кирәк җиргә кадәр шудыртып төшерә. Маргарин гына ягылган ипиеңне дә чын сыер мае белән ашагандай итә. Хельсинкида яшәүче бер татар кызы: «Май бик киммат!» – дия иде. Ә без, союздашлар ярдәмендә, авызга тулган сулар белән нефтьтән туган маргаринны да чын майга әйләндердек. Сәбәбен үзбәк, таҗик һәм башкаларның пылау пешерүләре ярдәмендә әйткән идем. Нишләптер, Рига вокзалы мәйданындагы зур кибеттән бер илле грамм колбаса яки 25 грамм сыр алганнар онытылып тора икән. Күрәсең, бу җәннәт ризыклары безнең авызга бик сирәк эләкәннәндер. Сирәк булса да эләккән бит, шөкер! «Училищегызда буфет булмадымыни?», – диярләр. Дөрес, аннан ике өлеш винегрет белән бер чәй алгалый идек. Әмма без Әзһәр Шакиров белән күп очракта арзан ашханә эзләп йөрдек. Таптык та! Ул елларда, рәхмәт яугыры, Н.С.Хрущев ашханәләрдә ипине бушка ашату кагыйдәсен кертте. Һәм без Әзһәр белән әлеге ашханәдә бер стакан гына чәй алып, кечкенә дуңгыз баласы чаклы батонны бөкләп корсак бүлтәйтеп килеп чыга идек. Җәмгысы 3 тиенгә! Әлбәттә, икебез ике почмакка барып утырабыз, шулай иткәндә генә кеше башына бөтен бер батон тия. Өстәлләргә ипи куючы апа гына: «Бер стакан чәйгә бер батон булканы сыптырып куясыз, һич булмаса, бер стакан компот алыгыз инде», – дип аптырата. – Аңа: «Бик алыр идек тә, апа, безне дә кызыктырган компотың 6 тиен тора шул», – дип җаваплый идек.

Компот эчә алмасак та, культурага мәхәббәт тәрбияләүче остазлар безне Мәскәү буенча бөтен җирдә йөртәләр иде. Кызыл мәйданнан башладылар: Ленин-Сталин мавзолеенда да, Степан Разинның башын чабып өзгән таш бүкән кырында да, Василий Блаженный дип йөртелгән искиткеч матур, чалмалы манаралары белән балкып утырган храм кырында да… И-и, хозур, ничаклы байлык, матурлык бу Мәскәүдә! Красный сүзенең икенче бер мәгънәсе дә бар икән – урыс красный сүзе белән матур дигән сүзне дә аңлата икән. Болай булгач, Казандагы Большая Красная да Зур Кызыл урам дип тәрҗемә ителмәскә тиештер. Юкса безнең татарның «наданлыгын» күр инде, Зур Кызыл дип тәрҗемә ясаган. Зур Кызыл, дигәч, бер дә матур дигән сүз килеп чыкмый лабаса! Әллә ниткән шикле нәрсәләр аңлатырга тиеш түгелдер бит инде ул Большая Красная дигәннәре!

Инде училищедагы хәлләр турында язарга да вакыт җитте. Беренче тапкыр җыелгач, укытучыларыбыз белән таныштырдылар. Михаил Николаевич Гладков (ул чакта әле доцент кына) һәм профессор Лидия Ивановна Дейкун (анысы да актер осталыгы буенча укытачак иде) бездән этюдлар эшләтә башладылар. Дөресен әйтәм, этюд эшләүне бик яратып бетерми идем. Этюд эшләү – безнең хезмәттә бик җаваплы адым. Этюд эшләп күрсәт, Шәрәфиев, дигәч, беркавым каушап торуым да бу эшкә үтә җаваплы караудан иде. Кинәт кенә башыма сарык суеп күрсәтү уе килде. Сарык сую күренеше ул бит инде авыл баласының күңеленә кечкенәдән кереп урнаша. Аны тоту мәшәкатьләрен, өч аягын бергә бәйләп, берсен иректә калдыруларны һәм бөтен шартын китереп бугазын чалу күренешләрен төнлә уятып сорасалар да, әйтеп бирә бит инде авыл баласы! Этюдта мин белгәннәрдән бер генә деталь дә төшеп калмады, инде корбан тәкәсен хәләл итеп чалып башымны күтәреп укытучыларыма карасам, Лидия Ивановна агарыбрак калган чыраендагы күзләрен чытырдатып йомган килеш каткан да калган.

– «Я закончил, – диюмә каршы күзләрен ачмый гына башын аска иде дә, бер мизгел тын торганнан соң:

– Ты такой молодой и такой жестокий! – диде. Димәк, ул минем ни эшләгәннәремне сүзсез хәрәкәтләрем аша да күрә-аңлый алган. Этюдның төп бурычы шул бит инде. Ә кемнәрдер моны бүгенге истәлекләрендә башкача юрарга тырыша. Янәсе, Шәрәфинең иелә-бөгелә болганып йөрүләренең ни-нәрсә аңлатканын карап утыручыларның берсе дә аңламаган. Имеш, Равил Шәрәфинең этюд эшләргә осталыгы җитмәгән. Мин шаянрак кеше булгач, шаяртып сөйләргә дә яраткач, минем турыда теләсә нәрсә ялганласаң да ярый дип уйлыйлар, күрәсең. Шаян кешене дә рәнҗетергә ярамый бит, җәмәгать!..

Равил Шәрәфи

Безнең мирас. — 2018. — №8. — 93-97 б.

 

Комментарий язарга