Журнал «Безнең мирас»

Апаз керәшеннәренең исламга кайтуы

Арча районында үзенең рухи дөньясы белән башкалардан аерылып торган авыл бар. Минем туган авылым Апаз ул. Татарстан Республикасы Милли архивында сакланган документлар нигезендә авылымның тарихына бәйле кайбер кызыклы мәгълүматларны «Безнең мирас» журналы укучылары белән дә уртаклашасым килә.


1917 елда төзелгән Апаз мәчетенең рәсеме

Апазның «иске керәшен»нәре


1700 нче еллардан башлап Апазово-Рождественское авылында иске керәшен татарлары яшәгән. Барысы да православие динен тоткан, татар телендә сөйләшкән һәм үзләрен керәшен дип йөрткән. Электән үк: «Динебез – урыс дине, ә телебез – татар теле», – дип әйтә торган булганнар алар. Үзләренең гореф-гадәтләре, милли йолалары, кием-салымнары, җырлары, көйләре, бәйрәмнәре белән ислам динендә булган татарлардан аерылып торганнар. Бабаларымның кайчан чукындырылганлыгы һәм Апаз авылына кайдан килеп урнашканнары билгесез. Фәкать «иске керәшен» дигәннән генә аларның Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җимерелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарында чукындырылганлыклары аңлашыла. Ә инде язма чыганакларда авыл беренче мәртәбә 1678 елда телгә алына.


Кеше аз булган авылларда чиркәү төземәгәннәр. Хисап документларына күз салсак, Апаз авылында чиркәү 1720 елда дәүләт акчасына төзелгән. Димәк, бу елга чаклы авылда халык саны чиркәү тотарлык булмаган. 1782, 1795, 1834, 1858 нче елларда уздырылган халык санын алу исемлекләрендә барлык кешеләр дә «старокрещенные татары» дип теркәлгәннәр. Халык саны елдан-ел арта барган. 1782 елда – 190 ир-ат; 1795 елны 88 хуҗалыкта – 215 ир-ат һәм 218 хатын-кыз; 1834 елны 94 хуҗалыкта – 299 ир-ат һәм 298 хатын-кыз; 1858 елны 94 хуҗалыкта 393 ир-ат һәм 418 хатын-кыз яшәгән.


Якын-тирәдәге башка авылларда чиркәү булмау сәбәпле, күрше авыллардагы православие дине кешеләре дә Апаз авылына килгән. Авыл кешеләре әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны төгәл үтәп яшәгән. Хәтта өйләнешкәндә кызларны якын-тирәдәге керәшен авылларыннан – Югары һәм Түбән Әзәк, Чепья, Субаш һәм Сәрдәбаштан алып кайтканнар.


Апаз үзенең базары, чиркәве, мәктәбе белән якын-тирәдәге авыллардан гына түгел, башка өлкәләрдән, шәһәрләрдән дә бай сәүдәгәрләрне, укытучыларны җәлеп иткән. Шулай итеп, апазлылар күп милләт кешеләре белән аралашып яшәгәннәр. Әле мин бала вакытта да авылда базар эшләп торды. Бирегә мари, удмурт һәм рус авылларыннан килгән кешеләрнең күбесе татар телендә бик яхшы аралаша иде.


Башка авылдан килгән яшьләр өйләнешкәндә, Апаз авылы кешеләре чиркәүдә шаһит булып та катнашкан. Чиркәүдә күп кенә күрше авыллардан, шәһәрләрдән килгән кешеләрнең дә яңа туган балаларын чукындырганнар, өйләнешкәннәрне, үлгәннәрне исәпкә алып, метрика кенәгәләренә теркәп барганнар. Апазның керәшен зиратында авыл кешеләрен генә түгел, башка авыллардан алып килгән мәетләрне дә чиркәүдә алар рухына дога укытып җирләгәннәр. Себергә күчеп баручыларны да, юлда вафат булсалар, Апаз зиратына дәфен кылганнар. 1835-1845 елгы чиркәү метрикаларында Псков, Владимир, Смоленск, Калуга, Пермь һәм башка губерналардан Себер юлына чыккан, әмма төрле сәбәп белән якты дөньяны калдырып киткән кешеләрнең исемнәре теркәлгән.


Татарстан Милли архивында Апаз чиркәвенең 1752, 1774, 1791 нче еллардагы һәм 1792 елдан 1915 елга кадәр булган метрика кенәгәләре саклана. 1752 елгы метрикада авыл кешеләренең милләте күрсәтелмәгән. Ә аннан соңгыларында барлык кешеләр дә «старокрещенные татары» дип теркәлгәннәр.


Ислам диненә кайту


1802-1827 нче елларда Казан губернасының берничә өязендә керәшен татарларының әкренләп ислам диненә күчү процессы башлана. Бу хәрәкәт «яңа керәшеннәр», ягъни XVIII гасырда чукындырылган татарлар арасында актив бара. Чукынганнарына нибары бер гасыр чамасы гына узу сәбәпле, алар ислам дине йолаларын да онытып бетермәгән булалар әле. Изге Синодның 1830 елның 31  маенда чыккан карарында чиркәүләрдәге службаны башка милләт телләрендә дә алып барырга дигән тәкъдим, алай гына да түгел, 1846 елны Россия патшасы Николай Iнең чиркәүләрдә службаны татар теленә күчерергә дигән Указлары да керәшен татарларының ислам диненә күчүен туктата алмый.


Бу хәрәкәт 19 нчы йөзнең икенче яртысында тагын да активлаша. 1864-1865 нче елларда Казан, Лаеш, Мамадыш, Спас һәм Чистай өязләрендә яшәүче керәшен татарлары әкренләп ислам диненә кайта башлый. Ә Зөя һәм Тәтеш өязләрендәге керәшеннәрнең барысы да диярлек ислам динен кабул итә. 1880 нче елларда Апаз авылы белән тыгыз элемтәдә торган Югары һәм Түбән Әзәк авылы кешеләре дә ислам диненә күчеп бетәләр.


Тирә-яктагы мөселман авыллары йогынтысында Апаз халкы да ислам диненә кайтырга омтылып карый. Әмма биредә вазгыять бөтенләй башкача була. Әйткәнемчә, алар «иске керәшеннәр», ягъни 2-3 гасыр эчендә инде шактый буын алмашынып, ислам йолалары онытылган була. Шулай да Апаздагы «иске керәшен» татарлары намазга басмасын өчен дәүләт тарафыннан нинди чаралар күрелгән соң? 1867 елда биредә тирә-якта иң беренче керәшен мәктәбе ачыла, анда укымышлы, ике телне һәм, әлбәттә, православиенең асылын белгән татар егетләре әзерләнә башлый. Аларга татар теленә тәрҗемә ителгән христиан дине китаплары китерелә. Моның өстенә, 1871 елдан башлап авыл чиркәвендә служба атнага ике тапкыр татар телендә алып барыла башлый. Апазның побы Александр Миропольский да татарча бик яхшы белүче, үгет-нәсыйхәт эшендә шактый әзерлекле кеше булган.


Шуңа да карамастан, 1880 елда Апаз авылында ислам диненә кайту башлана. Апаз керәшеннәре: «Без ислам диненә чыгабыз», – дип сөйләшмәгәннәр, ә: «Без татарга чыгабыз», – дип әйтә торган булганнар. Бу елларда Апаз авылында 1026 керәшеннең 26сы ислам диненә күчә. Иң беренче булып «татарга чыгу»чылар менә бу кешеләр булган:


1. Андрей Егоров – Әмир Бикчәнтәев;
2. Ефим Иванов – Яхъя Ибраһимов;
3. Ефим Игнатьев – Кәрим Ибраһимов;
4. Алексей Васильев – Фәйзулла Зәйнуллин;
5. Емельян Тимофеев – Ямалетдин Якубов;
6. Михаил Борисов – Закир Зарифов;
7. Алексей Емельянов – Миндубай Ямалетдинов.


1880-1883 нче елларда ислам диненә бик нык өндәп йөрүче берничә кешене хөкем итеп, 12 елдан 15 елга кадәр вакытка Иркутск өлкәсендәге Усоль авылына сөргенгә җибәрәләр. Алар – Иван Афанасьев, Григорий Осипов (Йосыпов), Яков Васильев (Зәки Зәйнуллин). 1909 елда бу кешеләр Казан губернаторына, яңадан ислам диненә чыгарга рөхсәт сорап, прошение язып җибәрәләр. Аларның гаризалары берсенеке – 1909 елның 17 сентябрендә, икенчесенеке 1910 елның 11 июнендә канәгатьләндерелә.


1881-1882 нче елларда авылда 250дән артык кеше ислам диненә күчә. Ләкин 1883 елда, Апаз чиркәвенең побы А.Миропольскийның тырышлыгы белән, 240 кеше яңадан православие диненә кайтарыла.


1900 елда А.Миропольский Апаздан китә. Поп итеп Василий Никитин исемле керәшен татарын куялар. Әмма ул эчәргә ярата. Нәтиҗәдә, 1907 елда аны эшеннән алалар. Николай IIнең 1905 елның 17 октябрендә игълан иткән дин иреге турындагы манифестыннан файдаланып булса кирәк, ислам диненә күчәргә теләүчеләр саны бик нык артып китә. Попның эчкечелеге, эшенә салкын каравы һәм тирә-як авыллардагы мөселманнарның йогынтысы бу процессны аеруча тизләткән. 1905-1906 нчы елларга 96 Апаз кешесе Казан губернаторына прошение яза. Архивта 1907 елны төзелгән исемлек саклана. Бу исемлектә һәрбер кешенең православный һәм мөселман исемнәре, шунда ук нәсел тамгалары теркәлгән. 1910 елга кадәр тагын 86 кеше гариза язып җибәрә.


Бу вакыйгалар ислам диненә күчкән кешеләр белән ислам диненә чыкмаган керәшеннәр арасында каршылыклар тудыра башлый. Хәтта бер гаилә эчендә дә бәхәсләр куера. Мәсәлән, Семен Никитин ислам динен кабул итәргә карар кыла, ә хатыны риза булмый. Шулай итеп, Мария Степанова 1908 елда Казан архиепископына иреннән аерылышырга рөхсәт сорап гариза яза һәм, иреннән аерылып, Сәрдәбаш авылына кайтып китә.


1907 елда Трофим Михайловның кече улы Алексей Трофимов, туганнарыннан рөхсәт сорамыйча, Казан губернаторына гариза язып җибәрә. Гаризасында: «Минем әби-бабайлар, әти-әни күптән инде ислам динен тоталар, христиан динен тотмыйлар, һәрвакыт үзләренең дини йолаларын ислам динендә башкаралар, шуңа күрә миңа рус диненнән чыгарга рөхсәт бирегез», – дип яза. Казан дини академиясе каршындагы миссионерлар курсында укып, 1904 елдан бирле Апаз чиркәвендә эшләүче абыйсы Федор Трофимов бу хәлне белеп гарьләнә һәм шул ук елны Казан губернаторына үзләренең кем икәнлекләрен, нинди дин тотканнарын, әти-әнисенең православие динендә булуларын, әтисенең чиркәү старостасы икәнлеген исбатлап хат яза. Хатында, энемнең бер сүзе дә дөрес түгел, ди. Соңрак Алексей Трофимов, әти-әнисе, абыйларыннан үгет алганнан соң, үзенең «хатасын аңлый» һәм губернаторга, башта язган хатын ертып ташлавын сорап, кабат үтенеч җибәрә.


Минем бабай Федор Прокофьев 1906 елның 30 гыйнварында Апаз чиркәвендә Анна Федорова дигән кыз белән никахлаша, ә үзе, шул ук елның 8 ноябрендә исламга күчүне сорап, гариза яза. 1911 елгы исемлектә безнең гаиләдә күптән ислам динен тоталар дип язган кешеләрнең 3 яшьтән 8 яшькә кадәр булган балалары гына чукындырылмаган, ягъни чиркәү метрикасына теркәлмәгән.


1880 елларда ук «без татарга чыктык» дип йөргән кешеләр: Андрей Егоров (Әмир Бикчәнтәев), Ефим Иванов (Яхъя Ибраһимов), Ефим Игнатьев (Кәрим Ибраһимов), Алексей Васильев (Фәйзулла Зәйнуллин), Емельян Тимофеев (Ямалетдин Якубов), Михаил Борисов (Закир Зарифов) губернаторга 1906 елда гына гариза язганнар, чөнки аларга православие диненнән чыгарга рәсми рөхсәт булмаган. Ә прошениеләре 1911 елда гына канәгатьләндерелгән.


Шунысы кызык: Апаз авылы керәшеннәренең Казан губернаторына җибәргән гаризалары барысы да бертөрле эчтәлектә, хатасыз язылган, әйтерсең, алар русча бик яхшы белгән. Соңрак бу хатларның Апазда яшәүче Казан мещаны Давид Васильев һәм Пенза мещанкасы Ирина Богдановаларның ярдәме белән язылганлыгы ачыкланды.


1911 елның июль аенда Апаз авылында 1366 кеше яшәгән. Чиркәү хисабы буенча, шул елның 1 июненә чиркәүгә йөрүчеләр 704 ир-ат һәм 662 хатын-кыз саналган. Берничә елдан соң 293 ир-ат һәм 269 хатын-кыз православие динендә калган, 411 ир-ат һәм 393 хатын-кыз ислам диненә күчкән. 162 кеше православие диненнән элек үк чыккан булган.


Апаз керәшеннәренең күпләп ислам диненә күчүенә күршедәге Каратай мулласы Низаметдин Фәхретдинов һәм шул авыл мөселманнары да сәбәпче була. Поплар сүзе белән әйткәндә, алар халыкны «мөселманлыкка кайтырга котырткан». 1905-1910 нчы елларда Казан губернаторына прошение язганнарга мөселманча исемнәрне Каратай авылы мулласы кушкан. Бу исемнәрне алар үзләре сайлап алганмы, әллә мулла абзыйның уена нинди исем килсә, шуны кушканмы – анысы безгә билгесез. Нәтиҗәдә, 1907 һәм 1911 елгы исемлекләрдә генә дә 33 – Миңлебай, 36 – Ибраһим (Ибрай), 51 – Сәрбиҗамал, 29 – Мәчтүрә, 36 Фатыйма исеме бар. Мондый бертөрле исемнәрнең күплеге авылда кушаматлар барлыкка килүгә сәбәпче булган. Ә иң кызыгы – бу кушаматлар хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән.


Ислам диненнән чыгып, кире православиегә кайтучылар да булган. Мәсәлән, Григорий Федоров, Андрей Семенов, Михаил Иванов, Александр Егоров шушы елларда яңадан православиегә күчкән. Ислам диненә кайтучылар саны күбәйсә дә, чиркәү метрикаларында 1905 елны – 28 бала, 1914 елда 36 бала теркәлгән, ягъни чукындырылган.


ХХ гасыр башында Апаз авылы керәшеннәренең ислам диненә чыгуларын туктатырлык һәм тоткарларлык мөмкинлекләр калмый, хәтта дәүләт тә бу эштә ярдәм кулын суза алмый. Мәсәлән, 1907 елның 29 гыйнварында, Кече Лызи побы Емельян Филиппович Филиппов йогынтысында, Апазда «татарга чыгарга теләмәгән» Фрол Степанов губернаторга: «Ислам диненә чыккан татарлар ислам диненә чыкмаган керәшеннәрне кысырыклый башладылар, шуңа күрә, керәшеннәрне саклар өчен, Апаз авылына бер генә булса да полиция уряднигын җибәрүне сорыйм», – дип гариза язган. Әмма бу прошение үтәлмәгән.


Апазда мәчет салу


1917 елның апрель аенда Апаз авылы мөселманнарының бер-бер артлы ике җыены уза. Шунда алар мөстәкыйль мөселман мәхәлләсе оештыру турында карар чыгаралар, мулла итеп Габдерәүф Мөхәммәтсафа улы Хәмзин дигән кешене сайлап куялар. Ул Спас өязендәге Яңа Камка (Мәүләшә) авылыннан була.


Җыенда ике катлы мәчет төзү мәсьәләсе дә карала. 1917 елның 21 апрелендә авыл кешеләре исеменнән староста Фәйзулла Зәйнуллин, Миндубай Нуриев, Әхмәтҗан Әмиров, Гарифулла Насыйбуллин, Мөхәммәтҗан Нуриев, Хәким Ибраһимов, Сәфиулла Мөхәммәтҗанов, Закир Ибатуллин, Кәрим Ибраһимов, Ибраһим Исмәгыйлев, Фәйзрахман Абдуллин, Ибраһим Мортазиннар имзалаган ике беркетмә (беренчесендә – 16 апрельдә 97 кеше, икенчесендә – 21 апрельдә 104 кеше катнашкан) һәм мәчетнең проект-смета документлары Балтач волосте идарәсендә теркәлеп, 22 апрельдә Казан губерна идарәсенә тапшырыла. 14 июньдә бу документлар Казан губернасының төзелеш бүлегендә карала. Анда Казан өязенең милиция начальнигына мәчетнең төзелеш урынын тикшерергә дигән күрсәтмә бирелә. 15 июньдә бу урын тикшерелә һәм, төзелеш уставына туры килмәү (ә чынбарлыкта чиркәүгә якын булу) сәбәпле, проект расланмыйча кала. Әмма 1917 елгы хөррият җилләре һәм дин иреге турындагы канун Апаз халкын бу эштән туктата алмый: мәчетне авылның нәкъ үзәгенә – базар мәйданына салып куялар. Кызганыч, гыйбадәтханә буларак, ул бик аз вакыт кына эшләп кала. Илдә гражданнар сугышы, мәчет, чиркәүләр белән көрәш башлана.


Шулай итеп, чукындырылудан соң 3-4 гасыр чамасы вакыт узгач, Апаз халкы ата-бабалары диненә кайта. Бик күп кешеләрнең ислам диненә чыгуына карамастан, авылда 1950 нче елларга кадәр дә керәшен гаиләләре бар иде. Хәтта XIX гасыр ахырында һәм үткән гасыр башында туган әби-бабайларның исламга күчтем дип санаганнары да керәшен бәйрәмнәрен искә алды, мөселман бәйрәмнәрен дә уздырды. Минем әтинең әнисе Наталья Кузьмина (Хәтимә Гайнуллина) һәм аның әнисе Анна Никифорова, мөселман диненә күчкәннәр дип саналсалар да, үзләрен үлгәч керәшен зиратына күмәргә кушканнар һәм шунда җирләнгәннәр.


Хәзерге көндә Апаз авылында үзенең керәшен әби-бабаларын белгән кешеләр бармак белән генә санарлык. Керәшен зираты да совет чорында көтүлеккә әйләнгән иде. Ун ел элек, Апаз авыл советы рәисе Рәис Закиров тырышлыгы белән аны, тимер баганалар утыртып, тимер челтәр белән уратып алдылар, ә җитәкче булып Ренат Сабитов килгәч, челтәрне профнастилга алмаштырдылар.


Габделфәрт Закиров


Безнең мирас. - 2020. - №9. - 22-27 б. 

Теги: Габделфәрт Закиров Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру