Арча эвакогоспитален мәңгеләштерделәр (ФОТОЛАР)

Кичә,8 майда Арча шәһәренең 3 мәктәбе бинасында (элекке педучилище урыны ) Арча эвакогоспиталенә багышланган истәлек тактасы ачылды. Тантанага сугыш чорында биредә эшләүче шәфкать туташлары Барышева Александра һәм Дементьева Антонина да килгән иде.

1941 елның 24 июленнән 1946 елның 15 октябренә кадәр район хастаханәсе һәм педагогика училищесы, студентлар тулай торагы биналарында 3655 номерлы эвакогоспиталь эшли. 1941 елның сентябреннән 1943 елның 10 мартына кадәр госпитальдә 3380 кеше дәвалана. 1943 елның 7 мартында госпиталь хәрби әсирләр өчен махсуслаша. 1943-1944 елларда көн саен 4-5 әсир үлеп торган. 1811 хәрби әсир Арчаның “Немец зираты»на җирләнә. Шуларның 1088е немец, калганнары венгр, югослав, итальян, маҗар, яһүд, япон хәрбиләре.

Узган атнада Арча шәһәренең 3 нче мәктәбендә эвакогоспиталь музее ачылган иде.

 

Комментарий язарга