«Ашказар»

Озын гомер эчендә йөрәкне тетрәтер вакыйгаларга, күңелне арбар кешеләргә байтак тап киленгәндер. Эш вакыйгаларның эре һәм шаулы, кешеләрнең атаклы һәм дәрәҗәле булуында түгел. Хикмәт шунда: алар хәтергә сеңеп калалар да, бар өметеңне юып, хәсрәткә батканыңда яки, бар дөньяңны онытып, тантана иткәнеңдә калкып чыгалар. Чыгалар да асылыңны барлыйлар. Харап булдым дип, артык өзгәләнмисеңме, мәртәбәгә мендем дип, артык масаймыйсыңмы – шуны искәртәләр.

…Янә җыр. Гомер буе җыр минем җанымны тетрәтте, зиһенемне дәвалады. Дəртләремә, сагышларыма үлчәү булды. Хәер, үзем шушы көнгә тикле эчемдәге моңны, җыр итеп, тышка чыгарганым юк. Тәңре миңа көй дә, тавыш та бирмәгән, әмма күңелемне саңгырау итмәгән. Ишетә ул.

Тормыш белән аралар бозылган чакларда, көн яктысы күзгә күренмәс булганда, капыл исемә төшә: дөньяда җыр бар бит әле! Димәк, инанырга, сабыр итәргә, яшәргә кирәк. Соңгы кабым икмәгем, соңгы йотым суым белән бергә соңгы тапкыр ишетер җырым булса, үкенечкә калмас дип юанам.

Күз күрә, колак ишетә башлаганнан бирле җыр байтак тыңланды. Гармун тартып урамда йөргәндә — егетләр, тула басканда — кызлар, бал эчкәндә — атаемнар, киез әвәләгәндә җиңгәйләр, апайлар җырлый. Ләкин күңелне айкаган җырны хәтерләмим. Күрәсең, алар әле миңа тәгаенләнгәне булмаган.

Минем өчен җыр менә кайчан башланды. Өршәк буеннан безгә утырмага бер кыз килде, Зөбәрҗәт кодача. Кашавай чана җигеп, Мортаза агаем барып алды. Ул күз явын алырлык чибәр. Кыйгач кара кашлары гына ни тора! «Керфегеннән нурлар тама» дигән җыр, мөгаен, шул Зөбәрҗəт турысындадыр. Ишектән кергәч тә, ул бүтәннәр белән куш куллап күреште, «кече кодам», дип, мине кочаклап алды. «Бәләкәч», димәде, «кече», диде. Сигез яшьлек кеше нишләп бәләкәч булсын, ди! Азактан аңлавымча, кодачага әүвәл үк агаемның күзе төшкән икән, тегенең дә күңеле тарткан булыр, тартмаса, җир аягы — җир башы җиргә утырмага килмәс иде. Ә мин исәр, икенче көндә үк Зөбәрҗәткә, сөмсезләнеп, үзем гашыйк булдым. Күзләремне йөзләреннән аера алмыйм. Җитмәсә, ул, туры килгән саен, Акманай камышы төсле матур, озын бармаклары белән йә минем битемнән сөя, йә башымнан сыйпый. «Бөдрә бәрәчкәем…» — ди. Кыш көне минем чәчемне кырып изаламыйлар. Шуңа күрә бөдрәм бармак тыккысыз. «Бәрәчкәй» дигәне миңа ошап җитми дә, тик яраткан кешең әйткәч, күнәсең инде.

«И, бөдрә бәрәчкәй! — дим мин хәзер үземә. — Теrе чакта Зөбәрҗәт бит, сине сөеп, уенда агаемны иркәләгән. Ул да бөдрә».

Кунак килеп ике-өч көн үтүгә, атаемнар Каранелгага кунакка китте. Аулак өйгә күз-колак булырга саңгырау Миңзифа инəебезне калдырдылар. Ул каты түгел, тыймый. Теләсәң нәрсә кылан. Аулак өйдә кич утырырга кызлар җыелды, соңрак агаемның яшьтәш егетләре дә килде. Уен, җыр китте.

— Туктагыз әле, кызлар, — диде Гөлҗамал апаем, – без гел үз ягыбыз җырларын гына җырлыйбыз. Өршәк якларында нинди җырлар бар икән? Җырлап күрсәт әле, Зөбәрҗәт!

— Кодача җырласын! – дип кушылды егетләр.

Зөбәрҗәт инәлтмәде. Матур иреннәрен чак кына бөрештереп торды да:

— Җырлап карыйм алайса. Тын җитсә, — диде.

Күзләреннән нур сирпеп, агаем аша миңа әйләнеп карады. Мин утырган почмагыма тагын да ныграк сыендым.

Җырын башлавы булды, мин бу дөньядан ваз кичтем. Моң, сузылган саен, мине бетмәс-төкәнмәс сагышларга батырып, йөрәгемне арбый барды. Җанымны әллә һаваларга ашырды, әллә упкыннарга атты, моннан ары ничек итеп яшәрмен, белмим. Мин җырчының йөзен күрмим. Ул миңа кырын утырган. Ничек еламый чыдый икән? Мөгаен, ике күзе тулы яшьтер. Ир булып, мин әле чак түзеп утырам.

Жанкай-җанаш китте, ай, сунарга,

Ашказаркай буе чәшкегә,

Чәшкеләргә китеп вафат булды,

Башкынаем калды яшь көйгә.

Озын сузып, озак җырлады Зөбәрҗәт. Әйткәнемчә, мин үз-үземне оныттым, шулай да килеп-килеп шомланып куям, җыр бетәр дип куркам. Ул бетсә, ни кала? Бушлык.

Җыр да тынды. Сулышым да өзелде. Бүтәннәр дә озак шымып калды.

Юк, вафат булмас җанкай-җанаш. Бары адашкан гынадыр. Шушы җырны ишетеп, кайтыр юлын табар ул.

Шул кичтән башлап рухыма җыр сеңде. Гөлҗамал апаем белән ахирәт булышып, Зөбәрҗәт кодача бездә айга якын торды, чигү чикте, каю каеды. Кайтам, дип сөйләнә башлагач та, өч дүрт көн җибәрми тордык. Аксалны кашавайга җигеп, ерактагы кечкенә авылга Зөбәрҗәтне агаем белән икәү илттек.

Мине атаемнар тагып җибәрде булыр. Кашавайга түшәлгән йомшак печән өстендә егет белән кыз уртасында рәхәткә чумып барам. Ат җиле күтәргән сыек буран бит очларын чeмeтeп ала. Мамык шәл очы белән Зөбәрҗәт минем битемне каплый. Рәхәт өстенә рәхәт! Хәзер инде мин аңа гашыйк кына түгелмен, гашыйктан да артыграк. Тутан апаем яки туган җиңгәм кебек үк. Агаем белән кавышсыннар да теге үзәк өзгеч җырны бервакытта да җырламасын иде Зөбәрҗәт.

Кодалар безне ике көн кунак итте. Агаемны да, мине дә кая утыртырга, кая яткырырга белмәделәр. Безне ныгытып ошаттылар булыр.

Кайтыр юлда агаем үтә боек күренде. Мин беләм инде, аерылышу шулай бәндәне сагышка сала. Үзем дә ямансулыйм.

Өйгә кайткач, өлкәннәрнең хәстәрле сүзләре еш кына колакка чалына башлады. Алдагы көзгә кызның унсигезе тула икән, артык озакка сузмыйча, яучылар җибәрербез, ахрысы. Алдан ярәштереп кую хәерлерәк булыр.

…Ерганаклар тулып, кар сулары аккан мәлдә кодалардан үтә яман хәбәр килде. Чибәр кодачабыз — минем булачак җиңгәм — асылташ исемен йөрткән Зөбәрҗәт бәкеден су алып чыккан чагында, боз ишелеп, Өршәк төбенә киткән. Су өстендә көянтәсе генә торып калган.

Үзе китте, җыры гомер буе миндә яши. Мин аны күптән үзем чыгарган сүзләргә әле дә тавышсыз гына, эчемнән генә җырлыйм. Үтә яшьләй дөнья куйган Мортаза агаем булып җырлыйм.

Җанкай-җанаш, җырларыңны тыңлап,

Мин терелеп кайттым сунардан.

Җанкай-җанаш, килче кочагыма,

Калкып кына чык та сулардан…

Үзе чыкмас инде, ә җыры хәтта тарих дәрьяларында батмый яшәр һәм иңрәр…

 

Мостай Кәрим

Безнең мирас. — 2017. — №2. — 112-113 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга