Артистка Фирдәвес Хәйруллинаның тууына 70 ел

Татарстан Республикасының халык (1995), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2002) Фирдәвес Хәбибулла кызы Хәйруллина 1951 елның 4 гыйнварында Лаеш районының Агайбаш авылында туган.

Ул 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында  артист булып эшли башлый.

Ф.Хәйруллина башкарган кайбер рольләр: Мөршидә – «Мәхәббәтең чын булса» (Х.Вахит), Дания – «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин), Эсмеральда – «Зифа» (Н.Исәнбәт), Кәләш – «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев), Маһинур – «Миңлекамал» (М.Әмир), Гөлемхан – «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Мәрфуга – «Кишер басуы» (З.Хәким), Зөләйха – «Зөләйха» (Г.Исхакый), Саимә – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов).

Ф.Хәйруллина 2003 елның 15 июлендә вафат булды.

 

Комментарий язарга