Журнал «Безнең мирас»

"Авыр туфрагың җиңел булсын"

Мәгълүм ки, халыкка дача өчен җирнең юньлесен бирми хөкүмәт. Йә ул элеккеге карьер булыр, яки сазлык. Яисә чокыр-чакыр. Андый җирне алдыңмы инде, гомер буе туфрак ташып чиләнәсең.


Әнә, язучыларның «Весна» дип аталган дачалар җиреннән элек кирпеч заводы өчен сары балчык чыгарганнар. Хәзер инде, киресенчә, шундагы үз җиренә һәркем үзе булдыра алганча балчык-туфрак ташый.


Хәкимҗан Халиков урман туфрагын зур биштәргә тутырып, аркасына асып ташый.


Беркөнне аңа каршы Габделхәй Сабитов очрый.


– Авыр туфрагың җиңел булсын, Хәкимҗан дус! – дип «куәт бирә» ул.


Хәкимҗан маңгаендагы борчак-борчак тирне учы белән сөртә:


– Сүзең хак, кордаш. Эшләр болай барса, мондагы күп язучыга синеңчә сәлам бирергә туры килмәгәе...



Шамил Маннап


Безнең мирас. - 2021. - №6. - 113 б.


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру