Артык сүз

Фәнзаман Баттал. Рушан Шәмсетдинов рәсеме

Фәнзаман Баттал, үзенә кардәш туры килүче кампитр остасы белән киңәшеп утырганда, Чуашиядән Чаллыга кайтып баручы Айдар Хәлим килеп керә. Фәнзаман, кәнәфигә иңгән Айдар Хәлимгә ишарә ясап, энесенә болай ди:

– Таныш бул, Мансур, менә бу абыең – татар дөньясының бөек язучысы, Тукай йолдызлыгындагы иң якты йолдыз!

Шул бәяне ишеткән Айдар Хәлим, ләззәт белән елмая-елмая күзләрен йома да, тәмам эреп, мәрткә киткәндәй тынып кала. Шулчак, кардәш егеткә күз кысып алгач, һәр кешедән, һәрнәрсәдән кызык табучы Фәнзаман, сүзен дәвам итеп:

– Әйе-әйе, энем, бөек язучы белән таныштың син! Бик бәхетле син! – ди дә янә өстәп куя: – Айдар абыең ул бөеклек җәһәтеннән
миннән генә калыша!

Шулчак Айдар Хәлим, сискәнеп уянган көйсез сабый кебек калкына да ялварган, ыңгырашкан тавыш белән болай ди:

– Фәнзаман! Мин бит юлдан арып, тамагым кибеп кайткан кеше! Кызган мине! Сүзне артык озайтып торганчы, чәй куеп җибәрсәң шәбрәк булыр иде бит, дустым!

 

Фәнзаман Баттал

Безнең мирас. — 2021. — №10. — 113 б .

Комментарий язарга