Журнал «Безнең мирас»

Айдар Шәйхин: Уңай сәяси шартлар булганда, татар телен үстереп була

Фәнне татар телендә популяштыручы “Гыйлем.tatar” порталы редакторы, инглиз язучысы Джоан Роулингның Гарри Поттер турында романнарын татарчага тәрҗемә итүче Айдар Шәйхин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервью бирде.


  "Һарри Поттер ул балачактан калган әсәр. Инглиз теленнән русчага, русчадан татар теленә тәрҗемә итү - ул куян шулпасының шулпасы"


- Һарри Поттер турында китапны тәрҗәмә итәргә нәрсә этәрде? Тәрҗемә эше ничек бара?


- Мин балачактан Һарри Поттерны яратам, бөтен романнарым укып чыктым, кино да карадым, өстәмә мәгълүматларны да туплап, җыеп, карап барам, мин аның фанаты. Бу тәрҗемә итү идеясе җәй көне актуальләште. Җәй көне «Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала» китабын татар теленә тәрҗемә иттем. Бу Һарри Поттер турында романнар сериясендә сигезенче китап булып тора. Мин аны бер ай эчендә тәрҗемә иттем һәм интернетка урнаштырдым.


Кызыксынучылар булды, димәк, эшне дәвам итәргә кирәк. Команда табып эшкә керештек. Бу проектта катнашырга 7 кеше теләк белдерде. Алар барысы да сынау узып, безнең командага керде. Хәзер алар да Һарри Поттерны тәрҗемә итә.



-  "Һарри Поттер"ны тәрҗемә итү проекты иҗтимагый эш, димәк?


- Бу иҗтимагый эш. “Һарри Поттер”ның гиппогриф турындагы өченче китабын волонтерлар рус теленә берничә көн дәвамында тәрҗемә итә, бу аларның фанат булу билгесе.


- Татар теленә инглиз теленнән яисә русчадан тәрҗемә ителә?


- Инглиз теленнән русчага? русчадан татар теленә тәрҗемә итү - ул куян шулпасының шулпасы. Куян шулпасының шулпасын эчәсе килми. Һарри Поттерга килгәндә, монда тагын шундый үзенчәлек бар. Һарри Поттерның русчага тәрҗемәләре - бәхәсле тәрҗемә. Рус теленә тәрҗемәсен “Росмэн” һәм “Махаон” нәшрияте чыгарган. Мария Спивак тәрҗемәсе (“Махаон” нәшрияте) буенча бәхәсле сораулар бар, исемнәр үзгәртелеп тәрҗемә ителгәнгә дә бәхәс бара. Фанатлар кайсы тәрҗемә яхшырак дип бәхәсләшә. Хәзергесе яисә моннан 10 ел элек чыкканымы дип. Хәзерге тәрҗемәне бик күпләр яратмый. Шуңа инглизчәдән тәрҗемә итсәк? яхшырак булыр, татар теленең әдәби хәзинәсен, әдәби сандыгын инглиз теленең, инглиз авторларының әдәби гәүһәр ташлары баетабыз.


- Һарри Поттерны татарчага тәрҗемә итү кирәкме?


- Татарча тәрҗемәсе кирәк. Балалар Һарри Поттер белән кызыксына. Һарри Поттерның культурасы яшәрә бара. Элек миннән берничә яшькә олырак булган буын Һарри-Поттерны чыккан вакытта укып барган. Мин соңрак таныштым. Хәзер миннән 10 елга кечерәк балалар китапны укый, алар рус телендәге тәрҗемә белән таныша, татарча укый ала торган балалар бар. Ни хәтле бездә укучылар саны бар, бу бәхәсле әйбер. Ләкин бу эшне яратам, мин бу эшне эшләргә тиеш.


“Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала”ны тәрҗемә иткәндә аның русчасы юк иде, русчасы  декабрьдә, ә татарчасы 1 сентябрьдә чыкты. 27 ноябрьдә интернетка куелды. Бу ирекле эш. Ирекле булгач, ихтыяри кеше үзенә якын эш белән шөгыльләнә. “Азатлык”та “тәрҗемәханә” рубрикасында мин Джордж Оруэлл , Рэй Брэдбери әсәрләреннән өзекләр тәрҗемә иттем. Ләкин Һарри Поттер ул минем өчен мөһим, чөнки балачактан калган әсәр.


"Минем максат - бөтен балаларга "Гарри Поттер"ны укыту түгел, ә татар әдәбиятына, бигрәк тә яшүсмерләр әдәбиятына яңа сулыш өрү"


 - Китап кибетләрендә балаларга татарча укырга китаплар бармы?


"Татарстан китап нәшрияты”ның китап кибетендә бәләкәй балалар өчен татар телендә китаплар һәрвакыт бар, ә яшүсмерләр өчен әсәрләр күп түгел.


Минем максат - бөтен балаларга "Гарри Поттер"ны укыту түгел, ә татар әдәбиятына, бигрәк тә яшүсмерләр әдәбиятына яңа сулыш өрү, шулай ук ул яшүсмерләрнең үзләренә дә әсәрләр язуга этәргеч ясау.


Киләчәктә Джордж Оруэлл, Рей Бредберри кебек ХХ гасырның популяр инглиз авторлары әсәрләрен тәрҗемә итеп, татар әдәбиятын баетырга ниятлим.


"Татар телендә терминнарның булмавы - глобаль проблема түгел"


- Сез “Гыйлем” фәнни-популяр ресурс редакторы, "Гыйлем"нең максаты нинди? 


- Гыйлем проектының ике глобаль максаты бар. Фәнне популяштыру (монда инглиз теле дә, рус теле, икътисад та), икенчесе - татар телендә популярлаштыру, татар телен үстерү. Безнең күпчелек материаллар тәрҗемәдә бирелә. Инглиз теленнән, русчадан фәнни-популяр материалларны тәрҗемә итәбез. Бу материаллар арасында текст та, видео язмалар, анимацион дәресләр, шулай ук комикслар, аудио язмалар бар. Татар телендә фәнни материал ясарга тырышабыз.


- "Гыйлем" фәнни-популяр ресурсs интернет челтәрендә pro һәм tatar домены белән чыга. tatar доменының өстенлекләре нинди?


- Әлеге доменны теркәү мөмкинлеге булгач, без аны теркәп куйдык. Бу татар дөньясының үз пропискасы, теркәү урыны. tatar домены безнең хыялыбыз иде.


Бу безгә нәрсә бирә? Безне ("Гыйлем"не) башка сайтлардан аерып тора. Дөрес, безнең ресурсның исеме татар телендә булгач та аерылып торабыз. Татар доменының өстенлекләре бар дип әйтә алмыйм. "Гыйлем" проектының tatar домены белән һәм pro арасында аермасы юк.


Сайлау алды кампаниясендщ tatar доменын оешмалар, шәхесләр кулланды. Күп кенә очракта бу татар белән түгел, ә Татарстан белән бәйле булуны күрсәтте. tatar безнең бренд булып калды. Күпләп tatar доменына күчү булмады. Ләкин хәзерге вакытта яшьләр эшли торган күпчелек яңа проектларны tatar домены белән терки.


- Фәнни материаллар әзерләгәндә терминнарга кытлык юкмы?


Татар телендә терминнарның булмавы - глобаль проблема түгел. Телгә термин калька рәвешендә күчәргә мөмкин.


Бүген фәннең төп теле - инглиз теле. Бик күп фән терминнарны инглиз теленнән алына. Терминнарның күбесенең русчасы юк, әмма шуңа карамастан рус телендә бик күп фәнни материаллар чыга. Руслар бу проблеманы хәл итә.


"Традиция", "процесс" сүзләре татар теле өчен табигый сүзләр, ләкин алар башка телдән кергән. "Мәктәп", "китап" - шулай ук татар сүзләре түгел, алар гарәп теленнән кергән, ләкин без аларны алыштырмыйбыз, чит телдән кергән терминнардан баш тарта алмыйбыз. Шул ук вакытта без терминнарны үзебез ясый алабыз. Сүзнең татар теленә тәрҗемә итеп бирелүе аңлаешлы итә ала икән, без ул ысулны куллана алабыз.


Татарча терминнар юк, дип, татар телендә математиканы, физиканы укытудан, шул фәннәр буенча материал язудан баш тарткан кеше - ул ялкау кеше. Безнең галимнәребез татар телендә математика, физика буенча укытканнар, югары уку йортлары өчен дәреслекләр чыгарганнар. Бу мирастан баш тарту ул бик зур хата булыр иде. "Гыйлем" проектының үрнәк шәхесләре бар, иң беренче чиратта ул - Каюм Насыйри. К.Насыйри "Әбүгалисәнә"не дә язган, календарь дә чыгарган, төрле фәнни язмалары бар. Ул бит терминнарны тапкан. Бүген дә бу эшне эшләп була, проблема юк.

"Термин.гыйлем.про" проектында татар терминнары тупланачак"


Хәзер терминнар ясау процессы матбугатта, беренче чиратта, интернет матбугатта бара. Безнең өлкән галимнәребез бу процесска җитешә алмый, миңа калса. Безнең алдагы проектыбыз - "Термин.гыйлем.про" сайтын ачу. “Термин.гыйлем.про”да татар телендә терминология сүзлеген төзәячәкбез. Төрле фәннәрдән терминнар сүзлекләре бар, ләкин аларның тиражлары аз, аларны табып булмый. Шул базаны кулланып, без аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәрбез. Алга таба өстәп барырга да мөмкин булачак.


- Татар теленең киләчәге бармы? 


Татар халкының филология факультетлары, мәктәпләре татар телендә белем бирүче төзелеш университеты бар, база бар. Киләчәктә уңай сәяси шартлар булганда үстерә алабыз. Фәлән елда чыккан сүзлекләрне, материалларны, журналларны җыеп куйыйк, интернетка урнаштырыйк, без аларны вакыт җиткәч кулланырбыз. “Гыйлем” проекты белән халык кызыксына, безнең материалларны укыйлар, әлбәттә, бу бик кечкенә саннар, ләкин алар кереп укыйлар, хәтта комментарийлар калдыра, бәхәсләшә. Димәк, кешеләргә кызык. Димәк киләчәк тә бар.


"Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуы – фаҗига"


- Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуына сезнең карашыгыз?


Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуы – фаҗига. Имтиханнарны рус телендә тапшырганга күрә, бөтен балалар рус телендә укырга тели. Кешеләр җиңел юлны сайлый. Мин дә имтиханнарны русча бирдем. Рус телендә укытырга теләгән ата-аналарны, мәктәп директорын да аңларга мөмкин. Аларга яхшы күрсәткечләр кирәк.


Башка проблема бар: без кайбер сүзләрне русча, кайберләрен татарча беләбез. Русча-татарча сөйләшкәнгә, “Тапшырылмаган хатлар” фильмы буенча да бәхәс булды. Чыннан да, безнең телебез катнаш телгә әйләнде. Киләчәктә безнең телебез рус теленең диалектына әйләнергә мөмкин. “Может быть мин иртәгә барырмын”, дип сөйләшү безнең өчен гадәти күренеш. Безнең башыбыз хәзер ни татарча, ни русча дөрес фикерләми. Нәтиҗәдә, без дәүләт имтиханнарын татарча да, русча да эшли алмыйбыз. Шуңа мин русча белем бирергә теләгән укытучыларны, ата-аналарны аңлыйм. Бу проблеманы сәясәтчеләр Дәүләт Думасында хәл итәргә мөмкин. Ләкин аннары тагын проблема туа. Имтихан биремнәре Мәскәүдә нәшер ителеп, аны тәрҗемәгә Казанга җибәрелеп, имтихан биремнәрен күчереп алу мөмкинлеге булачак. Төгәл бер чылбыр өзеләчәк.


"Татар-информ"

Теги: Рәмис Латыйпов

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру