Авыл саен Рәхимә (Мәзәкият)

Заманында шагыйрь Мәхмүт Хөсәен, язучы һәм нәфис сүз остасы Камил Кәримов һәм җырчы, композитор Риф Гатауллин Югары Ослан районында кичәләр уздырып йөри.

Мәхмүт абыйның халык игътибарын тиз генә яулап алуда үз алымы бар. Ул һәр авылда: «Сездә Рәхимә исемле хатын-кыз бармы? Булса, безнең кичәгә килсен. Мин аңа багышланган поэмамны укыйм…» – ди. Һәм укый да. Дөресрәге, яттан сөйли. Халык әле Мәхмүт абыйга, әле алгы рәттә утыручы Рәхимәгә карый. Соңыннан тамашачылар шаулатып кул чаба, ә Рәхимә, алсуланган йөзе белән балкып, Мәхмүт абыйны коча-коча, аңа рәхмәт әйтә.

Ләкин Яңа Болгар авылында әз генә аңлашылмаучылык килеп чыга. Анда да Мәхмүт абыйның соравына: «Бар бездә андый кызый. Иллә дә матур инде үзе!» – диләр. Шагыйрь бу кичәдә дә Рәхимәнең гүзәллеге, мәхәббәт ялкынында януы, тырыш хезмәте турындагы поэмасын ялкынланып сөйли. Үзе, залны күздән кичереп: «Бу чибәркәйләрнең кайсы Рәхимә икән соң, чукынмыш?» – дип уйлап алырга да өлгерә. Чыгышы тәмамлануга, сәхнәгә чәчәк бәйләме тоткан нәни генә кызчык йөгереп менә.

– Рәхмәт, Мәхмүт абый! Мин, зур үскәч, Сезнең шигырегездәге апа кебек булырмын, – ди.

– Синең исемең ничек соң? – дип сорый Мәхмүт Хөсәен.

– Рәхимә… Мин өченче сыйныфта укыйм… – ди кызый.

Бу юлы Мәхмүт абыйны башка авыллардагыга караганда да көчлерәк алкышлыйлар.

 

Шамил Маннапов

«Безнең мирас». — 2022. — №3. — 113 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга