Арча манарасын бергәләп тергезик!

«Казан арты» тарих-этнография музеенда Арча манарасын һәм аның тирә-ягындагы тарихи объектларны (чишмә, һ.б.) яңадан тергезү буенча инициатив төркемнең беренче утырышы булды.

Арча кирмәне (крепосте) урта гасырларда Арча даругасының һәм Арча шәһәренең төп административ һәм хәрби үзәге булып, аңа моннан мең ел элек болрынгы бабаларыбыз болгарлар нигез салган. Крепость 1552 елда Явыз Иван Арча шәһәрен яулап алган вакытта тулысы белән җимерелә, көлгә әйләндерелә һәм берничә елдан соң, җирле халыкны баш күтәрүдән бастырып торыр өчен, шул ук нигездә яңадан төзелә.

Крепость манараларыннан берсе Бөек Ватан сугышына кадәр сакланып кала, соңрак, утын җитмәү сәбәпле, мичкә ягыла. 1959 елда “Арча шәһәрлеге” ТАССР Министрлар Советының карары нигезендә археология һәм архитертура ядкярләре исемлегенә кертелеп, дәүләт саклавына тапшырала.

Хәзерге көндә бу җирләргә “Арскпласт” һәм “Идарәче компания” оешмалары урнашкан.

Арча шәһәрлегендә оештырылган археологик казу эшләре нәтиҗәсендә табылган материалларның күбесе безнең музейда, бер өлеше КФУда, ә кайберләре археолог белгечләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана.

Арча шәһәренең гербында сүрәтләнгән Арча манарасы, капкасы – шәһәребезнең меңьеллык тарихын чагылдыручы символ.

Хөрмәтле укучылар! Арча крепосте һәм аның тирә-ягындагы объектлар турында кемдә нинди мәгълүмат бар, безгә, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләренә хәбәр итсәгез иде. Безнең өчен бер җөмлә булса да, теләсә нинди мәгълүмат кызыклы һәм алар манараны яңадан тергезгән вакытта искә алыначак.

Арча гербындагы манараны саклап калу, ә соңрак яңадан тергезү – тарихчы-археологларның, төбәкне өйрәнүче белгечләрнең һәм җәмәгатьчелекнең бер гасырдан артык чынга ашмаган хыялы.

Комментарий язарга