Арчада Гариф Ахуновны искә алдылар

Бүген Арча районында Татарстанның Халык язучысы Гариф Ахуновны искә алдылар. Казаннан кайткан бер төркем язучы һәм Арча халкы иң әүвәле Гариф Ахуновның каберен зиярәт кылып, аның рухына дога кылды, аннары Казанбаш авылы мәктәбендә, Кечкенә Өчиле авылындагы «Ахун» чишмәсендә, соңыннан Гариф Ахунов исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасында булды.

Комментарий язарга