Арча крепосте тарихыннан

Арча поселогының хәзерге почта бүлеге урнашкан тирәдәрәк тау кырыендагы иске агач башняны олы яшьтәге кешеләр хәтерлиләр әле. Ләкин ул башняның тарихы бик эчкәрегә, берничә йөз елларга китә.

Элек Арча крепосте, гомумән, җирдән эшләнгән вал белән уратылып алынган булган. Валның ике ягы тирән чокыр һәм Казанка яры белән чикләнгән. Менә шул вал өстендә, тарихчы С.М.Шпилевскийның язуына караганда, 7 башня булган. Алар нык итеп агачтан корылып, мылтыктан атар өчен «бойница»лары да булган. XX гасыр башына, билгеле, ул башнялар җимерелеп, валның да эзе югалган. Тик урыны калган бер башняны гына Казан университеты каршындагы Тарих, этнография һәм археология җәмгыяте реставрацияләргә карар биргән. 1900 елның җәендә шул максат белән җәмгыятьнең действительный члены В.Борисов килгән. Бу вакытта иске башня тәмам җимерелеп, бүрәнәләр өеме хәлендә булган. Башняны ремонтлау өчен Арчадагы һөнәрчеләрне файдаланганнар. Башня эчендә һөнәрчеләр балчыкка күмелеп калган ат, сарык, дуңгыз сөякләре, балык калдыклары, көл һәм күмер тапканнар. Шулай ук бер данә Казан ханлыгы акчасы һәм тимер пычак та чыккан.

Арача шәһәрлегендә табылган чүлмәк калдыклары. Хәзер «Казан арты» тарих-этнография музеенда саклана

Башня элекке хәленә кайтарылган, ләкин инде аның бүрәнәләре бик иске булган. Шулай да аны карап тору эше шәһәр старостасы Н.П.Щелкинга йөкләнгән.

Галим В.Борисов исә шул елның 27 октябрендә җәмгыятьнең гомуми җыелышында Арча крепостеның башнясы турында доклад ясаган.
1962 ел

Комментарий язарга