Сәгыйть Сүнчәләй. Авыл тормышыннан

Һәр ел саен, ничек яшь егетләрнең набор вакытлары якынлаша, кирәк зур, кирәк кечкенә булсын, һәрбер башкорт авылында көн-төн урам тулы исерекләр бертуктамый җырлыйлар, исерек гармун тавышлары ишетелә башлый.

Сентябрь башларында ук авыл урамнарында рекрутлар рамазан айларында да кычкырынып йөри башлыйлар.

Шушы рекрут егетләр арасында, туганнан бирле егерме ел гомер үткәреп, аракы дигән нәрсәнең исен дә иснәмәгәннәре, яшьтән үк ата-анасына итагать белән һич ялкауланмыйча эшләп һәм авыл арасында да яхшы исем алып торганнары да күп була. Ничек шушы набор вакытлары якынлый башлый, шул егетләр дә, башкаларына ияреп: «Китәбез… Бәрәнски каласына китәбез кый. Нимә, гомер ике киләмени?..» — диеп сөйләнәләр дә: «Әйдә, мисек, төне-көне эчеп-азып, тузып йөрергә», — диләр.

Рекрутларның фәкыйрь ата-анасы да: «Углыбыз көймәсен берүк, яшь кеше… Патшага хезмәткә китә кый. Әйдә, күңелен ачсын…» — диеп, балаларына актык тиеннәренә чаклы ни бар акчаларын, зур көчләре белән табылган тәңкәләрен биреп бетерәләр, угылларына бир генә — барын да эчкегә бурычы.

Башка чарасыз бер сөаль килеп төште: ничек кенә бу яшь егетләрнең шушы кимчелекләрен бетерергә тырышу кирәк?
Ул вакытларда солдат кеше үзенең ата-анасыннан, туганнарыннан, туган вә үскән йортыннан, авыл тормышыннан һәм дуст-ишләреннән бик озак вакыт — хисапсыз еллар буе аерылып торыр да, һичбер эшкә яраксызланып, картаеп, кулсыз-аяксыз кеше кебек изелеп кайта торган булган. Ул вакытлар моннан 60-70 еллап элек һәм ул вакытның солдатлары да «николаевский» диеп мәшһүрләр, ди. (Беренче Николай падишаһ заманында.)

Һәм ул вакытларда рекрутны ата-анасы һәм туганнары хезмәткә озатканда, мәңгегә озаткан шикелле озата булганнар һәм, киләчәктә ниләр туачаган да белә алмаган кеби, аның хезмәттән сау-сәламәт кайтуына да ышана алмый булганнар. Ул вакытларда рекрут көн саен бәйрәм ясап эчкән дә эчкән; изелгәнче эчкән. Ул, үзенең туган авылына кире кайтмаска билгеләнгән кеше шикелле, «үкенечкә калмасын, ичмасам» диеп, кайгысын да эчкән.

Ә хәзер нәрсә? Хәзерге заманда Русиядә солдатлык мөтдәте дә элеккегә караганда аз һәм хезмәте дә җиңел. Хәзерендә хезмәт тә әүвәлге кеби 20 елга, 25 еллап түгел, бәләкәй ике-өч ел гына. Аннан башка һәрбер солдат бер айга авылына кайтырга да ихтыярлыдыр. Тагы да гаскәри тормышында бундан алтмыш еллар электә булган кеби авырлыклар, катылыклар юк. Бер уйлаганда, хәзердә дә өч ел буе казарманың каты (строгий) тәрбиясендә торуы да җиңел түгел. Шулай исә дә айнык һәм гакылы башында булган рекрутның хезмәткә килгәндә тө-не-көне эчүдән башы томанланып килүчеләргә караганда яңа тормышка күзен ачыбрак караучан һәм бар нәрсәгә дә тиз ияләшүчән булалар.

Авылда чакта бер тиененә хәтле эчкегә генә беткән акчалы солдатка бак: кирәк — «тү-тү».

Шуннан соң гына егетеңнең исенә килеп: «Берүк исәр булдым соң, мәгәр, эчеп акчаны җуйдым икән», — диеп үкенү төшә дә, кич була. Газеталарда языла торган яшь солдатларның юлда барганда йә хезмәткә керешкәч, берәр килешмәгән кыланышларына, зурларга каршылыклары бары да эчке аркасында була һәм бу килешмәгән эшләре авыр, каты җәзага гына сәбәпче булалар.

Дөрест, безнең татар солдатлары торышында инде начар вә күңелсез гыйбарәләр күп ишетелми дә, шулай да булса, юк түгел.

Бу ел киткән солдатлар, аналарына хат язганда, тик алдалап кына, төрле хәйләләр белән акча соратып язалар. «Тиз сугыш була, сугышка китәргә әзерләнәбез. Берүк тиз генә акча җибәрә күрең», — диеп, бо-лай да кулсыз калгач, ялкау татарны — аталарын йөдәтеп бетерәләр…

Көн саен диярлек өйгә солдат хаты укырга килеп йөриләр. Хатларның күбесендә төрле хәйләләр, бигрәк тә сугыш хәйләсе белән, ата-анасын алдалап, акча соратып язган булалар. Аталары да: «Мулла, уг-лыбыз берүк эчте дә соң… Сыерыбызны саттык иде. Егерме сумлап акча бетерде. Суга да салды инде. Нимә капемә кирәк, яшь кеше шул, ә, нимә, чыннан да сугыш буласы, диләрме? Берүк, мулла, акчасы жәл түгел. Малай аяу, әләк булмасын»,— дияләр дә кулларын селтиләр. Бу-лыста өенә барсаң, очраган берсе, газеталарда ниләр барлыгын сорап, сугыш хәбәрләре турысында сөальләр биреп, йөдәтеп бетерәләр.

Солдатны күрдегез, нишли? Монда эчеп, акчаны бетереп китә дә, хезмәткә баргач тагы да кирәк буладыр, һәм, ерак тормаганга, һич оялмый сората булыр.

Әгәр шул малайлар-егетләр, куелган көздә артык акчаларын юк-барга борчып, әрәм итеп бетермичә, хезмәткә барганда кесәләре буш булмый, гакыл белән бирсәләр, исерек баш һәм буш кесә белән барудан артык булмасмы иде икән?

Безнең башкортта ата-аналар күп вакытта угылларын солдатка куяр елны аңа җитәрлек иттереп акча билгеләп куялар. Электән хәзерлиләр. Алар үзләренең угылларының ике-өч елдан шулай ук сәламәт һәм таза, бәлки, ачылыбрак, кеше күребрәк кайтачагын уйламыйлар да. Туганнан егерме яшенә чаклы һич тә эчми йөргән угылларының рекрутлык елында гына эчкегә вә аның белән бергә төрле усаллыкларга бирелүендә ата-ана гаепле түгелме? Шул ата-ана төрле як белән угылларының җыен гөнаһ эшләргә тыгылуына төрле ярдәмнәр биреп тә казарма тормышына җибәрәләр. Безнең татарның эчкегә салынуы да шушы вакыттан башлана һәм гаскәри хезмәттә дә шуннан тыела алмый. Менә тотына шуннан соң әтинең кесәсен капшатырга, ялганлап акча соратырга.

Кем аны болай иткән? Кем монда гаепле? Күп вакытта начар ата-ана гаепле. Ник алар үзләренең угылларын үз куллары белән түбән эшләргә, азгынлыкка ташлап, яшь йөрәкне алгөл [алкоголик] ясап, солдатлыкка бирәләр?

Шуңа күрә минем дә тавыш бирәсем килә, кычкырасым килә. Ничек дип? «Җитәр инде, угылларыгызны үз кулларыгыз белән хаталыкка төшермәгез, җитәр, аларның ул юлларны тотулары гомерләре буе зарар гына китерер. Үзләренә дә зарар, балаларына да зарар китерер. Үзләренең тормышларына зур начар әсәр (эз) бирер. Җитәр! Аллаһы Тәгалә кушмаганнан тыелыгыз, аның сүзен тыңлагыз!» — диеп кычкырасым килә.

Шушы яшь рекрутлар, солдатка китәр елда ата-аналарның бушлыгы, аңламавы сәбәпле, төрле начарлыкларны булдырырлар. Безнең үз авылыбызда менә өч ел буе эчке аркасында яшь егетләр арасында үтереш-сугышлар кебек эшләр булды.

Әүвәлге елны кыз-хатынны көнләшү буенча… (Безнең татар егетләренең кызлар белән азып йөри торган еллары да шул куелган елда була, җыен бозыклык шул көздә була.) Икенче елда… тагы шулай. Анда бик шәп сугышулар, кыйнашулар булды. Ә үткән елның көзендә исә исереп, урманга куянга, охотага чыгып үтерүләр булды. Бар да исереклек аркасында, эчке-аракы аркасында. Безнең шәригатебездә исерткеч эчү хәрам кылынган! Бар гыйбадәтләрнең дә сере булган кебек, бар гөнаһ эшләрнең дә үзенә бер «сере» бардыр.

Адәм баласының тәненә, җанына һәм дә тормышына зарар китерә торган нәрсәләрдән иң зурысы аракы булса, ул да ислам динендә хәрам-нардандыр.

Минем теләгем шул: бу язган юлларым караңгы авылларда яшәүче туганнарга, бала ата-анасы булган карт кешеләргә, бигрәк тә солдат хезмәтенә китәргә хәзерләнүче үземнең яшьтәш һәм дустларыма ишетелсен иде. һәммәсе дә ишетсен иде.

Ул кешеләр минем сүзләремнән дөньяда үзләренең якын карен-дәшләренә, балаларына, балаларының балаларына, туганнарына, дуст-ишләренә азгынлыкны өйрәтү белән аларның тормышларын пычратырга ярамаганын аңласыннар иде.
Татар, башкорт эчәргә өйрәнә, тартырга өйрәнә…
Кайтып тормыш сөрә башлый. Балалар үстерә башлый. Ата исерек баш булса, угылы тагы ни булсын? Менә шул көе китә дә нәселлек (наследственность). Исерткеч гомумән зарарлы нәрсә булса да, балалыктан яңа гына чыгып, дөньяда үзенә аерым тормышка керергә дип торган яшь егетләргә зарары әллә ничә өлеш артыграктыр.

Хезмәттәге бәгъзе бер солдат әйтә: «Кирәк бит ата-анаңнан аерылып тору кайгысын ни белән булса да майларга. Эч пошканда, чарасыз күңел ачасың», — ди. Юк, эчкегә ягълу — күңел ачу түгел. Кешене җанлы, аңлы итәрлек һәм тормыш белән тартышуны, эшне яраттырырлык, үзенә файда гына китерерлек булган күңел ачуны гына күңел ачу, русча «развлечение» диләр.

Исереклеккә дучар булу, аракы колы булу күңел ачу түгел.

Аракы колының тән куәте дә, җан куәте дә, баш куәте дә иң түбән дәрәҗәгә төшә, кайгысы да күп була, табигате дә караңгы була. Үзе мәңге авыру. Шуңа күрә безнең ислам диненчә, исерткеч — хәрам, бар явызлыкның атасы. Русларның олугъ мөхәррирләреннән Лев Толстой да «аракы — иң куркыныч агу» ди.

Аракы ул — адәм баласының тормышында иң олуг алдакчы нәрсә. Ул кешене җыен усаллыкларга, бар гөнаһ эшләргә, кыскасы, бөтенләй һәлаклеккә тартучы бер афәттер.

Ә гаскәр хезмәтенә куелучы солдатның аек һәм сәламәт булуы, ике-өч ел хезмәттән соң үзенең туган авылына электәге кеби эшне яра-тучан, тырыш һәм сау көе кайтып, рәхәт гомер сөрә башлавы өчен кирәктер.

Комментарий язарга