Журнал «Безнең мирас»

Арчадагы бер сайлау участогы бинасында Федор Шаляпин укыган

Арча шәһәрендәге 942 сайлау участогы 3 нче мәктәп бинасында урнашкан. Кайчан биредә реаль училище, педучилище һәм сугыш чорында эвакогоспиталь эшләгән. Биредә бөек җырчы Федор Шаляпин белем алган. Педучилищеда Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахуновларның да белем алганы мәгълүм.

1941 елның 24 июленнән 1946 елның 15 октябренә кадәр район хастаханәсе һәм педагогика училищесы, студентлар тулай торагы биналарында 3655 номерлы эвакогоспиталь эшли. 1941 елның сентябреннән 1943 елның 10 мартына кадәр госпитальдә 3380 кеше дәвалана. 1943 елның 7 мартында госпиталь хәрби әсирләр өчен махсуслаша. 1943-1944 елларда көн саен 4-5 әсир үлеп торган. 1811 хәрби әсир Арчаның “Немец” зиратына җирләнә. Шуларның 1088е немец, калганнары венгр, югослав, итальян, маҗар, яһүд, япон хәрбиләре бар.
Бу турыда сайлауга килүчеләрне истәлек такталары искәртә.

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру