Ата-баба васыяте

Голҗа
2011 елда Кытай Халык Республикасында булырга һәм беркадәре (август-сентябрь айларында) Өремче, Голҗа калаларында яшәп алырга туры килде. Биредә мин мөһаҗир татарларның балалары, оныклары белән таныштым, аралаштым, дуслаштым.Заманында Шәркый Төркестан дип йөртелгән, хәзер исә Шенҗаң-Уйгыр автоном районы дип аталучы бу төбәктә милләттәшләребез әллә ни күп яшәми, меңгә дә тулмый алар. Әмма нигездә уйгыр, казакъ, чин һәм дүнгән (ислам динен тотучы кытайлар) өстенлек иткән кала вә салаларда татарларның югалып калмавы күңелне сөендерә. Күзәтеп, аралашып йөри торгач, шундый нәтиҗәгә килдем: биредә яшәүче кардәшләребез өч һөнәргә аеруча өстенлек бирә икән – алар йә табип, йә укытучы, йәисә – эшмәкәр. Берничә тел беләләр: кытайча да, уйгырча да, казакъча да рәхәтләнеп сөйләшәләр, язалар, укыйлар. Татарчага килгәндә исә… Төрлесе бар. Тукай заманы теленә урыс сүзләрен кыстырып сөйләүчеләр дә очрый. Хәтта уйгыр, казакъ һәм татар телле аерым диалект та пәйда булган. Хәер, монысын тел галимнәренә калдырыйк. Сүзем биредә тапкан дусларым турында иде ләбаса.

Шулардан берсе – Гыйззәтулла Әнвәр улы Хәсән. Ул 1959 елның 28 августында Кытай Халык Республикасына кертелгән Шенҗаң-Уйгыр автоном районының Элә (Или) өлкәсенә караган Аксу авылында дөньяга килә. Голҗада кытай, уйгыр һәм казакъ телләре буенча югары белем ала, аннары исә Пекинда аспирантурада укый. Җәмгысе 32 ел дәвамында ул Голҗадагы Кадрлар институтында укыта, кытай (чин) теле кафедрасы мөдире була. Кадрлар институты, безнеңчәрәк әйткәндә, ил куркынычсызлыгы хезмәткәрләрен әзерли торган югары уку йорты ул. Һәм шунда татар егете кытайларга кытай теле һәм әдәбиятын укытсын әле! Белүемчә, кытай язуын – иероглифны (бер иероглиф тулы бер җөмләне дә сыйдыра ала!) өйрәнү теләсә кем булдыра ала торган эш түгел. Диалектлары да хәттин ашкан. Гыйззәтулла Хәсән Пекин уртак әдәби телен укыткан. Берничә телне камил белүе өстенә, ул шагыйрь дә әле: Кытайның классик шагыйре Лю-Шинның тезмәләрен казакъчага аударса, Абай шигырьләрен исә кытайчага тәрҗемә кылган. Бактың исә, татар җырларын, Тукайның кайбер әсәрләрен, шул исәптән, «Туган тел»не дә кытайча дөньяга чыгарган икән әле ул.

Татар мирасы

Голҗада беренче мөһаҗирләр утырт­кан агачлар бүген дә исән. Ул хакта тәфсилләбрәк шәрехләрмен. Дусларым мине биредәге татар зиратына да алып барды. Заманында гөрләп эшләгән татар мәктәбе бинасы да сак­ланган. Миркасыйм Госманов укыган мәктәп!

Хәзер инде 20-30 катлы йортлар арасында ук калган татар зиратында 1830 елда куелган хикмәтле бер кабер ташы бар. Аннан «1800 елда туган, 1830 елда вафат булган» дигән язуны укып була. Әмма да, ни кызганыч, вафат булган кешенең исемен-атын танып булмый. Нәкъ менә шушы язудан чыгып, Казан һәм Уфа ягы татарлары бирегә XIX гасыр башында ук күченә башлаган, дип фаразлана. Моннан 7-8 ел элек, Гыйззәтулла Хәсән, кабер ташын фотога төшереп, Пекиндагы мирасны саклау идарәсенә җибәрә. Голҗада биниһая зур төзелешләр барган вакыт бу. Татар зираты урнашкан җиргә дә кызыгучылар байтак… Каберлек урынын заманында Фазылҗан атлы татар бае алтын бәрабәренә сатып алган булган. Пекиннан махсус комиссия килеп тикшергәч кенә зиратка тимиләр, хөкүмәт тарафыннан саклауга алалар. Тәүге мөһаҗирләребез утырткан имәннәрне дә Гыйззәтулла һәм башка милләттәшләребез, әнә шулай, Пекин­га хатлар яза-яза саклап калалар. Югыйсә, халык «Татар имәннәре» дип атап йөрткән агачларны кисеп, биредә юл саласы булганнар. Хәер, юлын да салганнар, агачларны да саклап калганнар…

Татар имәннәре…

Россиядә «урыс кышы», «урыс кы­ры», «урыс каены» дигән сәер вә мәгънәсез гыйбарә бар. Йөзләгән милләт яшәгән илдә ничек инде кышы, кыры, каены һәм башкалары бер генә милләткә мөнәсәбәтле була ала соң?!

Голҗадагы «татар имәннәре» һич тә сәер яңгырамый. Чөнки аны татарлар утырткан, татарлар саклап та калган!*

Өч угыл

Соңгы вакытларда Гыйззәтулла Хәсән Голҗа-Казан арасында еш йөри башлады. Хикмәте – хәләл җе­фете Хәлимә ханымның Татарстанда яшәү хокукы бирә торган документында бер хата табылган. Шуңа күрә дә ул Голҗага кайтып китәргә мәҗбүр була.

Гыйззәтулланың өч улы бар. Олысы – Нәгыйулла – Лаеш районының Ке­че Елга авылы кызы Айгөлгә өй­лә­неп, бүгенге көндә Казандагы бер кы­тай компаниясендә эшли. Кече улы Вәлиулла исә КФУның журналистика факультетында укый. Уртанчы уллары Әсхәт – Пекин медицина университеты студенты. Мин күзәткән «өч һөнәр» боларда да чагыла икән бит, әй: берсе – эшмәкәр, берсе – журналист (укытучы), берсе – табип.

Без бит – Арча яклары!

Гыйззәтулланың әтисе Әнвәр ага, вафаты алдыннан, улына васыять әйтеп калдыра:

– Углым, мөмкинлек-форсат чыкса, зинһар, туган илгә, туган якка кайт! – ди ул. – Бабаң Бәхтияр кайта алмады. Гомере буе туган якны сагынып яшәде. Безнең нәсел тамырлары Казан артыннан, Арча ягыннан, дип әйтә иде ул… Угылларың туган телне белеп үссен!

Ниһаять, моннан дүрт ел элек, ата-баба васыятен үтәп, Гыйззәтулла Хәсән Казанга кайтты. Лаеш районының Кече Елга авылында йорт сатып алды. Казанда да фатиры бар. Төрле телләрне камил белгән кеше өчен башкалабызда лаеклы хезмәт урыны табуы әллә ни авыр түгелдер. Ата-баба васыятенең икенче төп өлешен дә Гыйззәтулла тулысынча үти: өч улы да татарчаны камил белә.

– Өйдә һәрдаим татарча сөйләштек, татар җыры тыңладык, үзебез дә җырладык. Татар китабыннан, гәзит-журналларыннан өзелмәдек, – ди Гыйззәтулла үзе. – Улларыбыз өчен та­тарлыкны саклаучы төп мәктәп әнә шул булды! – Һәм, шигъри юллар белән, болай дип тә өстәп куя:

Татар телем – туган тел!
Гомерлеккә без бергә!
И, туганнар, тырышыгыз
Туган телне белергә!

PS: Моннан өч ел элек Арчадагы «Әлиф­­­ба» музеена бер вәгъдә биргән идем: Голҗадагы дусларым аша музейга уйгыр әлифбасы кайтарырмын, дидем. Ниһаять, быелның февраль аенда ниятем тормышка ашты. Ул әлифбаны якташлары Гыйззәтулла Хәсән алып кайтты һәм үз куллары белән бүләк тә итте.

Комментарий язарга