Равил Шәрәфи «Әз-мәз үзем турында» (дәвамы)

Язманың башын монда укый аласыз

Җиләкле, өмет белән дә тулы июнь аенда сугыш башлап җибәрүчеләр минем әтием кебек гади кешеләр турында уйлап карадымы икән?! Ә менә минем әтием тылда калган хатыны, балалары, авылдашлары турында бер дә онытмагандыр кебек. Бу җәһәннәмнән нинди генә юллар белән булса да котылып кайтып, җиңү көннәрендә мактанып һәм макталып яшәрмен дигән максат та куймаган икән әти, диясем килә. Минем үземә бүгенге Җиңү көннәрен чамасыз шау-шу белән тутырулары бер дә ошамый. Әгәр дә мәгәр шапырынуларны бер дә яратмаган әтием исән кайткан булса, бу шау-шу тудырып мактанучыларга ни әйтер икән дип уйлап утырдым да, 1943 елда әтигә багышланган мәкалә белән чыккан бер фронт газетасын тагын да алып карыйсы иттем. Гвардия капитаны Егоровның «Татар халкының улы Шиһабетдин Шәрәфетдинов» дигән баш астында урнаштырылган әлеге язмасы газетаның «Безнең геройлар» дигән сәхифәсендә басылган икән. «Безнең мирас» журналы укучыларына шуннан берничә кыска-кыска өзекләрне урысчадан тәрҗемә итеп бирәм: «…Совет танкы миналанган кыр буенча зур тизлек белән алга ыргыла, чөнки бу танкның бронясы өстендә утыручы сапер өлкән сержант Шәрәфетдинов танкны йөртүчегә миналарны ничек әйләнеп узарга икәнен күрсәтеп бара. Немец артиллеристлары танкны күпме генә утка тотсалар да, снарядлар, миналар бер-бер артлы танк тирәсенә төшеп диярлек ярылсалар да, танк алга баруын дәвам итә. Әнә ул төгәл ачкан уттан дошманның батареясы тынып калды. Үлем чәчкән пулеметның да бугазы тыгылды. Әмма дошман як та йоклап ятмый бит. Якыннан ук төбәп аткан снарядларның берсе танкка тиеп шартлый, сугыш машинасына ут кабына. Ялкын шундук Шәрәфетдиновны да баштанаяк чолгап ала…

…Госпитальдән чыккан Шәрәфетдинов кабат сугыш эченә барып керә. Ул куйган миналарның берсе дошман танкының башына җитә.

…Гитлерчыларны чолганышта калдыралар. Шәрәфетдинов, автоматын тоткан хәлдә, ике дә уйлап тормыйча, фашист ерткычларының өннәренә бәреп керә. Ә алар анда күбәү. Шулчаклы дошман алдында япа-ялгыз басып торса да, Шиһабетдин каушап калмый, автоматыннан тегеләр баш очына бер очередь биреп, гайрәтле тавышы белән җикеренеп ташлый, шаккатып калган немец солдатлары, ирексездән, коралларын ташлап кулларын күтәрәләр. Әсир итеп алган бу төркемне, ә анда барлыгы 50 кеше булган була, Шәрәфетдинов үзе белән барырга мәҗбүр итә».

Менә мәкаләдәге берничә кечкенә өзектән дә әтинең «гомеремне дә бирәм халкыма» дигәндәгедәй эш йөртүе күренә. Госпитальдән чыккач, әтигә, бәлкем, отпуск та тәкъдим итеп караганнардыр, ә ул, безнең янга кайтып, безнең янда ял итеп, һич булмаса бер күренеп тә китмәде… Бигрәк тә миңа кирәк булыр иде бит бу очрашу… Юк шул, кабат сугыш эченә кереп китәсе иткән әти… Инде безгә әти турында утырып уйлар уйларга гына калган.

Әтинең гомерен өзгән сугыш үзе дә бетте. Ниһаять, авылыбызның яшел хәтфә үлән белән капланган урамнарына ачыдан да ачы күз яшьләренә олы шатлыгы да кереп буталган Җиңү көне килде. Хәтеремдә сакланып калган бу истәлекле көн, шулвакыттагы май аеның башка көннәре кебек, бик җылы һәм җилсез иде. Хәзерге май айларында гына бит ул кеше үтерә торган җилләр исә. Ә балачакның майлары башка иде – табигатькә, экологиягә хәзерге сыман зыян салып өлгермәгән иде әле комсыз, акылсыз адәм баласы.

Җиңү бәйрәме безнең өй каршында гына узасы икән – элекке мәчетнең сүтеп алынган урынында. Хәзергесе көндә дә анда, шөкер, мәчет торгызылган, таштан салып куелган мәчет. Әйткәнемчә, 1945 елның Җиңү көнен бәйрәм итүчеләр элеккеге мәчет урынына яңа такталардан төзеп куелган бик зур трибуна каршына җыелдылар. Күңел күтәренке, кайгы-хәсрәт дигән нәрсәләрне белмәгән чакларым. Әни әнә сугышка чаклы бүлеп бирелгән бодайның соңгы бөртекләрен тарттырып кайткан да зур төшләр пешергән. Аларны тотып урамга чыгып чаптым. Шул бәхетле көннән соң инде 1955 елга кадәр без андый ипи заты күрмәдек. Бәрәңгене кыргыч белән уабыз да шуның крахмалыннан табактан авызга кадәр сузылып килә торган ботка пешерәбез. Ә сыгылган түбеннән исә ипи дигән нәрсә салган булабыз. Ипигә тәмсез дип әйтергә ярамый, дисәләр дә, башка сүз таба алмыйм. Тәмсез генә дә түгел, ул бик тә тәмсез була иде. Кыскасы, ун ел шул бәрәңге ипие белән «сыйландык». Авылда бер көтүче Мостафа абыйлар гына оннан пешкән ипи ашадылар.

Шушы сугыш беткән елны мин мәктәпкә киттем. Ике классны бер китапсыз укып чыктым. Икенче класста укыганда укытучы Разия апа миңа бер шигырь ятлап килергә кушты. Мин, ятламыйм, дигәч, 7 генә класс бетереп укытучы булган Разыя апабыз, әй, сакау тәре, мин аны сиңа үзем дә бирмим, дип, гаҗәп педагогик вердикт чыгарды. Мин ул чакта «ш» авазын «с»лаштырып әйтә идем. Бик ятлар идең дә, китабын каян алырга?! Гаделлек өчен шуны да өстим, соңрак, китаплы булгач диюем, әдәбият дәресләрендә гел шигырь ятлап кына да «5»леләр алып бардым.

Бала җаны өчен бик күңелле бернәрсәне әйтми калдырганмын икән. Беренче класста укыганда, мәктәптә 1946 елны каршылап, Яңа ел — Чыршы бәйрәме үткәрделәр. Безнең якларда чыршы булмау сәбәпле, аның урынына нарат куясы иткәннәр иде. Ул хуш исле наратка ап-ак мамыклар асып, төрле-төрле кәгазь кисәкләре белән дә бизәп бетергәннәр. Авылга электр кермәү сәбәпле, чыршы-нарат торган залны керосин лампалары белән генә яктыртсалар да, хәтер түремдә моңардан да матуррак, моңардан да күңеллерәк чыршы бәйрәме булмады дигән уй саклана. Әллә, дим, ул бәйрәмне чын бәйрәм иткән нәрсә һәр укучыга йодрык хәтле (анысы, табигый, минем 7 яшьтәге йодрык кына инде) помадка өләшү булмады микән? Без бит өч бала: нәни абый, апам һәм мин бирелгән бүләкне, ялап та карамаган килеш, әнигә алып кайтып тапшырдык. Әни инде аны кеше башына бик әз-әзләп кенә бүлеп биреп, безне бик озак вакытлар бәхетле итте.

Сугыштан соң авылның Борахау башындагы хәзерге көндә мәктәп булган урынындагы бинага әсир немецларны урнаштырдылар. Алар, шунда төннәрен кайтып кунганнан соң, студабеккер дигән зур йөк машинасына утырып, каядыр эшкә китәләр иде. Киткәндә дә, кайтканда да авыз гармуны уйнап, «Ах майн либер, Аугустин» дигән җырны җырларлар иде. Беркөнне, кич тегеләр ашап-эчеп алгач булса кирәк, «мимеч»ләр карарга барасы иттем. Болар ишегалдына чыгып басканнар, кайсы шунда тәмәке тарта, кайсы уйланып кына тора, шунда арадан берсе, минем хәтеремә аеруча кереп калды. 35-40 яшьләрдәге какча, төз гәүдәле, бик пөхтә, сөйкемле генә немец, һич фашист дип тә уйламассың үзен, миңа бик озак сагышлы боек күзләре белән карап торды, аның күзләрендә миңа бернинди дошманлык юк, киресенчә, алар бик миһербанлы, кызгану белән тулы иде. Мөгаен өс-башымдагы киемнәр дә, ябык-нәзек гәүдәм дә бик мескен булып күренгәндер. Аннары аның да бит Германиядә үз балалары калгандыр.

Әле шушы арада гына, Себернең кайсы каласы икәнен оныттым инде, кайбер тити башлар Германиягә барган бер мәктәп баласын Бундестагтагы чыгышында немец солдатларының бер гаебе дә юк, дип сөйләгәне өчен тинтерәткәннәр иде. Андый бушбугазларга ачуың килмәслекмени?!. Алар юлыннан барсаң, кая барып чыгарсың? Безнең солдатларга да гаеп өсте гаеп тагарга була. Ә чынлыкта, әнә шул искедән исерүче башак башларының үзләрен җәмәгать хөкеменә тартырга кирәк.

Тагын бер шушыңа охшаш вакыйганы искә алып үтим әле. Сугыштан соңгы чорлар инде бу. Таракан Вәли бабайлар янында, бүрәнәгә тезелешеп, ир-атлар утыра. Кем икәнен хәтерләмим хәзер, арадан берсе әсирлектәге чагын тәмләп сөйли башлады. И-и, рәхәт тә яшәп калдым соң мин анда, дип, сиптерепме-сиптерә: «Ну, егетләр, безнең фрауның әйбәтлекләре!» – дип тә май өстенә май өсти. Сугыштагы немец офицерының хатынына хезмәтче итеп куйган булсалар кирәк моны. Ул чакта әле фрау дигән сүзне мин үземчә генә аңлыйм. Мәйтәм, Фрау дигәне бу әсир хезмәтчене сыйлап, яхшы гына карап торган әйбәт хатынның исеме икән дип. Ә ул исә ханым дигән мәгънәне аңлаткан сүз икән. Моны мин ни өчен сөйлим, югыйсә НКВДның галәфи чалбар киеп, планшет таккан агентлары бик еш кына халыкның котын алырга дип килеп чыга иде. Тыңлаучыларның берсе моның сөйләгәннәре турында ым гына каксын, шундук тегене тотып алып кеше тиз әйләнеп кайта алмый торган яки бөтенләй кайтмас тарафларга алып китәрләр иде. Ләкин мондый хәл булмады. Димәк, безнең авылда стукачлар булмаган. Шуңа күрә авылым халкына олы хөрмәт саклыйм.

Мәктәп елларыннан тагын сугыш темасына кереп киткәнмен икән бит. Ә сүземне сугыштан соңгы еллардагы ачлы-туклы, такы-токы гына ашап торуларыбыз турында әйтермен дип башлаган идем. Сугыштан соң ун ел буе оннан пешергән икмәк күрмәдек шул. 1949 елда мине, әле нибары 11 яшь кенә иде, сигез чакрым ераклыктагы чиркәүле урыс авылына җибәрделәр. Ни өчен баштан узган вакыйганы сөйләп киткәндә чиркәүне искә төшереп башладыммы? Чөнки чиркәү өстендәге әллә каян күренеп торган дәһшәтле тәреләрне күргәч, котым ботыма төшеп киткән иде. Шулай итеп, кулыма акча тоттырып, елгалар, үрләр аша урман буеннан ничек адашмый гына бару юлларын өйрәтеп озатсалар да, хәтер капчыгыма салган киңәшләре тәмам онытылды. Нәкъ «Кәҗә белән сарык» әкиятендәге мәхлук җаннар кебек хис итә башладым үземне. 11 яшьлек ябык, нәзек малайны кырлар, урманнар аша, әле ул чакта сугыш барган җирдән качып килгән бүреләрне дә искә алсаң, шактый хәтәр юлга озатканнар икән. Ярый, шөкер, ничек тә барып җиттем. Өйдән өйгә кереп, сатлык он турында шактый сорашып йөргәннән соң, минем кулымдагы бар кебек акчага мәрхәмәтле җаннар бер пот он тутырып җибәрделәр. Ничек кайтып җиткәнмендер, белмим, әмма әниемнең минем өчен орден-медальләрдән дә кадерлерәк булган тагын бер «мулуҗис»ына лаек булдым. Ләкин көн дә оннан пешкән ипи ашый башлаячак көннәребезгә кадәр әле тагы алты ел көтәсе бар иде.

Минем Казан каласын бик тә күрәсем килә иде. Шул турыда әйтсәм, әни мине: «Синең, улым, бер яшьлек чагыңда ук Казанда булганың бар инде», – дип юата иде. Бу сүзләр, нишләптер, чыннан да миңа юаныч булды. Ниһаять, дәү абыем 1949 елны Казанга алып барды. Казанда бераз йөргәч: «Йә, ничек, Казан ошадымы? – дип сорады. Яраткан абыемның кәефен җибәрмәс өчен: «Әйе», – дип ялганладым. Чөнки Казан каласы дигән башкала күңелемдә йөрткән әкияти кала булып чыкмады.

 

Равил Шәрәфи

Безнең мирас. — 2018. — №6. — 88-91 б.

Дәвамы бар 

Комментарий язарга