Авыл хатын-кызы киеме

Татар хатын-кызы кайда гына яшәмәсен, шәһәрдәме, авылдамы – чисталыкка, пөхтә­леккә, матурлыкка омтылган. Хатын-кыз, шәһәр халкыннан аермалы буларак, авылда һәрвакыт эштә булганлыктан, киемне пычратудан саклау өчен алъяпкыч киеп йөргән.
Бүген дә яратып кия аны авыл хатыннары. Югарыга кадәр күтәрелеп, күкрәкне дә каплый торган алъяпкыч – хатын-кызлар эш киеменең бер өлеше. Татар хатын-кызлары аны аеруча матур итеп бизәргә яраткан. Кызыл яки сары киндергә төрле төстәге бизәкләр төшерелгән, соңрак фабрикада тукылган ак тукымага ачык төсләр белән чигү чигелгән кызлар алъяпкычы бөрмәчек, җыерма, сырмалар белән тулыландырылган.

Көндәлек күлмәк арзанлы киң фаб­рика тукымасыннан тегелгән. Ә камзулны хатын-кыз кияүгә чыкканнан соң кигән. Аны бәрхеттән, чуар үзбәк әдрәсеннән теккәннәр. Авылда камзул урамда киеп йөрү өчен хезмәт иткән.

Буйлап бәйләнгән һәм ияк астына, ә кыр эшләре вакытында баш артына бәйләп куелган ситсы яулык – авыл хатын-кызының төп баш киеме. Ә ефәк шәл бәйрәм киеме булып саналган. Хатыннар аны яулык өстеннән, ә кызлар ак калфак өстенә япкан. Кияү кәләшенә матур шәл бүләк итә торган булган.

Фотолар ТР Милли музее фондыннан

Комментарий язарга