Журнал «Безнең мирас»

Атаң белән анаң татар булса, син дә татар дип әйтү дөрес түгел – тарихчы

“Күп очракта үз-үзеңне билгеләгәндә атаң белән анаң татар булса, син татар булырга тиешсең дип уйланыла. Бу дөрес түгел. Үзбилгеләнү ул үзеңне ничек хис итәсең дигән сүз”, - дип саный Казан Федераль Университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков. Галим бу хакта Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда үткәрелгән “Акыл фабрикасы” лекториендә белдерде, аның лекциясе “Ислам һәм милләтлек: үзбилгеләнү, тел, кадимчеләр һәм җәдитчеләр” темасына багышлаган иде.

Мисалга Илдар Шәфыйков 1920 елда үткәрелгән халык санын алу карточкаларын китерде. Әлеге карточкаларда Уфа губерниясендә бер авыл кешеләренең үз милләтләрен ничек дип атап яздырганнарын күрергә була.  Бер авылдагы кешеләрнең 145е үзен "мөселман" дип, 150се "татар" дип, кайберләре исә, мәсәлән, Ибраһимов Исхак, Зәкәров Харис "рус" дип атаган. “Димәк, бер авылда өч төрле милләт яши булып чыккан. Хәзер алар бөтенесе татар дип билгеләнер иде”, - дип аңлатты Илдар Шәфыйков.
Үзеңне билгеләү процессы нидән торганын, нинди фактлар белән бәйле булганын Илдар Шәфыйков 1911 елда чыккан “Яшен” журналындагы карикатура белән дәлилли (видеодан карагыз - В.В). “Бер авылда ике төрле Рамазан башы” карикатурасында бер мәхәлләдә рамазан аеның 20сендә башланганлыгы, икенчесендә 21 булганлыгы күренә. “Монда нәтиҗә ясарга була: мәхәлләдә имам үзен ничек хис иткән, аның мәхәлләсе дә үзен шулай хис иткән. Әгәр дә ул үзен татар дип уйлаган икән – мәхәлләсе дә татар булган, мөселман дигән икән – мәхәлләсе дә мөселман булган”, - диде Казан Федераль Университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты.
"Татар-информ"

Теги: Венера Вәлиева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру