«Күңелем иркәсе булган авыл кызлары»

1923, июнь

17сендә. Җыен гөрли. Урамда халык кайный. Атларга төялеп, гармуннар белән сиптереп үтәләр. Җәяүле төркемнәр дә уйнап-йөреп торалар. Хатын-кыз ыгызыгы килә. Алдагы ишек төбе мулла белән абыстайларны ала килгәннәр белән буш тормый. Мине дә чакыргалыйлар. Берсенә дә бармыйм. Җиңги төяп-төяп күчтәнәчләр алып кайта. Барган бер җирләрендә бәлеш икән. Кунакка бармасак та, төпләре кайта.

Закир алып кереп чәй эчерде. Габдулла да шунда иде. Ике бутылка кумушка (көмешкә) эчтек. Җиңелләндек. Кунер җегетләре урамнан уйнап уздылар. Һәммәбез җабырылып урамга чыктык та, Закирның әткәе Шакир абзый: «Дәҗҗал артыннан да шулай йөгереп йөрербез микән?» – ди. «Шулай күңелле булса, ник иярмәскә?» – дип, бөтен халыкны көлдердем.

Күрше Гыйльметдиннең матур кызы Гыйльмебану белән күрешеп, бергә уйнарга вәгъдәсен алып куйдым. Уен вакыты җиткәнче, башка бер җегет алып куймаса ярар иде, дип, шуның өчен көеп йөрдем. Икенче җегет кулында йөргәнен күреп, буыла яздым…

Болында тагын кичәге үк хәл. Болын тагы ямь-яшеллек хәзинәсе булып әверелгән. Уен янына җитүем белән, аннан да моннан җегетләр җитәкләшкән кызларын тәкъдим итеп уенга катышырга кыстый башладылар. Кайсысы: «Кемне телисең? Алып килеп бирәм!» – ди. Бөтен парларны аралап, Гыйльмебануны эзләп таба алмагач: «Миңа кирәк кыз шул», – дияргә туры килде. Аны җегетенең кулыннан тартып алып бирмәкче булдылар һәм җегетнең уступить итүендә дә шик кылмадылар. Ләкин, җегетнең Мөхәммәтгали икәнен белгәчтен дә, мин ваз кичтем. Кызын яраткан кебек, җегет тә кызны әрәм итәрлек түгел иде.

Шоданың бик күп җегетләре белән үзләшеп, дуслашып беттем. Җыен вакытында әллә кай почмакларда яткан җегетләр пәйда булдылар. Җырлауларын тыңлап җуандым.

Абау Алла, Ходакаем, дисәң дә, димәсәң дә;
Каласың бит, сөям, җаныем, дисәң дә, сөйсәң дә,

– дип, тәмам бирелеп, башын чайкап җырлаган Ризван дигән җегетне дә күңелемнең түренә утыртып куйдым.

Күп йөри торгач, Гыйльмебануны кулга төшердем. Аның белән булганга, һичбер армыйча уен беткәнче уйнадым. «Алда килеп алмадың», – дип шелтәләде зимагур кыз.

Уеннар барганда исерекләр килеп мешать итүләре булгалады. Авыл председателе Хәйри, исереп килеп, хуҗалык итеп йөреп, кәефне алды. Үзен дә җуя яздылар бәдбәхетнең. Матуррак кызларны җегетләрнең кулыннан тартып алгалап, ухарь купес ролен уйнаштыргалап, канны бозгалады.

Мирхәйдәр Фәйзи

18ендә. Бүген болында уен тагы да матуррак булды. Кунаклар сирәгәйгән, исерекләр азайган, ләкин уенга катышмадым. Гыйльмебану юк иде.

Уйнаган уеннары, бер уйлаганда, уен дип әйтерлек тә, кызык та түгел; бер уйлаганда, бик кызык, бик күңелле. Бертөрлелек, тынлык, күңелне канәгатьләндермәгән кебек тоелса да, андагы төп сер бөтен наразыйлыкларны (ризасызлык) себереп түгә. Егет-кызларның бер-берсе белән хәвефсез, иркен сөйләшеп, вәгъдәләрне беркетеп калуына бина ителеп, шундый уен чыккан. Элек кызлар кулдан-кулга күчеп тора. Шулар арасында гына «үзенеке» дә кулга кереп чыга. Аның беләнме, башкалар беләнме, чынлап сөйләшкәнен кем, кайдан белсен? Круг уйнаганда да эзен яшерүчеләр була. Шулай ук батыр рәвештә, хәвефсез йөргәннәре дә тулып ята. Һәм пар-пар читкә китеп сөйләшеп торулар да гаҗәп эш түгел.

Күрше Хәмит малае Газиз белән кайттым. Бу малайда да үзем сөя торган хасият табам мин. Кич тә аның белән яктырып беткәнче бергә утырдым. Урамнарда гармун белән йөрдек. Күңелле булды.

19ында җыенның вакыты тулды. Кунаклар таралды. Бүген дә болында уен ясыйлар әле. Газиз, Идрис, Габдулла белән чишмә янына төшеп яттык. Кызлар су алалар, җегетләр сөйләштерәләр, шаярталар. Мөхәммәтгали, аръяк Газиз, Ибрай, Шәрәфетдин вә башкалар килделәр. Җегетләр дә күбәйде, кызлар да. Кызлар су ала, җегетләр чуала. Гармун белән тагы бер төркем килде. Җыйналып, җырлап-уйнап, болынга төштек.

Бүген саран җыеналар. Кеше җыелып беткәнче, Идрис, Шәрәфетдин, Ибрай, Гыйрфаннарның арасында ятып, берсе уйнап, өчесе җырлаганда рухан бәйрәм иттем. Үзләрен папирос белән сыйладым.

Бу уенны карап кына торырга теләсәм дә, җегетләр чакыра, кыстый, сөйри башладылар. Ахыры аръяк Газиз җиңде. Үз урынына мине кертеп, үзе икенче урынга күчте. Ике ямьле кызның уртасында дәүран сөрдем (вакыт уздырдым). Берсе әйткән була: «Без сиңа тиң түгел инде, синең тиңнәрең әнә», – дип, Ламига, Мәгъмүрәне күрсәтте. Мин әйттем: «Аларны тиң күрмәгәнгә күрә дә, аралары җегетсез булса да, кермәдем. Сезнең белән күңелле миңа», – дим. «Алдыйсың», – дигән була, ышанмаган була акылсыз кыз.

Бу йөрешләрнең мине азрак аптыраткан җире шул булды: җегетләр, ирләр оят саналган сүзләрне теләгәнчә әйтәләр, сүгенәләр. Ә кыз-хатыннар аларны чүпкә дә санамыйлар. Гадәти сүз ничек сөйләнсә дә, бу да шулай китә бирә. Һичнәрсә бозылмый да, нитми дә; кызлар да битен басып китми, күзен дә җоммый хәтта.

Кичәле-бүгенле берәүнең кемлеген белү мәрәкына бик нык бирелдем. Ул үзе җегет кеше. Элек биюе аша таныдым. Бер якта егет-кызлар уены барганда, бер якта биюләр барадыр иде. Биючеләр шундый бер закон чыгардылар: кыз белән йөргән җегетләрне китереп биетмәкче, наказание бирмәкче булдылар. Шул кызык рәвештә гамәлгә куелды. Берничә кеше яшьләр төркеменә бара да, җегетне кызы белән сөйрәп алып килә. Кызын тотып торып, җегетен биетәләр, биеп беткәч, кызын кулына биреп җибәрәләр. Бу җегетне дә шулай китерделәр. Биюенең мөмтазлыгына (шәплегенә) дикъкать иттем. Кулы белән гармунчы каршында ясалган фигураларына гашыйк булдым. Чылбырда йөргәндә, аның нәфис хәрәкәтләрен кәшеф иттем (күзәттем). Кызлар белән могамәләсен дә сөйкемле, нечкә итеп таптым. Шушы авыл малае икәнен белсәм дә, кем икәнен белмәдем. Кемлеген белү мәрәкында калдым, вәссәлам!

21ендә кич Өре очында Фәттах, Сәгъдулла дигән җегетләр белән ирмәкләндем. Фәттахтан байтак авыл серләрен өйрәндем.

Бер җирдә утырып торганда власть хакында ялгыш кына сүз чыгарып җибәрдем. Агайлар советка каршы төште, турыдан-туры, Николай кирәк, диләр. Ә шундагы яшь егетләрнең (Фәттах, Хәкимҗан, Вахит) советны яклап картлар белән тартышулары рухландырды.

Иртәгә, насыйп булса, Һашим белән Сәрдек җыенына барабыз. Ике көннән бирле Һашим белән морҗасыз өйдә ята башладым.

23ендә Һашим сәгать дүрттән уятты. Чәй эчтек тә, икәү Сәрдеккә киттек. Миңа Һашим белән йөрү күңеллерәк. Энем дә, дустым да итеп карый алам. Ул да тартынмый, гади генә кылана.

Сәгыйтьнең фатиры Гарифҗанга төштек. Бару белән кумушка авыз иттерделәр. Коймаклап чәй эчтек. Тагы самогонка, тагы сыра эчтек. Гарифҗан әле бер мөнәсәбәт, әле бер мөнәсәбәт табып эчерә дә тора. Бер кеше алып кереп бал эчерде.

Тарантаска пар ат җигеп, Гарифҗан, Сәгыйть, Һашим – дүртебез Пужмарага барып йөгертеп йөреп кайттык. Бу атнада Сәрдек, Пужмара, Әтнә, Комбашы авылларында җыен.

Сәрдек зур гына, бай гына бер авыл. Кумушканы да күп ясатканнар. Кунаклар да күп. Шодадагы чуарлык, җанлылык, ямьлелек, форсить монда да полный ходта.

Төштән соң чишмә буена – болынга – уенга төштем. Бер ягы – авыл, бер ягы чыршылы-урманлы тау булган су буендагы чуар киемле… (бер-ике сүз киселгән. – Р.Ш.) бирә күңелгә. Карап торуы зур бер зәвык. Мин монда караңгыга кадәр йөрдем. Кунакка чакыручылар да, хуҗа хатынының, өйгә кайтмый, дип рәнҗүләре дә, мөгаллим-мөгаллимә кебек «зыялы» халыкларның бергә йөрергә тәкъдимнәре дә мине моннан – крестьян яшьләре арасыннан аера алмады.

Сәрдек җегетләре кунак җегетләрен обижать иткәлиләр кебек күренде. Хәтта миңа да: «Үз кызларыбызның чит җегетләр кулында йөрүенә тыныч карый алмыйбыз», – кебек сүз әйтеп алдылар. Кунакларның кулыннан кызларны тартып алу кебек хәлләр дә күренгәләде. Кунак җегетләр дә, ачуланып: «Сез дә барырсыз әле», – дип, теш кайрап йөрделәр.

Исереклекне тыярга билгеләнгән кешеләр, үзләре исерек көе килеп, тәртипне бозып, яшьләрне тузгытып йөри башлаганда, егетләрнең нык торулары: «Без – совет балалары», – дип кычкырулары; Вәлид исемле бер авыл җегетенең: «Без исерек тә, тәртип бозучылар да түгел. Төрмә безгә түгел, сезгә, совет балаларына түгел, Николай ялчыларына», – кебек көчле сүзләр белән каршы торуы, ямьле күренеш өстендә ялтыраган бер …нәт тоелды.

Монда җегетләр кызлар белән тагы да хөррәк маташкан кебек күренделәр. Анда да, монда да җегетләр бер кыз алдында иркәләнеп яталар. Кыз аягын сузып утырган, җегет аның ботларына башын куеп сузылып яткан. Кыз аны башыннан сыйпап, иркәләп утыра. Аталарның, аналарның, агаларның күрүеннән сакларлык һичбер пәрдә булмаса да, аның өчен хәсрәтләнүче күренми. Кызын куып алып кайту, икенче көн чыгармау кебек вакыйгалар күзгә ташланып тормый. Андый хәлләр бик сирәк кенә булса буладыр.

Исерекләр, сугышу-кыйнашулар да күренгәли. Яшьләр арасында әтәчләнеп, бәргәләшеп алуларны да күргәләдем. Шул эчүе аркасында уеннарга да зарар килгәләп, ямьсезлек хасил булгалап ала.

Сәгыйть белән урамнарда йөрдек. Төркем-төркем уйнап үтәләр. Атка төялеп чабалар, песи генә булып кыз янына керергә баручылар үтәләр. Пышын-пышын сөйләшеп шуның хәстәрендә йөрүчеләр дә очрый.

Таңга якын Һашим белән Малмыжга чыгып киттек. Төн матур, рәхәт. Йокы нишләтер инде, җитик. Пожмараны, Күчкимне үткәч, сызылып таң ата башлады.

24ендә су буенда кичәге хәл – уеннар дәвам итә. Бу җыенда бер кыздан гаҗиз булдым. Алдымнан да, артымнан да килеп чыгып тәмам туйдырды. Бәхетләрем арасына җылан булып сузылгалады. Уен вакытларында гел кул астыма килеп керергә җитешләтеп, уеннан качуларыма сәбәп булды. Күңелем иркәсе булган авыл кызлары белән ике арамда «кара гарәп» ролен уйнап, «мәнфурә» булып әверелде.

Җиткәннәр рәтенә тезелә алмаган үсмер җегет-кызлар аерым җирдә уйныйлар. Үзләренең тиңнәреннән гармунчылары бар. Араларында исерекләр булмаганга, боларның уены тагы да тәртиплерәк. Яннарында озак тордым. Бу төркемгә туры килгән кызлар зур кызлардан аерым бер җирдә утыралар. Малайлар җитәкләп-җитәкләп алып киләләр. Кызык!

Шулай да бик хөр мин хәзер. Бәхетсез түгелмен. Ирегемә кагылырга берәү дә чынлап кыя алмый. Үз җаемарак яшим. Шуның белән рухлымын. Сау гына булыйм, бирешмәм.

25ендә иртәнге чәйгә бер әби чакырды. Анда Гайсә Дәүләтшин, Сәгъди, Нәҗип, Мөбарәк исемле Йөрек җегетләре бар икән. Бергә күңелле булды. Гайсә дигәне педтехникум бетергән, гармунчы, коммунчы, матур бер җегет. Каймак, май, сөтле шулпа, коймак, чәйләр белән сыйландык. Чыккач, келәткә кереп озак утырдык. Гайсә гармун уйнады. Кызлар да күп булды. Араларында утырдык. Сәгыйтьтән кичкә таба гына китү хакында әмер булды. Җаңгыр яуды.

Тагы Йөрек җегетләре янына кереп утырдым. Гармун гел уйнала. Сәгъди дигәне белән бергә утырып дусландым. Чуар җеп белән тоташ чиккән яулыгының тарихын сөйләттем. Түгәрәкләнеп утырып папирос тарттык.

Су буена уенга төштем. Гайсә белән бергә утырып, сөйләштек; аңлаштык. Ул гармун уйнады. Кайтканда Мөбарәк белән кайттым. Бер Сәрдек кызы белән сөйләшеп торганында авылның үз җегетләренең килеп сүгүләрен, сөйләшергә ирек бирмәүләрен сөйләп: «Безгә дә барырлар әле», – дип үчләнеп кайтты.

Шулпа, бәлеш, итләр ашап, Сәрдектән киттек. Мәзин малай Габделхак та безнең белән кайтты. Һашим белән парлап җырлыйлар, күңелле! Уйный-көлә кайттык.

27сендә. Ибрай ямьле җегетне күргәч тә яраткан идем. Әмма Гыйльмебану белән йөргәнен белгәч, ямьсез күренә башлады, дуслыгым бетте. Гыйльмебануны алдан көнләп көя башладым. Гыйльмебану Шодадагы көннәремнең таҗы булды. Аның белән кара-каршы килеп бер сөйләшү мең рәхәттән дә рәхәтрәк тоела. Аның, матур йөзләрендә нур уйнатып, матур күзләреннән уклар атып, органнарга хас тавыш белән ачык сөйләүләре хатирәмне аллар-гөлләр белән бизәде. Гыйльмебану исемә төшкәндә, сөенеп-сөенеп; Ибрай исемә төшкәндә көенеп-көенеп китәм…

Ламига туташ безгә килде. Бакчада икәү генә карлыган җыеп ашадык, сөйләштек, көлештек, уйнадык.

Кич җегетләр белән урамда утырдым. Урынга яткач, Һашим белән авыл кызларын сөйләшеп яттык. Ул – Фәрхәнәне, мин Гыйльмебануны алга куйдык.

30ында. Иртәгә китәргә булдым. Гает үткәреп китәргә бик димләсәләр дә, үзем дә китәргә бигүк теләмәсәм дә, тәвәкәлләдем инде, хәерле булсын! Гаеткә кадәр Орскига кайтып җитәргә дип уйлап, ашыктым.

Иртә белән җиңги бик тәмле борай ярмасы пылавы пешерде. Төшкә бәрәңге куырды. Хатыннар җиләкне китерәләр генә абыстайга. Алдан җиләк өзелми. Җиләк җиткәч кенә мин китәм, черт возьми.

Иген басуына чыгып йөрдем. Шода өстенә яратып карап тордым. Урбар урамының башыннан-башына кадәр барып кайттым.

Шода белән хушлашып йөри башладым. Түбәнге күпергә төшеп Кантур урамына чыктым. Аннан җыенда уен булган тугайга төшеп, сагынып йөрдем. Су буйлап үрләп Өре урамының башыннан төшеп очладым. Шурма күпереннән тагы Кантур урамына чыгып, Шәрәфетдинне очраттым. Икәү яр башындагы бүрәнәләргә утырып тәмәке тарттык. Их, су буеның күренеше! Сулар, күперләр, тирессез ямь-яшел су буйлары, агачлар, күренеп торган тегермән, агачка чумылган авыл… Китәргә торган күңелне сихерләп тарта шул үзенә. Ник китәргә булуым өчен үкенә яздым.

Су буйлары һичбер тирессез, таза, саф, матур бит, малай! Тирес басуга сибелә шул монда. Су буйларын пычратып ятмый шул ул. Шуңа күрә су буйлары ямьле шул әникәем.

Китү белән йомшаган күңел, бу юлы Ибрайны дошман күрмәде. «Ямьле җегет бит, хәерсез; Гыйльмебану белән икесе пар бит. Барыбер миңа бер файда да юк», – дип уйладым. Шулай да Гыйльмебануны бик күрәсем килеп йөрдем бүген. Күрә алмый өзелдем.

Кич, актык кич итеп, абый, җиңгиләр белән утырдым. Урамга чыкмадым. Гармун уйнап, күңелемне кытыклап йөрделәр. Саулыкта абыйлар белән күрешүне, Шоданы да килеп күрүне теләп киттем инде мин. Хәерле юл! Сау булыйк, сау булыйм!

 

Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Безнең мирас. — 2021. — №7. — 50-55 б.

Комментарий язарга