Апаслылар «Казан каймасы»нда

1941 елның октябре иде. Авылда калган бөтен кешене, шул исәптән уку яшендәге бала-чагаларны туплап мул уңышны җыябыз, фронт өчен ашлык озатабыз. Бүгенгедәй хәтердә, 27 октябрь иде. Мин, партиянең Апас райкомы икенче секретаре, Ворошилов исемендәге колхозда (Зур Әтрәч авылы) урып-җыюны оештырып йөрим. Ашыгыч рәвештә райкомга кайтырга куштылар.

 

Апасның Туган якны өйрәнү музеенда «Казан каймасы»на багышланган күргәзмә: кәтер (мич кырында пешерелгән камыр), мич бәрәңгесе, сохари, киптерелгән кычыткан һ.б.

Райкомда бюро әгъзаларын партия өлкә комитеты секретаре А.Г.Барышников, оештыру бүлеге мөдире Е.Р.Федоров һәм республиканың башка җаваплы хезмәткәрләре көтә иде. Район Советы башкарма комитеты әгъзалары, районның бүтән җитәкче хезмәткәрләре дә җыелды. А.Г.Барышников безгә Бөек Ватан сугышы фронтларында килеп туган хәлне һәм Дәүләт Оборона Комитеты карарын аңлатты.

Союзниклар ягыннан хәрби булышлык булмау, Мәскәү янында барлыкка килгән зур кыенлыклар җитди оборона эшләре үткәрүне, сугыш хәрәкәтләре җәелә калса, безнең территориядә зур хәзерлек эшләре таләп итә икән. Дәүләт Оборона Комитеты приказы белән 2 нче хәрби-кыр төзелеше идарәсе оештырылган, идарә начальнигы итеп А.Г.Барышников, аның политик эшләр буенча урынбасары итеп Е.Р.Федоров билгеләнгән. Алар безне үзләре белән алып килгән инженерлар, башка белгечләр белән таныштырдылар.

Оборона сызыгы безнең бодай басулары, тау һәм тугайлар, авыллар аша үтәчәк иде. Шуңа күрә районда 1 нче кыр төзү участогы булдыру кирәк дип табылган. Без райкомның беренче секретаре X.X.Хәйруллинның участок начальнигы итеп билгеләнүе турында приказ алдык. Начальникның политик эш буенча урынбасары вазыйфасын миңа тапшырдылар. Оборона төзүне оештыру үзәге итеп Биеш авылы сайланды. Райкомның бөтен аппараты белән кичекмәстән шунда киттек.

Барый Мифтахов – истәлекнең авторы, Апас райкомының икенче секретаре, Апас районы буенча оборона төзелеше штабы сәяси бүлеге начальнигының урынбасары. Октябрь, 1941 ел

Мәскәү янында немец-фашист илбасарлары белән көчле бәрелешләр барганда без дәүләтнең гаять җаваплы шундый заданиесен алдык: кыска гына вакыт эчендә шактый зур территориядә танкка каршы траншеялар, ДОТ һәм ДЗОТлар, блиндажлар һәм башка хәрби корылмалар төзергә кирәк инде. Биеш Авыл Советы һәм колхоз идарәсе биналары гөжләп торган штабка әйләнде. Транспорт, тәэминат, финанс һәм кадрлар бүлекләре оештырылды. Аларга җитәкчелек итү партия райкомы һәм район Советы башкарма комитетының бүлек мөдирләренә тапшырылды. Төзелеш өчен агач, таш материаллары, металл әйберләр кирәк иде. Шуны урында булдыру өчен, таш чыгару, урман кисү бригадалары, тимерчеләр группасы төзелде. Аларга җитәкчелек итү дә район звеносының җаваплы хезмәткәрләренә йөкләнде. Төзелеш участогына өч хәрби инженер (Захаров, Тройнин, Дроздовская иптәшләр) бирелгән иде. Шушы белгечләр ярдәмендә, оборона төзелеше мәйданын 8 прораб участогына бүлдек. Районның җидееллык һәм урта мәктәп директорлары Һ.Гомәров, Ш.Исмәгыйлев, И.Галиев, К.Вәлиуллин һәм башка иптәшләргә бу участокларга җитәкчелек итү тапшырылды, алар «прораб» исеме алдылар.

Шушы бөтен оештыру эшләре бер тәүлек эчендә башкарылды. Ә икенче көнне – 28 октябрьдә район хуҗалыкларыннан колхоз председательләренең үзләре җитәкчелегендә һәм массовый төстә оборона төзүгә колхозчылар һәм атлы транспорт килә башлады. Алар арасында хатын-кызлар һәм үсмерләр күбрәк иде. Шулай итеп, колхозларда урып-җыю һәм ашлык сугу эшләрен вакытлыча туктатып торырга туры килде, анда ферма терлекләрен карау өчен генә беркадәр кеше калдырдык. Колхозлардагы атлы транспорт та тулысы белән оборона төзелешенә мобилизацияләнде.

Өченче көнне без Саба, Кукмара, Кызыл Юл һәм башка районнардан, Казан һәм Зеленодольск шәһәрләреннән кешеләр һәм җанлы тарту көчләре кабул итә башладык. Оборона төзелешенә эшчеләр – станокларын, колхозчылар басуларын калдырып килделәр. Алар белән бергә интеллигенция вәкилләре, язучылар, журналистлар һәм артистлар да бар иде. Ватан иминлеге өчен халыкның бу патриотик күтәрелеше «Татарстан АССР тарихы»нда гади һәм тыйнак язылган: «Татарстан хезмәт ияләре оборона төзү эшләрендә актив катнаштылар. Бу эшләр бөтен халыкның беренче дәрәҗәдәге мөһим эше дип игълан ителде».

Дүрт ай окоп казыган Равия Таҗиева: «10 кеше бер йортка урнаштык. Ярымач килеш яшәдек һәм эшләдек. Әнием Әгерҗедән 15-16 порция туңдырылган аш җибәрә иде. Анда аз гына токмач, бәрәңге һәм ит булыр иде. Почта аша килгән ашны җылытып, бергәләшеп ашадык. Шул безне ач үлемнән коткарып калды».

Безнең алда оборона сызыгы төзүгә килгән дистәләрчә мең кешене торак урын, азык-төлек, эш киеме һәм эш кораллары белән тәэмин итү кебек беренче җитди мәсьәлә тора иде. Авылдагы клуб, уку йортлары, башка биналар фатирга әверелде. Колхозчы өйләренә дә дистәләрчә кеше, абзаркиртәләренә атлар урнаштырдык. Бүтән районнардан һәм шәһәрләрдән килгән хезмәт ияләренә торак урынны ашханәдә тукланырга мөмкин булырлык авыллардан сайладык. Булган ашханәләр киңәйтелде, Биеш, Болын Балыкчы, Чүрибураш һәм Ябалак авылларында яңалары ачылды. Моның өчен клуб биналарын файдаландык. Яңа пекарнялар ачарга да туры килде. Ә азык-төлек белән күбрәк колхозлар тәэмин итте, башка эчке резервлар да таптык.

Дошманга нәфрәт кешеләрне бердәм итте, алар теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, илнең чын патриотлары кебек эшләделәр. Прораблык участоклары, бригадалар, группалар арасындагы ярыш «Явыз дошманны тар-мар итик!» дигән лозунг астында барды. 5 көнгә бер ярышка йомгак ясала, җиңүчеләр билгеләп үтелә иде. Агитаторлар траншеяларда, ДЗОТ, блиндаж, землянка төзелешләренә йөриләр, бөтен яңалыкларны вакытында җиткерәләр иде. 10 көн саен кыр төзү участогының стена газетасын чыгара идек. Монда коммунист М.Гыйсмәтуллин инициативалы эшләде. Безнең күршедә 2 нче кыр төзү участогы киң эш алып бара, анда оборона төзүгә партиянең Буа райкомы беренче секретаре Ш.Ә.Әхтәмов җитәкчелек итә иде. Ике участок арасында заданиене срогында үтәү өчен киң ярыш оештырылды. Ярышка 10 көн саен йомгак ясалды. Идарәнең күчмә Кызыл Байрагы күбрәк безнең участокта була иде. Безнең участок көндәлек планны – 110-120, кайбер бригадалар 150-200 процентка кадәр үтәп килделәр. Бу халыкның искиткеч патриотизм үрнәге, Ватан язмышы өчен зур җаваплылык тоюларын һәм үз өсләренә төшкән бурычны тирәнтен аңлауларын күрсәтү иде.

Окоп казу күренешләре. 1941 ел

Ноябрьнең икенче ункөнлегендә һава кинәт салкыная башлады. Эшчеләргә, бигрәк тә шәһәрдән килгән хезмәт ияләренә җылы киемнәр кирәк булды. Өскә фуфайкалар, сырган чалбарлар табыштырдык. Ләкин аяк киеме белән тәэмин итү кыенрак иде. Монда чабата белән тулага да «мөрәҗәгать итәргә» туры килде.

Җир эшләрен үткәрү кыенлашты. Гади көрәкләр генә җитмәде, лом, тимер чөй, кувалдалар кирәк булды. Райондагы 3 МТС һәм 64 колхозның мөмкинлекләрен барладык, тимерчеләрен мобилизацияләдек. Кешеләр эш коралы белән тәэмин ителде.

Декабрьдә салкыннар 45 градуска, җирдә туң 30-40 сантиметрга җитте. Җир эшләренә махсус сапер взводы чакырырга мәҗбүр булдык. Взвод төнлә туң җирне шартлата, кешеләр аны көндез чистарталар.

Авыр иде. Шундый суыкларга да, сугыш вакыты белән бәйле кыенлыкларга да карамастан, планлаштырылган эшләрнең күләмен билгеләнгән вакыттан алда үтәдек. Немец-фашист гаскәрләрен Мәскәү янында тар-мар иткәч, оборона чиге төзүне туктатырга боерык алдык. Халыкны зурат һәм кибәндәге ашлыкны сугу һәм фронт өчен озатуга тупладык. 1942 елның язгы чәчүенә хәзерлек эшләре дә башланды.

Шинельсез солдатлар дәүләтнең Идел ярындагы ашыгыч заданиесен шулай үтәделәр. Монда күрсәтелгән ныклык һәм хезмәт батырлыгы өчен зур группа иптәшләр бүләк алды. Участок начальнигы X.X.Хәйруллин «Почет билгесе» орденына лаек булды. Минем хезмәтем ТАССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән билгеләп үтелде. Мин аны иң авыр елларның кадерле истәлеге итеп саклыйм.

Еллар үтте. Без төзегән оборона сызыгының эзе дә калмады. Ул басуларда хәзер оныкларыбыз – тыныч тормышның кадерле кешеләре җиң сызганып иген үстерәләр, батыр хезмәтләре белән илебезнең оборона куәтен ныгыталар.

 

Барый Мифтахов

«Безнең мирас». — 2022. — №10. — Б. 22-25. 

Комментарий язарга