Равил Шәрәфи «Әз-мәз үзем турында» (дәвамы)

Язманың башын монда укый аласыз

1952 елда ике укучыны, ягъни минем белән гел «бишле»гә генә укучы Әкрам Шәриповны, яраткан укытучыбыз Габдулла абый Яруллинга ияртеп, Казанга җибәрделәр. Габдулла абый безне Башкорт академия театрына алып барып, ике спектакль күрсәтте. Бу минем беренче тапкыр зур сәнгать белән очрашуым булды. Сөйләшүләре әйбәт аңлашылса да, күңелдә: «Ник болай сакау сөйләшәләр икән соң болар?» – дигән сорау калды.

Икенче бер көнне укытучыбыз безне Офицерлар йортындагы (хәзер анда Мэрия) данлыклы Александров ансамбле концертына алып барды. Монда инде безнең соклануыбызга чик булмады. Яраткан укытучыбызга рәхмәтебезне ничек җиткерергә белмәдек. Соң булса да уң булсын, дигәндәй, инде байтак кына вакытлар үткән булса да, шушы кылган игелеге өчен Габдулла абыебызга бер яхшылык эшләүне насыйп итте Ходай. Бу вакытта мин ярыйсы гына танылган артист кеше. Г.Камал театрында эшлим. Һәм менә безнең театр бинасында БДАТның гастрольләре бара. Мин тамашачылар йөри торган ишектән кереп килгәндә, касса тәрәзәсе төбендә нәүмиз генә басып торучы Габдулла абыебызны күрәм. Башкорт спектакльләренә билетлар, һәрвакыттагыча, алдан ук сатылып бетү сәбәпле, Габдулла абыебыз, карап булмый икән, дип, нишләргә белми тора иде. Мин инде башкорт дуслар белән дә яхшы ук таныш, тиз генә кереп, Габдулла абыйга бер чакыру билеты юнәтеп чыктым. Шуның белән бер атуда ике куян, дигәндәй, бурычым да түләнде, һәм шушындый сәнгать җанлы кешене хөрмәт итә алуымнан күңелем рәхәтлеккә тиенде.

Миңа сәхнә җене йоктырган бу шәхеснең урыны оҗмахта булсын иде. Ничәмә-ничә тапкырлар без каникуллар вакытында аның җитәкчелегендә күрше тирә-як авыллары буйлап концертлар куеп йөрдек. Нәкъ шушы елларда Муса Җәлилнең иҗаты, данлы исеме төрле ялалардан арынып, халыкка кайтты. «Моабит дәфтәре»ннән яратып ятлап алган шигырьләрен төрле сәхнәләрдә яттан сөйли идем. Әле районда узган ярышта «Кичер мине, илем» шигырен укып, әллә лауреат, әллә дипломантмы шунда булып та кайттым.

Унөч яшемнән, атлар көтүне калдырып, олылар белән беррәттән эскерт салырга йөрдем, печән чаптым һәм, грузчик рәвешендә машина фәләннәргә утырып, Рыбныйга олы-олы капчыкларга салынган ашлыкны ташырга, бушатырга йөри башладым.

Кемнең ничектер, әмма минем күңелдә үкенечләр дә калгалады. Мәктәпнең сигезенче сыйныфында безгә читтән килгән укытучы Гайшә апа инглиз телен укытырга кереште. Без аны үзара «Нәү апа»дип йөрттек. Чөнки, ул гел «ноу», ягъни «юк» сүзен кабатлар иде. Аңарда бер генә ел укып калсам да, шул кыска гына вакыт эчендә дә мин инглиз телен яхшы ук сукаларга өйрәндем. Әмма минем бәхетсезлегемәдер инде, язга таба Сталин үлеп китте. Һәм безнең ифрат нечкә күңелле «Нәү апа»быз бу кара кайгыдан акылыннан язды. Каһәр төшкән Сталин тагы ике генә ел үлми торса да, инглиз телендә шактый әйбәт сөйләшә башлаган булыр идем бит. Мәгәр насыйп ризык булмаган икән. Ә шулай да, никтер, озак-озак еллар төшләремдә гел инглизчә сөйләшеп йөрдем. Их, Сталин вакытыннан алда дөмекмәгән булса, өннәремдә дә инглизчә сөйләшәсе кеше булганмын лабаса.

Шулай үз көенә бара торгач, 10 нчы классны да тәмамладык. Бик шәп кенә саубуллашу кичәсе булды. Биедек тә, җырладык та, ашадык та һәм эчтек тә. Әйе-әйе, эчтек, дип тә әйтергә туры килә. Чөнки без Тартар Гыйлмие белән икебезгә бер чүлли дә алган идек. Өебездә акчаны комод тартмасында гына тоталар иде. Менә шуннан беркемнән дә сорап тормый гына, урлап дип уйлый күрмәгез, сорамый-нитми генә әлеге дә баягы чүллиебез өчен бер сум акча алдым. Чүллинең бәһасе 2 сум иде. Яшь чак – җүләр чак, һәрхәлдә, монсы өчен менә бер дә үкенәсе килми.

Сау бул, мәктәп! Син – миннән, ә мин синнән канәгать! Уку бик тә җиңел бирелгәнгәмедер, уку елларының үтеп китүен сизми дә калдым. Безгә белемне газапламый гына бирә алганнары өчен, бигрәк тә укытучыларыма рәхмәт әйтергә тиешмендер.

Инде кая барырга?!

Мәктәптә уку берни түгел икән бит, менә тәмамлаганнан соң – тәккый гаҗәбемне әйттерделәр: нишлим, кая барыйм, кем булырга инде хәзер дип шактый баш ваттым? Күпме газета бар – барсы да минем алда. Газеталарда игълан өстенә игълан: фәлән җирдә фәлән уку йорты, анда да чакыралар, монда да сине көтеп торалардыр кебек. Шулай да саташып-нитеп калмадым, игълан чытырманлыклары арасында баштарак адашып йөрсәм дә, Авыл хуҗалыгы институты дигән маякны күреп, шуның күңелемне үзенә тарткан агрономия факультетына тукталдым. Ни өчен дигәндә, безне бит инде кечкенәдән җирдә казынырга, җирне яратырга авыл үзе өйрәтеп үстерде. Әйе, иң якыны, мин иң белгән нәрсә шул җир бит инде, мәйтәм. Җир миңа һәрчак җанлы, тере булып күренә иде. Хәер, хәзер дә шулай ул, могҗиза белән тулы җир минем өчен изге. Гомер буе җиргә якын булырга тырышып яшим. Шулай итеп, бүтән профессияләрне бар дип тә белмәгән Шәрәфи документларын, Аллаһ теләсә, җир кешесе булам дип, комиссиягә илтеп тапшырды. Имтиханына килеп, сорау язылган билетны алып җавап бирергә тотынды, ә анда, каһәр генә икән, җир кешесенең төшенә дә кермәскә тиешле сорау – химия турында! Химия дигән фәндә мин белгән сыңар сорау да юк. Бөтен белгәнем — Н20, лакмус кәгазенең сыекчага тыккач алсулануы, ниндидер порошокның суга салуга «пошт» итеп кайнап китүе, бака ботына кислота тидергәч, тегесенең аягын тартып алуы. Шулай итеп, минем белгәннәремә икеле дигән бәя куелды. Ансы бик симез икеле булганга, кәефемне күтәреп җибәрде. Ни дисәң дә, симезне яратабыз. Үзем арык булсам да, икелем симез иде шул.

Документларымны алып, 65 чакрымдагы туган авылым Олы Солтанга юл тоттым. Озын юлым Күн авылы урманнары, Түгәрәк урман, Никкүчтем авылы тирәсендәге Тирән чокыр аша иде. Бу яманаты чыккан Тирән чокыр дигәннәрендә безнең авылның май, күкәй сатып кайтып килгән авыл кешеләрен шактый еш талап калганнарын белсәм дә, симез икелемә кызыкмаслар әле дигән уй беләндер инде, кычкырып җырлап кайттым. Белмәүнең дә шәп яклары бар икән бит ул. Белә торып бирә алмаганнар кычкырып елый, кайберәүләре үз-үзенә кул салырга маташа, ә мин, белмәгәч, бирә алмавыма исем дә китми. Белә торып та, ниндидер белмәгән сорау эләгү аркасында гына керә алмый калсаң, чыннан да, читен буладыр. Ә минем монда белмәгән сорау эләгү куркынычы нульгә тиң булды.

Ничек итеп кайтып кереп урынга ауганымны хәтерләмим дә – арылгандыр инде. Әмма менә йокымның искиткеч татлы булганы һаман хәтердә. Рәхәтләнеп йоклап калдым сабый чакларда гына, диләр бит.

Иртән торып тышка чыксам, каршыма авыл советы председателе килеп ята. Әйе, рәис димиләр иде әле ул чакта, председатель дип йөртәләр иде үзләрен.

– Нихәл, биреп булдымы?

– Бирдем, бөтенесен бер керүдә үк биреп чыктым.

– Молодец. Ничек соң алай бер керүдә?

– Бөтен белгәнемә «2»ле. Беренчесендә үк!

– Ай, әйбәт булган бу! Безнең клубка завклуб кирәк. Бүгеннән үк эшкә тотына аласың!

Клубның ачкычы минем кулга күчте. Мин хәзер мөдир кеше. Элек бу эшне избач дип йөртә торган булганнар. Янәсе, уку йорты (изба-читальня) җитәкчесе. Тик мин бу йортны җитәкләргә төнлә генә кайтам. Аңа кадәр көне буе бөтен авыл халкы белән кырда эшлим. Инде кызу эш көннәре булгач, эштән чыгып арган яшьләргә изба-читальня кирәк булмас дип уйлыйсың. Юк шул, каһәр, Ходай Тәгалә яшь кешегә арып беткәч тә котырып калырлык көч өстәп бирә. Куып чыгармасаң, таңга кадәр дә утырырлар иде. Җәй, ниһаять, бетмәс-төкәнмәс эшләре, башка сугып тора торган кызулары белән үтеп китте. Шунда гына төп эшемә иркенләп керешү насыйп булды. Мин, уку йортының мөдире булгач, китапларга да хуҗа, ягъни китапханәче дә, лозунглар да язып, үзем үк аларны беркетеп куяр өчен басмалар ташып, лозунгларны кеше кулы җитмәслек җирләргә элеп йөрүче хезмәткәр дә… Баштарак бу лозунг дигәннәре белән булышу әлеге эшнең чын остасы булган Хәлим Җәләлов кулында иде. Әле ярый, аңардан кайбер кирәкле нәрсәләрне өйрәнеп калганмын. Шуңа бу мәшәкатьле эшне башкаруы авыр булмады.

Эшләсәң, бер ел эчендә дә шактый нәрсә маташтырырга була икән. Хәтта, режиссерга әйләнеп, Таҗи Гыйззәтнең «Габбас Галин» дигән драмасын да сәхнәләштердем. Үземә үк төп рольне дә башкарырга туры килде. Ура-суга комбайн, дигәндәй, бу йөзләрчә һөнәр белүне таләп иткән гаҗәп йортта тагы да эшләргә туры килгән булса, бәлкем, пьесалар да яза башлаган булыр идем. Яраткан драматургым Тинчуриннан үрнәк алып, диюем инде. Яшь чак – җүләр чак кына түгел, ул әле зур эшләргә дәшүче, көне-төне тәҗрибәләр үткәреп, үзеңнең яңа якларыңны ачарлык тәвәккәллек бирүче көч чыганагы да. Менә хәзер минем Габбас Галин ролен уйнарга кыюлыгым җитмәс иде. Унҗиде яшьлек чагымда, ике дә уйлап тормый, өлкән яшьләрдәге кешене уйнаганмын, ә менә хәзер инде яшемә туры килә торган Габбасны уйнарга алына алмас идем. Ә бит әле дә онытып булмый торган рәхәт мизгелләр… Син артык яшь күренәсең, диюләренә каршы, аксыл кәҗәбез тиресеннән кисеп алып, чал мыеклар ясадым. Аны ябыштыру өчен нинди генә тәҗрибәләр уздырмадым. Ахырда авыл медпунктына барып келәйләр таптырып, шуның белән ябыштырып куйдым. Купмады бит тәки. Уйнап чыккач та әле, Аллаһның рәхмәте, һич кубарга теләмәде. Артык тырышырга да кирәкми торгандыр, ахры.

Ни булса, шул булды, дигәндәй, «Горький университеты»на әйләнде миңа бу бер ел котырып эшләп алган изба-читальням. Иң мөһимен әйтергә онытып торам икән бит. Авыл клубы җитәкчеләрен язга таба район семинарына чакырдылар. Бардык. Өстәл артында утырам шулай, күземә бер игълан чекрәеп карап тора. Анда Мәдәният министрлыгы белән берлектә ТДАТ театры Мәскәүдә артистлыкка укытыр өчен яшьләрне җыя; уку-укыту эшләре Мәскәүнең Малый театры каршындагы М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында буласы, диелгән. Тукта әле, тукта, мин әйтәм, кечкенә чагымда Ходай Тәгалә миңа «агнец божий»ын, ягъни корбан тәкәсен биреп изге кеше ясамакчы иде, кыюлык-фәләнем җитмәде, инде менә бик үк изге эш булмаса да, бик үк алай бозык та булмаган профессия кешесе итмәкче була түгелме соң? Монысын да ычкындырсам, чат бозык профессияне генә тотып калуым да мөмкин бит. Һәм күрегез инде мин кылган «бозыклык»ны: ярамаганын аңлый, бу игъланның башка кешеләр өчен дә монда куелганын белә торып, алдым да кесәм төбенә батырып та куйдым. Әмма соңыннан мин аны озак еллар саклап тотканнан соң, театрның музеена, ягъни театр сөючеләребезгә кире кайтардым. Кем белә, ул чакта алмый киткән булсам, тагы кемгә дә кирәге чыгар идеме-юкмы – билгесез, ә болай менә музейны бик кирәкле экспонат белән баеттым. Әле ул игълан үз вакытында аяклы игълан ролен дә үтәде. Белгән-күргәннәргә дә: «Артист булырга теләүчеләргә менә игълан бар», – дип әйтеп йөрдем.

1956 елның август ае. Г.Камал театрында игъланда күрсәтелгән әлеге уку йортына – вакытлар узу белән минем күңел түрендә изге урын биләп алачак Щепкин училищесына укырга керү имтиханнарын уздырдылар. Авыл хуҗалыгы институты имтиханнарында каушамаган идем, монда йөрәк чабыш атыныкыдай дөп-дөп тибә башлады. Комиссиягә Муса Җәлилнең «Кичер мине, илем» шигырен, Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романыннан Щукарь бабайның ашкамы, әллә боткагамы бака кушып пешергән өзеген һәм дә Крыловның бер мәсәлен укып бирдем. Җюри рәисе – Камал театрының баш режиссеры Ширияздан ага Сарымсаков (урыны җәннәттә булсын) миңа болай дип сүз кушты:

– Карале, Шәрәфиев, син ачулана беләсеңме?

– Белмим, берәүгә дә ачуым килгәне юк.

– Шулай да без синнән сорыйбыз, бик ачуланып кына берәр сүз әйтеп җибәр әле!

Мин шундук:

– Барыгыз да чыгып китегез моннан! – дип кычкырып салдым.

Равил Шәрәфи

Безнең мирас. — 2018. — №7. — 94-98 б.

 

Дәвамы бар

Комментарий язарга