Журнал «Безнең мирас»

Арчалар тарихны саклый белә

Атна башында Арча районының Гөберчәк авылында язучы Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы бәйрәм булды. Музей төзелү турында фәрман чыкканнан алып, хәзерге көнгә кадәр биредә әдипнең шәхси әйберләрен, әсәрләрен, документларын, мирасын өйрәнү һәм саклау буенча зур эш башкарыла. Музейның мөдире - "Безнең мирас" журналының даими авторы Халидә Кыям кызы Габидуллина.
Мәдәни чара Мәһдиев юлы буенча велоэкскурсиядән башланып китте. Арча - Күпербаш - Казиле - Масра юлы - тораналар төшкән җир - Казаклар - Гөберчәк - урман юлы - Казанбаш өсте - Корайван - Күпербаш - Арча маршруты буенча дәвам итте әлеге сәфәр. Көн эссе булуга карамастан, велоэкскурсиядә катнашучылар 35 чакырымнан артык араны узды. Заманында бу юлдан М.Мәһдиев лесхозда урнашкан Арча педучилищесына укырга, Казанбаш мәктәбенә укытырга һәм Арча эшчеләр бистәсенә көзге яңгыр, кышкы буран, җәйге эсселәрдә җәяү йөргән!
Велоэкскурсиядә  катнашучылар Гөберчәк авылына җиткәч, Казаннан кайткан кунаклар белән берләште. Алар язучының кабере янында булды, рухына багышлап дога кылды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше музей ишегалдында узды, ә аннары урман аланында иҗади очрашу форматында дәвам итте.
Безнең фоторепортаж белән таныша аласыз.



























































Теги: Ленар Гобәйдуллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру