Журнал «Безнең мирас»

Атлас Гафиятов: "Батыр бер генә була"

Соңгы елларда федераль Сабан туенда көрәш ярышында баш батырны жирәбә уйнатып билгелиләр. Төп бүләкне дә, гадәттә ул машина була, шул кешегә тапшыралар. Спорт журналисты, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов көрәштә көчлеләр җиңәргә тиеш дип саный.
“Соңгы елларда кереп киткән бу гадәтне мин бөтенләй дөрес түгел дип саныйм. Батыр бер генә була инде. Һәм ул көрәшеп отарга тиеш. Авыл Сабан туемы ул, федераль Сабан туемы. Минем фикер – иң көчле кеше җиңәргә тиеш", - диде Гафиятов.
Ул тарихны да искә алды. "Элек-электән килгән гадәт ул. Менә авыл Сабан туенда ничек була? Анда кем баш батыр калды дип сорыйлар. Төрле авырлыкта кемнәр җиңде дип түгел, ә кем батыр калды дип. Ничә авырлык үлчәмендә кеше җиңсә дә, бер генә кеше баш батыр кала. Һәм төп бүләкне дә аңа бирергә кирәк – машинамы ул, тәкәме", - ди Атлас Гафиятов.
"Баш батыр исеменә төрле авырлыклы кешеләр көрәшә дигәндә. Үзенең үлчәмендә җиңүче бүләген ала бит инде болай да, бүләксез калмый. Ә баш батыр булырга телисең икән, көрәш инде, күрсәт көчеңне", - ди ул.
Атлас Гафиятов көрәштә жирәбә уйнату белән кайбер очракта гына килешә. "Мәсәлән, дини Сабан туйларда төп бүләк итеп машина түгел, ә Хаҗга бару мөмкинлеге уйнатыла. Хаҗга бер тапкыр барган кешеләр жирәбәдә бөтенләй катнашмый. Бу очракта жирәбә уйнату дөрес дип уйлыйм. Апаста балалар Сабан туенда һәр үлчәмдә җиңүче балага тәкә бирделәр. Моны аңлыйм, бу да дөрес дип саныйм”, - ди ул.
Гөлназ Гыйлфанова, Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру