Аның рухы, фәһеме бар…

Хәтергә уелган китап… Ул да булса, язучы Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре. Аны моннан 50 ел чамасы элек укысам да, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар хәзер дә күз алдымда. Тормышымда да әлеге әсәр сюжетына охшаш хәлләр еш булды. Дөрес, миңа китапны русча укырга туры килде, шулай да әле дә булса, әсәрдә сурәтләнгән табигать күренешләрен, образларын яттан беләм…

Минем әнигә дә гомеренең соңгы ике аен Башкортстанның 80 елдан артык яшәгән Аскын районындагы Иске Казанчы авылында түгел, ә Олы кызы гаиләсендә Татарстанның Кукмара районындагы Кәркәвеч авылында үткәрергә туры килде. Әсәрдә тасвирланган Ак әбинең язмышы минем әни язмышына бик охшаш. Соңгы көннәрдә аның да башына шундый ук уйлар килгәндер дип уйлыйм. Ни кызганыч, кире кайтарып булмый шул…

Әнибез Тәгълимә Нигъмәтулла кызы XX гасыр башында туган, ил белән бергә аның барлык сикәлтәле юлларын үткән. Гражданнар сугышы, аннан соңгы ачлык, коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы – болар барысы да аның башыннан узган.

Утызынчы еллар башында карт әтиебез Нигъмәтулла мулланы Архангель өлкәсенә сөргенгә җибәргәннәр. Балалары, шул исәптән безнең әниебез дә, өйләреннән куып чыгарылып, урамда торып кала. Әниебез үзеннән аз гына өлкәнрәк абыйсы һәм апасы белән урман пунктына агач кисәргә җибәрелә. Шунда өч кыш йөреп эшли алар. Юллары берничә тапкыр Иске Казанчы авылы аша үтә (әниебез Балтач районының Штәнде авылында туган). Язмыш әниебезне шул авыл егете Хатип Хәлилов белән очраштыра. Яшьләр бер-берсен бик ошаталар. Күп тә үтми, матур гаилә корып яши башлыйлар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиебез фронтка китә. Әниебез берсеннән-берсе бәләкәйрәк өч бала һәм сиксән яшьлек каенанасы белән торып кала, шул чор кешеләре кичергән барлык михнәтләрне кичерә. Әтиебез, Брянск фронтында каты яраланып, госпитальләрдә алты ай дәваланганнан соң, икенче группа сугыш инвалиды булып, туган ягына кайтарыла. Көче җиткән кадәр колхозда эшли. Гаиләдә тагын дүрт бала дөньяга килә, шул исәптән мин дә.

Ул елларда югары сыйныфларда уку түләүле була. Олы абыйны һәм апаны укытырга акча булмагач, әниебез төзелүче яңа мәктәпнең нигезе өчен кичләрен чокыр казый. Абый һәм апа, мәктәпне тәмамлап, илленче еллар уртасында ук, Казанчы төбәгендә беренчеләрдән булып, Казан шәһәрендә югары белем ала. Олы апа мәктәпне Мактау грамотасы белән тәмамлаган була (хәзер ул алтын медальгә тиң).

Инде тормыш беркадәр җиңеләя дигәндә, яңа сынаулар килә. Кеше ышанмаслык, йөрәккә кaн сaвaрлык кайгылар кичерә әниебез. Өч улы, бер кызы фаҗигале вафат була. Тетрәндергеч бу хәсрәт-сагышларның әрнүе аз гына сүрелә төште дигәндә генә, ике киявен, оныгын, аннары 60 ел буе бергә дөнья көткән әтиебезне соңгы юлга озата ул. Шулай да, әниебез шәфкатьлелек-изгелеклеген, кешегә карата ихлас мөнәсәбәтен, сабырлыгын жуймады. Казанчы халкын үз балалары кебек якын күреп яратты ул. Аның затлылыгы, итагатьлелеге, авырлыкларны, кайгыларны зур сабырлык белән кичерә белүе, искиткеч түзем-сабыр холкы, замандашлары өчен генә түгел, киләчәк буын вәкилләренә дә соклангыч үрнәк булды һәм булачак та.

Әниебезнең кылган догалары, укыган намазлары, тоткан уразалары хәвеф-хәтәр белән ике арада калкан булып торды. Бәлки, шуның өчендер, авылыбызда бик күп еллар буе зур янгыннар, каты давыллар булганы юк.

Казанчы табигатен дә ихлас яратты ул, чөнки алар аның тирләп-пешеп печән чапкан болыннары, җиң сызганып урак урган басулары, арып-талып агач кискән урманнары иде. «Аллаһ Тәгалә табигатьнең иң матурын, иң ямьлесен Иске Казанчыга сайлап биргән», – ди иде әнием. Мин үзем дә табигатьнең кешегә, газиз ана кочагыдай шулкадәр якын-кадерле булуын иң беренче аннан ишетеп белдем. Тормыш юлымны урман һәм табигатьне саклауга багышлавым да, бәлки, шуннандыр. Инде менә 40 ел буе әлеге эшемне дәвам итәм. Миңа сәфәрдә бик күп йөрергә туры килде: Русияне аркылыга-буйга берничә тапкыр үттем, биш диңгез кичтем, чит илләрдә дә булдым. Ләкин аларның берсенә дә яңадан барасы килми. Әниебез озын, авыр тормыш юлын мәңге үлмәс җыр итеп калдырды, дип әйтсәм дә, һич арттыру булмас, чөнки тирә-якта ул гыйлем биргән дистәләрчә мулла-абыстайлар бар. Аның рухы, фәһеме бар…

Хәләф Хәлилов

Безнең мирас. — 2019. — №12. — 51-52 б. 

Фото: matbugat.ru

Комментарий язарга