Авыл тарихы – милләт тарихы!

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү инс­титуты галимнәре, Бөтендөнья Татар конгрессы белгечләре белән килешеп, татар авыллары, бистә һәм шәһәрләре тарихын язарга карар кылды. 2015 елның октябрь аенда Россиякүләм, 2016 елның февраль аенда Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең корылтае уздырылды. Конгресс карамагындагы иҗтимагый оешма – Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең җәмгыяте төзелде (рәисе – Камил Әбләзев) һәм Республикакүләм төбәкне өйрәнүчеләрнең шурасы сайланды (рәисе – Альберт Борһанов). Хәзерге вакытта җирле, район оешмаларын төзү эше бара, көзен исә төбәкчеләрнең икенче Россиякүләм корылтае узачак. Шулар нигезендә, төбәк тарихын язу эшен җайга салу өчен, дәүләтнең махсус программасын булдыру, финанслау мәсьәләсен дә хәл итү уйланыла. Авыл, бистә һәм калалар тарихы турындагы китап 5 том булыр, дип фаразлана.

img_7291

Шул уңайдан редакциябездә Ш.Мәрҗани исемендәге Та­рих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, БТКның этнологик мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Болгар-татар цивилизациясе үзәге җитәкчесе, «Безнең мирас» журналының редколлегия әгъзасы, археолог Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры Рәмзи Вәлиев, «Татарстан» радиосының шеф-мөхәррире, журналист, төбәкне өйрәнүче Нәсим Акмал, ТР Милли музееның фәнни хезмәткәре Флюра Дәминова, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү бүлеге фәнни хезмәткәре Рөстәм Әминов, Теләче районы Баландыш авылы мәктәбенең директоры, тарих укытучысы Йосыф Хуҗин, Саба районы Юлбат авылы мәктәбенең тарих укытучысы Илдар Сафин, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары Марат Закир, тарих һәм текстология бүлеге мөхәррире Ленар Гобәйдуллин катнашында «түгәрәк өстәл» оештырылды.

Марат Закир:
– Моннан егерме еллар чамасы элек чыккан «Мирас»та бик әйбәт бер сәхифә бар. «Татар авыллары тарихы» дип атала ул. Күренекле әдип, журналист һәм галимнәребез үзләренең туган авыллары тарихын, кешеләрен, нәсел-нәсәп шәҗәрәләрен бәян кылганнар. Оренбургтагы Габдрахман авылы турында Мөсәгыйть ага Хәбибуллин, Балтачтагы Карадуганны Рәфыйкъ ага Шәрәфиев, Нурлаттагы Кычытканлыны Тәлгать ага Галиуллин, Биектаудагы Ашытны Фирдәвес апа Гарипова язган. Бу күркәм гамәлне «Безнең мирас» та яңартып җибәрде. Нәсим Акмалның туган авылы Катыш-Каран, Нәкыйп Каштанның Кыр Бикшиге турындагы әтрафлы язмалары дөнья күрде. Менә шулай, авылларыбызны берәмтекләп барлый-барлый, татар тарихын да тулыландырабыз түгелме?

Дамир Исхаков:
– Әйе, милли тарихтан башка төбәк тарихы да бар. Татар тарихы җиде томлы булса да, анда күп нәрсә язылып бетмәде, бу мөмкин дә түгел. Шуңа күрә төбәк тарихын белергә, аның белән милли тарихны баетырга, өстәмәләр кертергә була. Архив, китапханәләрдә сакланмаган күп мәгълүмат халык хәтерендә бар. Мин, этнограф буларак, үз гомеремдә 550гә якын татар авылында булдым, күп картлар белән сөйләштем. Чынлыкта, халык бик күп нәрсәне белә. Кызганыч, без аны үз вакытында җыйнап-туплап бетерә алмадык, әмма мәгълүмат буыннан-буынга күчә.

Бүген дөньяда 4300ләп татар авылы бар. Юкка чыкканнары да бик күп. Аларның да тарихын язарга кирәк. Тарихчылар белән төбәкне өйрәнүчеләр берләшсә генә, бу эшне ерып чыгып була. Милләттәшләребезнең 30%ы гына Татарстанда, ә калганы респуб­ликабыздан читтә яши. Төбәкне өйрәнүчеләрнең җирле оешмалары татарлар күпләп урнашкан һәр районда һәм эре шәһәрдә дә булырга тиеш. Шәһәр, андагы бистәләр халкы тарихы да төбәкчелекнең аерылгысыз бер өлеше. Мәскәүне генә алыйк. Күпләр, биредәге татар тарихы ХIX гасырдан башлана, ди. Ә үткәнгә күз салсак, Алтын Урда, аннан соңгы дәверләрдә дә биредә милләттәшләребезнең саны ишле булган. Авыллар, бистә-калалар тарихын язып чыксак, татарның Россиядәге урыны бик ачык күренәчәк.

Альберт Борһанов:
– 1994 елда Татарстанга кайту белән, авыллар тарихын ныклап тикшерергә кирәк, дигән фикергә килдем. Минем коллегаларым – археологларның кү­­бесе авылда эш­ләми, нигездә шәһәр­ләрне казу белән генә шөгыль­ләнә. Дөрес, Николай Калинин, Альфред Халиков, Ра­вил Фәхретдинов эшләгән чорда авыллардагы археологик, эпиграфик истәлекләрне өйрәнү буенча махсус программа бар иде, китаплар да күп басылып чыкты. Ләкин аларның материаллары искерде, кайбер хата-төгәлсезлекләре дә ачыкланды. Эшне Казан артыннан башлап җибәрдем…

Дамир Исхаков:
– Шунысын да әйтергә кирәк: Казан артындагы беренче фәнни-гамәли конференция 1998 елда Биектау районы хакимияте башлыгы, хәзерге Татарс­тан Респуб­ликасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән оештырылды.

Альберт Борһанов:
– Конференция «Казан арты: тарих һәм мәдәният проблемалары» дип аталган иде. Заманында бу юнәлештә өч китап та чыгарырга өлгердек. Шуннан соң Тау ягы, республикабызның көнчыгыш районнары җентекләп тикшерелде, ә соңрак Киров һәм Оренбург өлкәләре, Чуашия Республикасы аз-маз өйрәнелде.
Казан шәһәренең 1000 еллык юбилеена әзерләнгән елларда нигездә Казан Кремле өйрәнелде. Ә бит «Казан» милли-мәдәни үзәге янындагы Иске шәһәрлек, Елан Тау, Архиерей дачалары – Кабан, Боровое Матюшино шәһәрлекләре дә бар. Хәтта Иске Казан да тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп бетмәде… Әлеге олуг юбилейны үткәрү алдыннан кайбер галимнәр махсус бу шәһәрлекләрне күрмәскә, аларга игътибар итмәскә тырышты. Аңа өлгерә дә алмадылар, чөнки катлаулы проблемалар килеп чыгарга мөмкин, ә Казанның меңьеллыгын тизрәк үткәрергә кирәк иде.

Ни өчен бу мәсьәләне күтәрәм? Татарстанга яңа килгән митрополит Феофан республикабыздагы элекке чиркәү биналарын тергезеп, аны дин әһелләренә кайтару эшен дәвам итә, хәтта ныклап тотынды. 1997 елда Кабан шәһәрлегендә казу эшләрен оештырдык. Һәммәгезгә мәгълүм, анда Әби патша заманында төзелгән чиркәү бар. Совет чорында аның бинасына авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү инс­титуты урнаштырылды. Без күптән түгел генә Кабан шәһәрлегенә барып, анда чиркәүне яңадан торгызырга җыенуларын күреп кайттык.

Елан тау шәһәрлеген заманында татар археологлары тикшерә алмый калды. Дөрес, бер-ике галим барып, анда татар материалы юк, дигән нәтиҗәгә килде. Шуның белән Елан тау татар археологиясеннән, тарихыннан төшеп калды.

Дамир Исхаков:
– Ә чынбарлыкта Елан тау турында татар халык риваятьләрендә шактый кызыклы мәгълүматлар бар. Халык Иске Казаннан күчкән вакытта әүвәл Елан тауга күчеп торган, ә аннары гына бирегә, хәзерге башкалабызга килгән. Әгәр дә халык телендә гасырдан-гасырга ниндидер мәгълүмат сакланган икән, ул, әлбәттә, археологик җәһәттән һәм башка тарихи чыганаклар белән дә җентекләп тикшерелергә тиеш.

Альберт Борһанов:
– Безнең дәүләт кануни нигездә чиркәүдән аерылган, ә чиркәү – дәүләттән. Әгәр дә чиркәү Кабан шәһәрлеген үзенә яңадан ала икән, Елан тау кебек вазгыять кабатланачак, әлеге тарихи үзәк милләттәшләребез кулыннан китәчәк һәм анда бер генә археолог та көрәк тотып казу эшләрен башкара алмаячак. 1997 елгы казу эшләре вакытында без анда 1360 елда җирләнгән аксөякнең каберен таптык. ХIV гасырда яшәгән Борак хан исеме сугылган акча да килеп чыкты. Алтын Урданың керамика калдыклары һәм башка табышлар да булды. Мәрҗани язуынча, андагы каберлектә 1281 елгы таш та сакланган. Воскресенский соборы төзелгән вакытта (XVIII гасырда) аның нигезенә гарәби язулы татар кабер ташлары салынган, хәзер алар штукатур белән капланган. Парк урынында урта гасырлардагы татар зираты булып, кабер ташлары да сакланган иде. Бу ядкярләр «Казан» милли-мәдәни үзәгенә алынды. Әлеге җирләр чиркәүгә кайтарыла калса, әлбәттә, татар тарихы читтә калачак.
Без бу җирне музей-тыюлыкка әйләндерергә тиешбез. Әгәр дә христианнар үзләренең татар кабер ташларыннан салынган гыйбадәтханәләрен күтәрәләр икән, аның янәшәсендә мәчет тә төзергә кирәк. Толерантлык кебек матур сүзләр шушы эштә дә чагылыш табарга тиеш. Миңа Николай атакай болай дип сөйләде: «Менә, тарихи дөреслекне торгызырга кирәк!» Мин аңа: «Әгәр дә тарихи дөреслекне торгызырга телибез икән, эшне Болгар, Алтын Урда катламын торгызудан башларга кирәк. Без рус-чиркәү компонентын инкяр итмибез, бу – төрки-славян ядкяре», – дидем.

Авылларны өйрәнгәндә археология, эпиграфика чыганаклары искиткеч мөһим роль уйный. 2009 елгы «Татарстан археологик ядкярләренең тупланмасы» дигән китапта төгәлсезлекләр шактый. Мин килгәнче, 1999 елда Кукмара районында ике археологик һәйкәл бар иде. Хәзер аларның саны 36га җитте. Ел саен бер районга археологик разведка оештырсаң гына да (монда әле казу эшләре турында сүз бармый), музейларда булсак, халык белән аралашсак, күп нәрсәләр ачыклана. Кукмара районында оештырылган конференция вакытында гына да шактый кеше килеп: «Биредә шундый нәрсә бар, тегендә шул табылды», – дип безгә хәбәр итте.
Теләченең үзәгенә килеп керсәгез, аңа 1650 елда нигез салынган, дип язылган истәлек билгесен күрәсез. Ләкин Теләченең үзендә, Олы Нырсы, Иске Җөридәге археологик, эпиграфик ядкярләр әлеге авылларга 1320 елларда, Алтын Урда дәверендә, ә бәлки аңа кадәр үк нигез салынганын дәлилли. Шуңа күрә казу, өйрәнү эшләрен дәвам итәргә кирәк.

Дамир Исхаков:
– Дөрес, археологлар төп игътибарны зур, башкала-шәһәрләрне өйрәнүгә бирә. Ә бит Казан ханлыгында гына да аерым кенәзлекләрнең үз башкаласы булган. Мәсәлән: Алат, Арча, Җөри, Чаллы… 1912 елда Сәет Вахиди Саба районының Мамалай авылында Сәхипгәрәй хан ярлыгы тапкан. Ярлык теләсә кайда табылмый, димәк, монда урта гасырларда зур феодаль үзәк булган. Шул ук Саба районындагы Аккүл-Бигәнәй авылы янында, риваятьләргә караганда, хан кызлары яшәгән, дигән мәгълүмат бар. Димәк, бу да үзенә күрә бер тарихи үзәк.

Татарстаннан читкә чыгып та эшләргә кирәк. «Түләк һәм Сусылу» дас­таны барыгызга да мәгълүм. Дастанда тасвирланган шәхес, атаклы Габдулла ханның бабалары яшәгән урын – Балкан тау. Ул Бәләбәйдән ерак түгел, Аслы күл янында. Халыктан ишетүемчә, анда элек кабер ташлары да булган, бәлки алар авып, җиргә күмелеп кенә ята торганнардыр. Бу – Алтын Урданың Болгар вилаятенә турыдан-туры бәйле урын. Шуңа күрә безгә аны да ныклап өйрәнергә кирәк.
Биләрдәге Изгеләр чишмәсе янына да күренекле шәхесләр җирләнгән. Алар исә Алтын Урданың исламлашуы белән нык бәйләнгән. Әйткәнемчә, халык хәтерендәге мәгълүмат – милли тарихыбыз өчен бәһасез хәзинә.

Йосыф Хуҗин:
– Без борынгы, тарихи төбәктә яшибез. Тарих белән кызыксынуым, әлбәттә, балачактан башлана. Авылыбызның китапханәчесе шагыйрь Әнәс Карида белем алуы белән горурлана иде. Ул безне – китапханәгә килгән үз укучыларын яңа кайткан китаплар белән даими кызыксындырып торды. Еш кына китап укучылар конференциясе оештырды. Әби-бабайларның сөйләгәннәреннән дә күпне тыңлап-ишетеп үстек. Исемем Йосыф булгач, әбиләр кич утырырга җыелалар иде дә, мине алларына утыртып, «Кыйссаи Йосыф»ны җырлап-көйләп укып җибәрәләр иде. 1970 елларда Фирдәвес апа Гарипова авыллар тарихын өйрәнеп йөрде. Без аңа да ияреп, елга, күл, авыл исемнәре тарихы белән кызыксынып киттек. Әгәр дә ул вакытта хәзерге акылым булса, ишеткән, күргән һәм белгәннәремне теркәп-язып барган булыр идем. Кызганыч, бу эшкә бик соң тотындык.
Тарих укытучысы буларак, балаларга әллә кайдагы Гарәп хәлифәлеге, Гуситлар хәрәкәте турында сөйлибез, үзебезнең төбәк тарихы читтә кала. Дөрес, балалар бераз кызыксына: «Абый, бу болай булган, бабай минем шулай сөйләде әле», – дип, күп кенә мәгълүматны туп­лап барабыз, әмма алар язма, археологик, тарихи чыганаклар белән җитди дәлилләнмәгән. Әлбәттә, киләчәктә дә бу эшне дәвам итеп, авылларда яшәүче өлкән кешеләр ярдәмендә борынгы мирасны саклап каласы иде. Кызганыч, мәктәп программасында тарих укытуны шактый кыстылар.

Марат Закир:
– Әле моннан егерме еллар элгәре, белүемчә, Кукмара мәктәпләрендә балаларга «Кукмара районы тарихы»н укыталар иде…

Дамир Исхаков:
– Россия кануннары буенча, безнең мәктәпләрдә Ватан тарихы укытылырга тиеш. Анда җирле тарихка бик аз урын бирелә. Һәр төбәк буенча аерым дәреслекләр булу зарур. Себер татарлары буенча югары уку йортлары һәм мәктәпләр өчен төбәкчелек рухында язылган дәреслекләр бастырып чыгардык. Шундый әсбапларны да булдыру – безнең әһәмиятле бурычларның берсе.

Йосыф Хуҗин:
– Тарих дәресләре өчкә бүленгән. Берсе – чит илләр тарихы, икенчесе – Ватан тарихы, өченче кисәк – ун сәгать – Татарстан тарихы. Бу вакытта балаларга нәрсә генә өйрәтәсең?!

Илдар Сафин:
– Моннан 3-4 ел элек ТР Мәгариф министрлыгы үзе ак­­ча биреп, район тари­­хы дәреслекләре тө­зетте. Без – Саба районының 6 укытучысы бу китапны тиз арада язып төгәлләдек. Дөрес, дәреслек китап буларак басылып чыкмады, аның электрон варианты файдаланыла. Чистай, Мамадыш, Балык Бистәсе кебек районнарда да шундый дәреслекләр төзелде. Ә Чистайда исә аерым предмет итеп укыту бәхетенә дә ирештеләр.

Альберт Борһанов:
– Районнардагы хакимият башлык­ларының аң-гыйлем дәрә­җәсе төрле. Зыялы җитәкчеләр үзләре үк экспедиция, фәнни-гамәли конференцияләр оештырырга, төбәк тарихы буенча китаплар чыгарырга ярдәм итә. Тиздән Теләче районы оешуга 25 ел булачак. Шул уңайдан, анда фәнни-тикшеренү эшләрен алып бару һәм китаплар чыгару нияте бар. Чөнки халык тарихка сусаган, алар галимнәрне көтә. 10-15 галим, җирле хакимият, җәмәгатьчелек, мәктәп укучылары, студентлар, музей хезмәткәрләре берләшеп гамәл кылсак кына безнең эш алга китәчәк.

Марат Закир:
– Соңгы вакытта бер кызыклы вә позитив яңалыкны күзәтеп киләм. Хәер, инде хәзер яңалык та түгел: яше-карты интернетта утыра һәм туган авылының, төбәгенең сайтын булдыра, тарихын, кызык­лы шәхесләрен ачыклап, кемдә нинди фоторәсемнәр бар – шуларны туплап, бөтен дөнья буйлап (!) авылдашларын барлый. Күркәм, мәгънәле күренеш!

Дамир Исхаков:
– Әйе, һәр авылның үз сайты булырга тиеш. Кемдә нинди мәгълүмат яки чыганак бар, шунда куя ала. Бер авыл турында бөтенләй дә уйламаган, читтәге бер кеше кулында материал булуы ихтимал. Кайчандыр аның ата-бабасы шул төбәктән күчеп киткән булырга мөмкин…

Һәрбер авылда, район үзәкләрендә музейлар бар. Иң әһәмиятлесе – анда матди хәзинә, археологик табылдык­лар саклана. Шуңа күрә безгә ул әйберләрне дә барларга һәм фәнни әйләнешкә кертергә кирәк. Мин хәзерге вакытта Казан шәһәренең 15 нче татар гимназиясендә музей төзү белән мәшгуль. Кызганыч, балалар үзләре яши торган җирлекнең, укый торган уку йортының тарихын белми. Алардан: «Бишбалтаның нәрсә икәнен беләсезме?» – дип сорыйм. Берәү дә әйтә алмый. Музейлар һәм андагы эшне оештыру белән дә төбәкчеләр шөгыльләнергә тиеш. Түгәрәк ярдәмендә эшләү, әлбәттә, иң уңайлы ысул. Һәрбер мәктәптә дә туган якны өйрәнү түгәрәген төзергә мөмкин. Моны бернинди канун да инкяр итми, бу, киресенчә, хуплана гына.

Илдар Сафин:
– Мин 33 ел буе тарих укытам. Әйе, түгәрәкләр, музейлар ярдәмендә күп эш башкарып була. Ләкин безнең мәктәп расписаниесендә «Саба районы тарихы» дигән махсус предмет булырга тиеш. Дөрес, РФ Мәгариф министрлыгы төбәк тарихы буенча региональ компонент дип дәрес сәгатьләре бирә. Бу вакытны БДИга әзерләнү максатыннан сарыф итәргә мәҗбүр булабыз. Түгәрәк һәм музейларга бөтен бала йөрми бит… Бишбалта тарихын белмиләр, дип әйтәсез. Әгәр дә мәктәптә район тарихы предмет буларак укытылса, балалар, һичшиксез, күп нәрсәне белер иде. Бу мәсьәлә хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Татарстаныбыз төзелүнең йөзьеллыгы алдыннан бу аеруча актуаль. Бер елда каралган ун сәгать дәрестә без Татарстан тарихын укытыйкмы, районныкы турында сөйликме? Үзебезнең авыл тарихы да бар бит әле…

Флюра Дәминова:
– Үземнең тәҗри­бәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: мәк­тәп музейларының әһә­мияте чиксез. 2000 елда Арча район хаки­мияте башлыгы урын­басары Ринат абый Фаз­лый­әхмә­тов Гө­берчәк авылында Мө­хәммәт Мәһдиев­нең музеен төзе­гәндә шактый күп материал белән ярдәм итте, эшнең башында да ул торды. Авылдагы мәктәпнең бер классы сирәк очрый торган экспонат белән тулган иде һәм без аларны мемориаль музей төзегәндә файдаландык. Шулай ук, экспедициягә чыгып, Мөхәммәт Мәһдиевнең әйбер­ләрен эзләп йөргән­дә безгә зираттан казып алынган китапларны да тапшырдылар. Шул ук елны Әтнә районының Комыр­гуҗа авылында да Шиһабетдин Мәрҗа­ни музеен ачтык.

Марат Закир:
– Сүз башымда әдипләребезнең туган авыллары хакында язуын әйткән идем. Хәер, монысы бер хәл. Хәзер бит кем иренми – шул авыл тарихын язарга алына. Чын галимнәр иләге аша үтсен иде аларның язмалары…

Дамир Исхаков:
– Әлбәттә, бу җәһәттән бер бү­лек булырга тиеш. Басылып чыгасы китапны бәяләмәсез Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгармый. Авыллар тарихын ничек язарга дигән методик кулланма да эшләнде. Чыганаклар табу – һәвәскәр тарихчылар­ны борчыган мәсьәлә. Аларның чит­тәге архивларга барырга, аннан до­кументларның күчерелмәләрен алыр­га мөмкинлеге юк. Шунлыктан, бу эшне дә үзәкләштермичә башкарып булмый…

Чынлыкта Татарстаннан, чит тө­бәк­ләрдәге авыллардан да кулъязмалар һәм башка кызыклы әйберләр табарга мөмкин. Әгәр дә шәһәрнең борынгы, бай гаиләләренә керәсез икән, аларда иске фоторәсемнәрнең шактый икәнлеген күрәсез. ХIХ гасыр азагы-ХХ йөз башы фоторәсемнәре – үзенә күрә кызык тарихи чыганак. Элек ничек киенгәннәр? Кыяфәтләре нинди? Байларча яшәү рәвеше ничек булган? Бу мәгълүматлар да төбәк тарихы буенча китапларны язганда гаять әһәмиятле. Без – этнографлар экспедиция вакытында андый фотоларны халыктан еш кына ялынып-ялварып ала идек. Хәзер институтыбызның коллекциясендә төрле төбәктән алып кайткан 500гә якын татар фотографиясе бар. Фәнни эшләр язганда аларны кулланырга мөмкин.

Халыкта яшерен материаллар да бар. Күптән түгел Себердә берничә шәех һәм сәетләрнең нәсел шәҗәрәсе табылды. Агач сапка уралган шәҗәрә Мөхәммәт пәйгамбәрдән (с.г.в.) башлана. Аны теләсә кемгә күрсәтмиләр. Әгәр дә халык арасында ышанычлы кеше түгелсең икән, аны күрмәячәксең, чөнки һәрбер шәҗәрәнең сакчысы бар.

Рәмзи Вәлиев:
– Без озак еллар үз авылыбызның үт­кәнен белмәдек. Ба­бай­ларыбыз тарихи документларны яшереп саклаган, без­гә бу турыда берни әйтмәделәр. Карашәм шәҗәрәсе дә – шундыйлардан. Аны табып, өйрәнгәне өчен без Марсель Әхмәтҗановка бө­тен авылыбыз белән рәхмәтле. Ш.Мө­хәммәдьяров Тау ягы халкының 1552 елгы сугышларда катнашмавы турында язып калдырды. Аның фикере соңрак басылып чыккан «Татарстан тарихы»нда кабатланды. Бу – ялган. Ә авылдан табылган шәҗәрәдә минем Габделкасыйм бабам, аның энесе Габделхалик бабаның иртән торып, намаз укып, сугышка китүе, ястүгә кире кайтулары турында язылган. Анда бит ике ир-ат кына түгел, ә бөтен авыл халкы күтәрелеп, төркем булып барган, дип уйларга кирәк. Бу аяусыз сугышны без белмәдек. Габделкасыйм бабабыз Ислам авылындагы изгеләр каберлегенә җирләнгән. Авыл халкы ел саен андагы чишмәне, каберлекне карап, чистартып тора, тирә-якка агач утырта. Кыскасы, авыл халкы үзе белән бик күп мәгълүматны, язма документларны яшереп саклаган, аны эзләргә, табарга гына кирәк.

Йосыф Хуҗин:
– Республикабызда мәктәпләрнең кыскартылуы-ябылуы сәбәпле, бушаган урынга авыл советы, балалар бакчасы, китапханә кереп урнаша. Мондый очракта элекке мәктәп бинасында музейларга урын табылмый. Шулай итеп музей бетерелә, андагы материаллар да юкка чыга…

Дамир Исхаков:
– Һичшиксез, мәктәп музейларында саклана торган тарихи ядкярләрнең хисабы булырга, алар сакланырга тиеш. Тарихи чыганакларны теләсә кая ташлап йөрергә ярамый, бу бит – безнең газиз мирасыбыз!

Альберт Борһанов:
– Әлбәттә, мондый проблема да бар. Мәктәпләрне кыскартып, андагы музей бүлмәсенә бөтенләй чит оешманы китереп тыгалар. Шул сәбәпле, шактый бай археологик табыш юкка чыга. Мөслим районы хакимияте башлыгы Рамил Муллинга, авыллардагы бар булмыш табылдыкларны район үзәгендәге төбәкне өйрәнү музеена туплагыз, исәпкә һәм контрольгә алыгыз, дип аңлаттым. Скиф кылычы кебек шактый бай, борынгы әйберләр саклана торган бу музей ташландык хәлдә иде. Нәтиҗә дә озак көттермәде: район үзәгендә затлы музей ачылды һәм Мөслимнең брендына әйләнде. Шул сәбәпле, район, авыл музейларындагы һәр әйберне хисапка алырга кирәк. Алар мәктәптә саклансын, әмма исәпкә алынсын, кызыксынган һәр кеше кайда, нәрсә бар икәнен белеп торсын. Мөслим һәм Минзәлә районнары чигендәге бер татар авылының мәктәп директоры пенсиягә чыккач, музейдагы бөтен әйберне үзе белән алып киткән һәм сатып бетергән. Кызганыч, мондый ямьсез күренешләр дә юк түгел.

Рөстәм Әминов:
– Совет хакимияте оешканнан соң, элекке Казан губернасының күп кенә авыллары Татарстаннан читтә калды. Хәзерге Чуаш Республикасының Козлов районында Әлмән, Кармыш (Янгилде) авыллары бар. Элек алар Казан губернасында булып, хәзерге Яшел Үзән районы авыллары халкы белән тыгыз элемтәдә яшәгән, чөнки үзара күрше, бер милләт, бер дин вәкилләре. Яңа административ-территориаль бүленештән соң, мондый татар авыллары галимнәребез игътибарыннан читтә калды. Андагы җирле хакимият түрәләре дә бу татар авыллары белән шөгыльләнергә теләми. Безнең төбәк белгечләре моңа да игътибар итсен иде.

Нәсим Акмал:
– Еш кына, аеруча мәктәпләрдә шуны ишетәсең: авыл исемен чуаштан, маридан яки мукшыдан ки­леп чыккан, дип әйтергә яраталар. Кайбыч районындагы Морза Бәрлебашы авылының исеме килеп чыгышын кызыксынып тикшерә башладым. Авыл халкы аңлатуынча, «берлинга» мукшы телендә колмак дигән сүз икән. Яр буенда колмак күп үскән дә, шул сәбәпле елга, соңрак авыл Бәрлебаш дип аталган, имеш. Эзләнә торгач, Украинада да Бәрлебаш авылы бар икәне ачыкланды. Украин сүзлегеннән белдем: «бәрле» – борынгы төрки телдә авыр кылыч дигәнне аңлата икән. Аңлашыла ки, заманында татар, өстен халык буларак, башка халыкларның теленә йогынты ясаган. Татар теле сүзләре күрше халык­ларга кереп, безнең көнгә кадәр сак­ланып калган. Безнең халык исә күп атамаларны гарәпнекенә алмаштырган яки Казан ягыннан әдәби тел нормалары үтеп кергән.
Чүпрәле районында Кәкерле авылы бар. Зариф Бәшири язуынча, мишәр белән чуаш һәрвакыт дус-тату, тел-лөгать алмашып яшәгән. Чуаш телендә «кәкер» сүзенең кычкыртып сигнал бирер өчен кулланыла торган быргы икәнлеге ачыкланды. Гомәр ага Саттаров, Тау ягындагы авыл исемнәре чуаштан кергән, дип яза. Чынбарлыкта бу исемнәрнең күбесе чуашның үзенә татардан кергән. Авыл тарихын язганда боларга да игътибар итсәк иде.

Марат Закир:
– Юкка чыккан авылларның да тарихын язарга кирәк, дип, Дамир әфәнде бик хак әйтә. Быелның февраль аенда Курган өлкәсендәге алты татар районына сәфәр кылырга туры килде: Әлмән, Сафакүл, Целинный, Шадрин, Шумиха һәм Шатров… Борынгы тарихлы авылларыбыз биредә хәттин ашкан булган. Иң аянычы шул – алар юкка чыга баралар…

Дамир Исхаков:
– Татарстандагы татар авыллары тарихын өйрәнгәндә, бер үк вакытта рус һәм башка авылларның да тарихын язарга кирәк, дигән карарга киленде. Чөнки республикабызда яшәгән урыс үзенең монда кайчан килеп урнашканын, кемнең җирле халык икәнен яхшы белергә тиеш. Бернинди пропаганда да алып барырга кирәкми, тарих языла калса, барысы да ачык күренәчәк.

Альберт Борһанов:
– Авыллар тарихын өйрәнү һәм сак­лау өчен җирле халык ниләр эшли ала соң? Беренчедән, табигать һәйкәлләрен өйрәнергә кирәк. Икенчедән, та­ри­­хи-мәдәни мирасны, археология ядкяр­ләрен барлау. Өченчедән, авыллардагы архитектура объектларын, фабрика, кибет, бай складларының биналарын, музейларны, андагы материалларны саклау әһәмиятле. Тарихи чыганакны гамәли яктан файдалану, фәнни-популяр китапларга, турис­тик маршрутка кертү, укыту-тәрбия эшләрендә куллану да актуаль.

Дамир Исхаков:
– Хезмәтләрне язганда татар авылларындагы элекке тормыш-көнкүрешне дә күрсәтергә кирәк. Андагы кайбер матур үрнәкләрне хәзерге яшәешебезгә кертеп җибәрү дә зур тәрбияви әһәмияткә ия. Яшьләр авыл Сабан туеның элек ничек булганын белми. Ә бит әлеге милли бәйрәмебезнең асыл рухы елдан-ел югала бара. Борынгылар нинди уеннар уйнаган? Аулак өйләр ничек узган?.. Боларның барысы турында да язарга кирәк. Тарихны бәян иткәндә шулар да истә тотылырга, авылдагы көндәлек тормыш та тасвирланырга тиеш.

«Түгәрәк өстәл» утырышы барышында яңгыраган чыгышларны, фикер-тәкъдимнәрне басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Комментарий язарга