Журнал «Безнең мирас»

Әнәс Хәсәновка - 85 яшь!


Тәҗрибәгез, ай, ифрат зур,


Яшегез дә, сөбханалла.


Сезнең эшчәнлеккә карап


Сокланырга гына кала.


Гомер дигән вакыт бик тә тиз уза инде.  Әле күптән түгел Әнәс абыйга 80 яшь тулу уңаеннан, татар халкы яратып укый торган гәҗитендә кош теледәй мәкаләм басылып чыккан иде.  Профессиональ күзлектән карасаң, дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, күп китаплар авторы турында кечкенә мәкалә түгел, зур күләмлесен дә язар идем, әмма ирекле матбугаттагы формат аяк чала. Ул бары җырчылар һәм эшкуарларга яки акчалыларга кагылмый, калганнар өчен гәҗит битләрендә урын һәм күләм дә чикләнгән. Әйтүләренчә, өстән шулай  төшерелгән, диләр. Берәрсе булса, әллә кайларга барып, сөйләшеп юбилей кичәләре  уздырыр иде. Әнәс Хәсәнов моңа игътибар да итмәде. Ул шушы олы яшендә дә мактый башласалар, кызара. Валлаһи дип әйтәм, ышанмасагыз, үзегез мактап карагыз.


Мин Әнәс абыйның кайда, кем булып, нинди вазыйфалар башкарганын язып тормыйм, бу турыда интернет челтәрләрендә күп язылган. Авыр сугыш елларында аның балачак хатирәләрен дә кузгатмыйм. Ә шулай да аның Татарстан телевидениесенә нигез салучыларның берсе булуы, озак еллар беренче Президентыбыз М.Ш.Шәймиевнең Матбугат сәркатибе һәм күптомлы китапларының төзүчесе, җаваплы редакторы булуын, бүгенге көндә Язучылар берлеге Рәисе киңәшчесе  икәнен, һәр көн  үз аякларында   ике автобус белән рәхәтләнеп эшкә йөргәнен, ничек әйтми китәсең инде.  Миндә аның шушы яшендә дә эшләп йөрүе үзе зур горурлык уята. Ул белемле, укымышлы, итәгатьле, инсафлы, зур тормыш мәктәбен узган шәхес, «аяклы энциклопедист» дисәм, ялган булмас. Аның бүгенге уйлау сәләте югары ноктада булуы да аның даими эшчәнлегеннән тора. Әнәс Хәсән улы үз тормышын үзе, үз биографиясен үзе алтын хәрефләр белән язган кеше.


Аның тырышлыгын, эшләү сәләтен киң кырлы иҗатыннан: хикәяләреннән, роман-бәяннарыннан, шигырьләреннән күрәсең. Ул  мөхәррир дә, корректор да, ул – чын профессионал, эш остасы. Әнәс Хәсән улы татар мәдәниятының, әдәбиятының бармак белән санарлык шәхесе. Әйе, ул кемгәдер ошап бетмәскә мөмкин, тик аның дәүләтебез, халкыбыз өчен озак еллар буе күрсәткән тырышлыгын күрмәмешкә сабышу, аның татар әдәбиятында үзенә генә хас төгәл, дөрес, эчтәлекле әсәрләр авторы булуын халыкка җиткермәү – үзе гөнаһ булыр иде.


Бүген юбилярның хезмәт юлын, шулай ук әдәбият, сәнгать өлкәсенә керткән өлешен җентекләп өйрәнергә вакыт җитте. Әнәс алмаларының тәмен халыкка җиткерү дәүләтебезнең бурычы дисәм, ялгышмам. Ул озын гомер юлын узып та, үз мәнфәгате өчен, тигәнәк кебек, коерыкка ябышып йөрмәгән икән, аның  дингә, милләткә булган карашларын да белү зарурдыр.


Татарның матур әйтемнәре күп. Шулар арасында «Исәннәрнең кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел», дигәне күпләребезгә мәгълүм. Тик без еш кына шәхесләребезнең каберләрен карау белән генә мавыгабыз.


Ә менә нәрсә соң ул кадер? Әйе, аңа  җавап табуы авыр һәм күп тырышлык сорый.


Әнәс абый шагыйрь буларак, иҗатына зур хезмәт куюын яшерми,  шигырьләренә таләпчәнлеген гади күз белән дә күреп була. Аның туган илгә, туган җиргә, мәхәббәткә багышлап язылган лирик әсәрләрен укып, бүген онытыла барган тыйнаклык, сабырлык, кешелеклелек төшенчәләренең әле дә актуаль булуына инанабыз.


Күп кенә шагыйрьләрдән аермалы буларак, Әнәс абыйның шигырьләре җиңел, аңлаешлы, шулай ук тирән эчтәлекле. Аның үзенчәлекле иҗаты бик күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәнгә, аңа укучылар ихтирамы артканнан-арта бара. Ул үзенең «Хөкемдарлар» дигән шигырендә гади, аңлаешлы итеп, болай дип яза:


Акыл белән хисләр тартышында


Белик дисәк кайда чын хаклык,


Хөкемдарлар гадел каршыбызда –


Намус, вөҗдан, оят, әхлаклык.


Менә тагын «Шик» дигән шигыре:


Кеше бик күп лә ул,


вөҗдан сирәк,


оятны читкә ташламыйбызмы?


Ипи ашасаң да,


вөҗдан кирәк –


кешенекен ашамыйбызмы?


Чыннан да, сөю-ярату, кайгыру-әрнү, шатлану-җилкенү, соклану-гаҗәпләнү, нәфрәтләнү-чиркану тойгыларын тойган шагыйрь генә эчтәлекле, мәдхиягә тиң матур шигырьләр яза ала. Кем әйтмешли, матур  хисләр начар була алмый шул.


Шагыйрьләрнең  күңел тибрәнүләре нәтиҗәсендә туган шигырьләре шигърият алымнарына да бай була. Еш кына шагыйрьләр уй-фикерләрен табигать хозурлыгы аша бирергә тырышсалар, шигырьдәге эчтәлеккә игътибар кими. Шуларны истә тотып, Әнәс Хәсәнов табигать камиллеге белән тормыш матурлыгын берләштереп, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр иҗат итә.


Әнәс Хәсән улы дистәләгән китаплар авторы. Алар арасында соңгы елларда дөнья күргән «Җырым – ал җилкән», «Минем сандугачларым»,   «Әнис алмалар»,      «Узыгыз күңел түремә»,  «Бәхет кайда оя кора» һ.б. китаплары  белән укучыларыбызга яхшы таныш. Аның йөрәгеннән саркып чыккан хисләр безне яратырга, сокланырга, матурлыкка өндиләр. Аларны укып, гомерлек сабак алучылар, тормыш юлларын үзгәртүчеләр дә бар. Шуңа карамастан, аның иҗат җимешләре башка телләрдә бастырылып чыгарылмавы мине гаҗәпләндерә. Аларда дөньяга яңача караш, тирән фәлсәфә ята, тәрҗемәчеләрне үзенә тартып торалар, лабаса.


Әнәс Хәсән улы, һичшиксез, күренекле шәхес, аның турында барсын да барлап яза башласаң,  форматка түгел, гәҗиткә  сыймас иде. Аның якташы Бөек Ватан сугышы герое Абдулла Алишның исемен мәңгеләштерүгә дә керткән өлеше бихисап. Әнәс Хәсән улы үз халкы мәнфәгатенә күпкырлы хезмәте өчен Россиянең «Дуслык» орденына, медальләренә, республика Журналистлар берлегенең Х. Ямашев исемендәге, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге  бүләкләргә лаек була. Аның күкрәген Халыкара Кол Гали исемендәге премия лауреаты билгесе дә бизәп тора.


Менә шундый ул безнең аксакалыбыз Әнәс Хәсән ул Хәсәнов. Әйе, аның белән халкыбыз чын күңелдән горурлана ала.


Минем кулдан килсә, Әнәс Хәсән улына Татарстаныбызның абруен күтәрүдә яңа татар дәүләт моделен камилләштерүдә, дәүләтчелеккә яңа сулыш бирүдә кылган гамәлләрен бәяләп, Казан шәһәренең Почётлы граҗданины исемен һәм дә татар поэзиясендә Габдулла Тукай алымнарын оста куллануы белән аерылып торуын истә тотып, татар әдәбиятына, мәдәниятына зур өлеш керткәне өчен хаклы рәвештә «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирер идем.


Әнәс Хәсән улы, чын күңелдән әйтелгән зур тәбрикләүләргә, хөрмәткә лаек кеше. Киләчәктә дә  язмышында язылган гомеренең бер мизгелен дә юкка-барга сарыф итмичә, яңадан-яңа шигырьләр, романнар язып халкыбызның рухи офыгын киңәйтер, тормышыбызның гүзәл һәм начар якларын ачарга ярдәм итәр дигән өметтә калам.


Әнәс абый, сине туган көнең – олуг юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә киләчәктә дә исәнлек-саулык, илебезгә иминлек, халкыбызга якты киләчәк теләп,


                                                                                                      Римир Сәлимгәрәев 


Редакциядән: Әнәс Хәсәновны 85 яшь тулуы белән ихластан котлап, нык сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы теләп калабыз! 

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру