Әтрәч авылы тарихы

Тәтеш районының Әтрәч авыллары урнашкан җирләрне хәтта XX гасыр башында да «Мең өйле Шонгаты» дип йөрткәннәр. Андагы халык хәзер дә үзенең тарихи җирдә яшәгәнен онытмый. Бу төбәк белән балачактан кызыксынган Гайнетдин Әхмәрев, Тәтештә укытучы булып эшләгән елларында, Тау ягындагы борынгы ядкярләрне тикшерә, укыту эшеннән бушаган арада, авылларның зиратларын өйрәнә, халык белән аралаша, картлар хәтерендә сакланган истәлекләрне барлый. Аның игътибарын Әтрәч авылы янындагы зур зират, андагы кабер ташлары да җәлеп итә. Ул үзенең бер мәкаләсендә: «Авыл кешеләре генә бу кадәр алты йөз елларга түзәрлек зур вә яхшы ташларны куя алмас иде», – дип яза. Тарихка зур ихтирам белән караган Г.Әхмәрев, әби-бабайларның сүзен тыңлаганнан соң, монда, һичшиксез, шәһәр булган, дигән нәтиҗәгә килә.

Болгар шәһәре хәрабәләренә зиярәт кылырга йөргән кебек, XX йөз башында Әтрәчкә дә, аның зиратына да дога кылырга ерак-ераклардан килүчеләр була. Бу хакта Гайнетдин Әхмәревкә шул авыл кешесе сөйли. Әлеге факт Әтрәч җирләренең чал тарихлы, борынгы, изге бер урын икәнен раслый.

 

«Әтисе белән бирегә килгән кечкенә Шиһаб, 20-30 кабер ташының чиркәү нигезенә түшәр өчен, Җамбакты (Янбухтино) авылына алып китәргә әзерләнгәнен үз күзе белән күрә».

XX гасыр башында яшәгән кеше­ләр­нең әйтүе буенча, ике Әтрәч авылы (Зур һәм Кече Әтрәч авыллары) халкы Болгар шәһәре Шонгатыдан күчеп утырган. Тарихчы Г.Әхмәрев: «Бу шәһәрнең халкы болгарлар белән (ягъни пайтәхетләре булган Болгар шәһәренең мөселманнары белән) кыз алышып, кыз бирешеп йөргәннәр. Шунда шәһре Болгарга йөргән тугры юлларын да күрсәтәләр. Зиратлары янында күп болгар нәрсәләре табыла, хосусан «әзгәри» дип атала торган болгар тәңкәләре, элегрәк, Болгар заманында, акча урынына йөртелгән көмеш кисәкләре дә күп табылган», – дип яза.

XIII-XIV йөзләргә караган эпиграфик истәлекләрне саклаган Әтрәч зираты XIX гасырда ук галимнәрнең игътибарын җәлеп итә. Шиһабетдин Мәрҗани 1863 елда бу зиратта булып, болгар чорына караган 21 кабер ташын барлый. XIX гасыр башында аларның саны 50ләп була. Әтисе белән бирегә килгән кечкенә Шиһаб, 20-30 кабер ташының чиркәү нигезенә түшәр өчен, Җамбакты (Янбухтино) авылына алып китәргә әзерләнгәнен үз күзе белән күрә. Бу авыл зиратына 1905 елда килгән Гайнетдин Әхмәрев 22 кабер ташы саный. 1949 елда тикшерүчеләр шулай ук 22 кабер ташын терки, ә инде мәшһүр эпиграфист галим Һарун Йосыпов өйрәнгәндә анда 16 кабер ташы була. Хәзерге вакытта аларның саны – нибары 7.

Саннарның шулай кимү сәбәбе төрле: беренчедән, Ш.Мәрҗани язганча, кабер ташларын урыс авылларына алып китеп, чиркәү төзелешендә, хуҗалык эшләрендә куллану. Бу хакта Гайнетдин Әхмәрев тә яза. Ул болгар кабер ташларын Җамбакты чиркәве нигезендә, Каратун авылында юлга түшәлгән хәлдә күрә. Икенчедән, җирле халыкның битараф мөнәсәбәте. 1906 елда «Азат» газетасында дөнья күргән «Иске зиратлар хакында» дигән мәкаләсендә галим болай дип яза: «Һәр милләт – нәсараи булсын, яһүд булсын, хәтта мәҗүс таифәләре дә, ата-бабаларының зиратларын мөкаддәс санап, мөмкин кадәр тәрбияле тоталар, мондаен эшләр дине исламда хосусан мактаулы булса да, вилайәтебезнең мөселманнары иске зиратларын бик тәрбиясез, кызганыч хәлдә тоталар». Мисал итеп, ул Әтрәч авылы зиратын китерә: «…шунда алты йөз еллар мөкаддәм куелган (20-25кә кадәр) язулы ташлар да бар. Ихатасы юк, ташларның бәгъзеләре авып ята, бәгъзеләре сынгалап, берничә еллар мөкаддәм араларын сукалап, иген дә чәчкәннәр иде. Шул сәбәпле, бәгъзе ташларны күрер өчен, бер баруыбызда, иген арасыннан эзләп таптык, икенче мәртәбә баруыбызда такыр басу иде. Шул зират өстендә Әтрәч каръясенең сыер-сарык көтүе йөргәнен күрдек, бәгъзе хайваннар ташлар арасына ятканнар, бәгъзеләре ташка ышкылып торалар. Хайван йөргән сәбәпле, зират өстендә тирес тә күрелде. Шунда бер көтүчедән сорадык: «Ник болай хайван йөртеп, зиратны кадерсез итәсез?» – дип. Йөртәбез шул инде, йөртмә дип әйтүче дә юк», – дип җавап бирде. Бу ташлар элегрәк бик күп булган, имеш, ләкин мөселманнарның илтифатсызлыгыннан, күбесен якындагы урыслар урлап ташыган, диләр».

Җамбакты авылындагы Әтрәч ташы­ның һәм дә Әтрәч зиратындагы тагын бер ташның күчермәсен ул үзенең атаклы «Болгар тарихы» дигән хезмәтенә кертә.

Кәсеп

Әтрәчлеләр, Тау ягы халкының күп­челеге кебек үк, нигездә, җир эшкәртү белән шөгыльләнгән. Кышын, акча эшләп алу максаты белән, Әстерхан якларына барганнар, авыр елларда бөтенләй үк күчеп китүчеләр дә булган. Әстерхан өлкәсендәге милләттәшләребезнең ру­хи-мәдәни тормышында Тәтеш ягы татарларының роле гаять зур. Анда хәзер дә бабалары Тәтеш төбәгеннән булган татар авыллары бар.

Әтрәчлеләр, зур сәүдә белән шөгыль­ләнмәсәләр дә, революциягә кадәр чәй, шикәр, тәмәке һәм көндәлек тормышта кирәк булган башка вак-төяк товар белән сату итә торган лавкалар тотканнар. 1914 елгы чыганакта шушы сәүдәгәрләрнең исеме телгә алына: Закир Әминев (еллык товар әйләнеше 140 сум), Кәмалетдин Хөснетдинов (150 сум), Гыймадетдин Шәмсетдинов (150 сум), Хөсәен Фатхуллин (120 сум), Мөсәлим Фәтхуллин (100 сум), Гыйниятулла Мәрхәбуллин (100 сум).

Иман нуры

Халыкны аң-белемле иткән руханиларны искә алмау һич дөрес булмас иде. Әтрәч – зур авыл, аның XX йөз башында ике мәчете була.

Авылда мәхәлләнең кайчан оешуы билгесез. XIX гасыр документларында: «Халык моны хәтерләми», – дип языла. Авылда мәчет 1873 елда, кайбер документларда, соңгы мәчет 1886 елда салынган, дип күрсәтелә, ләкин мәхәлләнең оешуы, әлбәттә, күпкә элегрәк булган. Бу вакытта мулла – Мөхәммәдсадыйк Биктимер углы, азанчы – Җиһанша Корбангалиев. Мәчет каршында мәдрәсә эшләгән, анда мулла абзый 65 ир балага сабак укыткан.

Соңрак имамлыкны Мөхәммәд­са­дыйк­ның углы Мөхәммәтша Садыйков башкара. Ул 1888 елда указ алып, имам-хатыйп һәм мөгаллим вазифасын үтәгән. Мөхәммәтша хәзрәт имамлык иткәндә дә авылда мәдрәсә эшчәнлеге дәвам итә. 1905 елгы мәгълүмат буенча, анда 48 ир бала белем ала.

Мөхәммәдсадыйк хәзрәт үзе исән чагында ук, 1861 елның 15 гыйнварында туган Мөхәммәдсабир исемле углын, олы яшьтә булуы һәм муллалык вазифасын үтәү авырлашу сәбәпле, икенче, ягъни ярдәмче мулла итеп ала. Соңрак ул мәчеттә төп мулла эшен башкара. Мөхәммәдсабир хәзрәт 1907 елның 24 октябрендә бакыйлыкка күчә.

Аның вафатыннан соң, бер ел дә­ва­мында авылның үз мулласы булмый, әлеге вазифаны күршедәге Кече Әт­рәч мулласы Кәрим Сафиулла углы башкара. Әлбәттә, бу халык өчен уңайсызлык тудыра. Әтисе вафат булгач та, Мөхәммәдсабир Мөхәммәдсадыйк улы бер ел имамлык итсә дә, ул хокукый яктан әлеге вазифага туры килми, чөнки балигълык яшенә җитмәгән һәм дә солдат хезмәтен үтмәгән була. Шунлыктан халык хәзерге Кама Тамагы районына керә торган Бишалаб (Казыево-Бишалаб) авылында туган Әхмәдҗан Минһаҗетдин углы Сәйхуновны мулла итеп куюны сорый. 1908 елда указ алган хәзрәт бу авылның икенче мәхәллә мәчетенә имам итеп билгеләнгән була, ләкин аның төзелешенә 1907 елда ук рөхсәт алынса да, мәчеткә нигез салынмый. Шунлыктан аны беренче мәчеткә куюны үтенәләр. Икенче мәчет төзелеп беткәч, ул шунда имам булып хезмәт итә.

Икенче мәхәллә мәчетен төзү мәсьәләсендә авыл кешеләре арасында каршылык килеп чыга. Мәчеткә рөхсәт сорап гариза язучылар өстеннән берничә кеше шикаять белдерә. Алар фикеренчә, яңасын төзегәнче, шактый тузган беренче мәхәллә мәчетен рәтләү кирәк. Бу гаризадан соң, староста белән балта осталарыннан торган бер төркем, беренче мәчетне карыйлар һәм аңа капиталь төзекләндерү таләп ителми, бераз рәтләп җибәрү генә сорала, диләр. Шулай итеп, икенче мәхәлләгә мәчет төзергә кирәк, дигән карар кабул ителә. Бу мәчет 1908 елда төзелеп бетә. Бишалаб авылының крестьяны Минһаҗетдин Сәйхунов аны үз акчасына салдыра һәм улы Әхмәдҗан Сәйхунов имам итеп тәгаенләнә.

1884 елның 26 сентябрендә туган Әхмәдҗан Минһаҗетдин углы Сәйхунов Казанның 4 нче мәчете каршындагы мәдрәсәне тәмамлаган. Күркәм холык-фигыле белән аерылып торган әлеге хәзрәтне, староста Сәйфетдин Сәйхунов катнашында, 1908 елны уздырылган авыл җыенында имам итеп сайлыйлар. Җыенда 168 кеше катнаша һәм аны яклап тавыш бирә. Ул ималык иткәндә дә, Әтрәчтә мәдрәсә эшләп тора, анда 50 ир бала белем алган. Әхмәдҗан хәзрәт, яшь кенә булуына карамастан, авырып китә. 1914 елның 22 ноябрендә ул Казан хастаханәсенә салына, озакламый, 1915 елның 29 гыйнварында дөньядан китә.

1889 елның 25 августында туган, әтисе үлгәндә яшүсмер генә булган Мөхәммәдһади Мөхәммәдсабир углы имамлыкка рәсми рөхсәтне 1909 елда ала. 1911 елда авыл җыенында аны имам итеп сайлыйлар. Мөхәммәдһади Мөхәммәдсабир углы – заманы өчен алдынгы карашлы мулла. Ул Тәтештә атаклы рус-татар мәктәбен тәмамлаган. Муллалыкка куйганда, полиция шундагы укытучылар Исхак Казаков*, Фатих Шәмсетдинов, Солтан һәм Йосыф Саиновлар белән Мөһәммәдһадинең дә ирек-хөрлекне данлаган революцион җырлар өйрәнгәнен ачыклый. Шулай да бу аны мулла итеп билгеләргә киртә була алмый.

1915 елда Әхмәдҗан Минһаҗетдин углы Сәйхунов үлгәннән соң, икенче мәчеткә Тәтеш өязе Казыево-Ключище авылында 1884 елның 26 декабрендә туган Миңлекамалетдин Мөхәммәдҗан углы Мостафин билгеләнә. Ул – Казанда 4 нче мәчет каршындагы мәдрәсәдә һәм Иске татар бистәсендәге бер мәдрәсәнең рус классында белем алган хәзрәт.

Тагын бер кызыклы мәгълүмат: архив документы ярдәмендә беренче мәхәллә мәчетенең тасвирламасы белән дә танышырга мөмкин. Аның бинасы, манарасы агачтан эшләнгән, түбәсе түл белән ябылган, керә-чыга торган ике ишеге булган. Мәчетнең озынлыгы 10 сажин, киңлеге 4,5 сажин, биеклеге 11 аршын. Аллаһ йорты ике мич белән җылытылган.

Сынау

Мәгълүм булганча, татар халкы чукындыру сәясәтенең бар авырлыгын татый. Чукындырылып, христиан динен кабул иткәннәр шактый – без аларны керәшеннәр, дибез. Ә кайбер төбәкләрдә чукындыру сәясәте формаль рәвештә генә үтә, ягъни чукындырылган татарларга рус исемнәре бирелә, аларны шулай теркиләр. Рәсми керәшен дип саналсалар да, басым нык булмау сәбәпле, ул кешеләр исламнан ваз кичмиләр, кача-поса булса да, сиздерми генә намаз укыйлар, дини йолаларны үтиләр. Әтрәч һәм тирә-яктагы башка авылларда да нәкъ менә шундый хәл күзәтелә. Анда XIX-XX гасырларда керәшен татарлары авыл халкының якынча 15%ын тәшкил иткән (688 кешенең 97се – керәшен). Чукындырылган дип саналган халык авыл мөселманнарыннан берни белән дә аерылмаган, әмма керәшен булып язылу сәбәпле, аларга мәчеткә барырга рөхсәт ителмәгән.

Бу уңайдан 1876 елда мулла Мөхәм­мәдсадыйк хәзрәткә гаепләү эше ачыла. Аның белән сүзгә килгән берәү, мулла Корбан бәйрәмендә керәшеннәргә мәчеткә керергә рөхсәт итте, алардан сәдака да алды, дип шикаять яза. Тикшерүләрдән соң мулланың гаепсезлеге таныла, гает намазын укый башлаганчы, хәзрәт старостага керәшеннәрне чыгарырга боерган була. Әлбәттә, керә­шен саналган татарлар, борынгы гадәт буенча, Корбан гаетендә катнашалар. Имам аларның мәчет янында намаз кылуларын күрмәмешкә салыша, бернинди каршылык күрсәтми, ләкин әлеге гамәле белән үзен куркыныч астына куя. Керәшеннәр тикшерү эшләре вакытында мулланы сатмый. Сорау алганда алар үзләрен мәчеткә килмәгән итеп, ниндидер эшләр белән гыйбадәтханә яныннан узып баручы буларак кына күрсәтәләр. Берсе: «Мин авыру абыемның хәлен белеп кайтып бара идем», – дип, ә икенчесе: «Мин зиратка бара идем», – дип хәйләли.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Әтрәч авылы тарихы турында шактый кызыклы чыганаклар бар. Аларны җыю, өйрәнү, борынгы ядкярләрне саклау – киләчәктә хәл ителергә тиешле актуаль мәсьәлә.

Комментарий язарга