Журнал «Безнең мирас»

Бу кешегә һәрчак нидер җитми...

"Үз шигырьләрен ул шултиклем йөрәгеннән чыгып сөйли торган иде. Бу - феномен, феноменаль бер күренеш. Әнгам Атнабаевның шигырьләре ничәнче елны язылса да, алар бүген дә актуаль, мин шуңа шаккатам!", дигән иде бер әңгәмәсендә яраткан җырчыбыз Айдар Галимов.

Кешегә нәрсә җитми?


Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта – аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта – ат җитми,
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен ракетасы җитми,
Планетасы җитми…
Күк җитми…
Бу кешегә ифрат күп җитми.
Шул кешегә ләкин кайчагында,
Башларына кайгы төшепме,
Бинахакка кайгы күтәрепме,
Гамьсезлектән җаны өшепме,
Ап-акны да кап-карага буяп,
Матурны да ямьсез күргәндә,
Якты дөнья белән бәхилләшеп,
Һәлакәтен эзләп йөргәндә, –
Шул юлыннан тартып алыр өчен,
Бу кешегә ифрат аз җитә:
Бер җылы сүз –
Күңел эретерлек наз җитә.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру