Равил Әмирхан мирасы

Бу ел татар җәмәгатьчелеге өчен Әмирханнар нәселенең күренекле вәкилләрен искә төшерү, хәтер яңарту вакыты булды. 29 гыйнвар көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында мәшһүр татар язучысы Фатыйх Әмирханның тууына 130 ел тулу уңаеннан бик матур һәм тирән эчтәлекле кичә үтте. Анда әдәбият галимнәре, язучылар, сәнгать әһелләре чыгыш ясады. 10 март көнне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Гыйльми шурасының киңәйтелгән утырышы тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Равил Госман улы Әмирханов истәлегенә багышлап, тууына 70 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Биредә галимнең хезмәттәшләре, туганнары, укучылары катнашты, истәлекләр белән уртаклашты. Р.Әмирханның тарих фәне үсешенә керткән өлеше, татар гуманитар фәненең совет һәм үзгәртеп кору елларында иҗтимагый тормышта, яшь буында милли үзаң һәм актив тормыш позициясен формалаштыруда тоткан урыны хакында мәгънәле сөйләшү булды.

Равил Әмирхан

Равил Әмирхан

«Анналлар» тарих мәктәбенә нигез салучыларның берсе Макс Блок: «Тарихчы бәйсез кеше түгел. Ул узган вакытларны тарих рөхсәт иткән кадәр генә белә», – дип язган. Равил Госман улы Әмирханов – тарих ышанычын казанган, фәнни даирәдә танылу алган мөхтәрәм галим, халкыбызның тарихи хәтерен, милли үзаңын яңартуда артый-талмый эшләгән мәгърифәтче.

Күренекле тарихчы, узган гасырның 90 нчы елларында татар милли хәрәкәте идеологы буларак, күпсанлы фәнни-популяр һәм публицистик язмалары ярдәмендә тарихи милләтпәрвәр шәхесләрне хәзерге буынга үрнәк итеп куеп, яңарышка өндәгән җәмәгать эшлеклесе дә. Коллегалары, бигрәк тә 80-90 нчы елларда фән юлына аяк баскан галим-голәмә өчен ул фикердәш, мәсләктәш, төпле киңәш бирә торган өлкән иптәш һәм остаз булды. Аның уй-гамәлләрен без данлыклы Әмирханнар нәселенең күренекле бер вәкиле фикере дип кабул итә, үзебезнең фәнни эшләрне аныкын үрнәк итеп куеп яза, кешеләр белән мөгамәләне Равил Госман улы кебек корырга омтыла идек. Бүген дә шулай.

Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының Муса, аннары Иске Атлаш, Татарстанның Биектау районы Татар Әйшәсе авыллары мәктәпләрендә эшләгән математика укытучысы Госман Әмирханның ишле гаиләсендә тәрбия алган ул-кызлар «буй тарткач», мәктәпне тәмамлагач, «Казанга кайтып» (Илдус Әмирханов сүзе) башкалабызда югары белем ала һәм биредә төпләнеп, гаилә корып, һәрберсе үзе сайлаган өлкәдә милләткә намуслы хезмәт итә.

Госман Әмирханов хатыны һәм тугыз баласы белән. Иң арткы рәттә, уңнан беренче – Р.Әмирхан.

Госман Әмирханов хатыны һәм тугыз баласы белән. Иң арткы рәттә, уңнан беренче – Р.Әмирхан.

Р.Г.Әмирхан, Казан дәүләт педагогика институтын «милли мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлагач, Балтач, Иске Салавыч һәм Ленино-Кокушкино авылларындагы урта белем бирү мәктәбендә өч ел эшли. 1971 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих секторы аспирантурасына укырга керә – гомерен фәнгә багышлый [1].

Р.Г.Әмирханның тормыш юлы ХХ гасырның 60 нчы еллар «җепшеклеген», 70 нче еллар «торгынлыгын», 80 нче еллар азагы «үзгәртеп-коруын», 90 нчы еллар «суверенитет хәрәкәтен», 2000 еллар башындагы «милли сүрелешне» колачлый. Ул – бер сәяси шартларда тәрбияләнеп һәм галим булып җитлегеп, совет идеологиясе беткәч, гуманитар өлкәдәге хөррият һәм методологик кризис шартларында иҗат иткән, мәсләген көйләгән шәхес. Аның КПСС сафына басмавы да күңел халәтен, гражданлык мәсләген чамаларга ярдәм итә сыман.

Фәнни җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Хөсәен Хәсән улы Хәсәнов, күрәсең, аспирантның гарәп имлясын белүен исәпкә алып, үзе шөгельләнгән чор белән бәйле һәм шул заман идеологиясенә туры килгән «Беренче рус революциясе елларында (1905-1907) татар демократик матбугаты» дигән диссертация темасын бирә [2]. Р.Г.Әмирхан аспирантураны диссертациясен өстәлгә куеп тәмамласа да, хезмәтне биш ел үткәч кенә яклый һәм тарих фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, бу хезмәт – 1905-1907 елларда татар җәмгыятенең җитлегеп килүче милләт икәнлеген дәлилләүче, вакытлы матбугатның төрле юнәлештәге сәяси агым тарафдары булуын раслаучы китап.

Экспедиция вакытында. Сулдан уңга: Назыйм Ханзафаров, Равил Әмирхан, Өбрә авылында яшәүче бабай белән әби, Марсель Әхмәтҗанов, Рәшит Ягъфәров. Биектау районы, 1975 ел, сентябрь

Экспедиция вакытында. Сулдан уңга: Назыйм Ханзафаров, Равил Әмирхан, Өбрә авылында яшәүче бабай белән әби, Марсель Әхмәтҗанов, Рәшит Ягъфәров. Биектау районы, 1975 ел, сентябрь

Милли яңарыш чоры – ХХ гасыр башы тарихы белән шөгыльләнә башлау яшь галимнең киләчәктәге гыйльми эшчәнлек юнәлешен билгели. Р.Г.Әмирханның докторлык диссертациясе темасы да үзгәртеп кору башланганчы ук эшли башлаган теманың дәвамы булып тора. 1997 елда Казан университетында уңышлы якланган «Татар вакытлы матбугатында рус мәдәнияте үсеше мәсьәләләре (1905-1917 еллар)» дип аталган докторлык диссертациясе «Шәрык-Гареп» кысаларында Россиядә революциягә кадәрге татар вакытлы матбугаты (рус мәдәнияте үсеше мисалында)» исеме белән 2002 елда дөнья күрде [3]. Китап татар иҗтимагый фикеренә рус мәдәнияте һәм фәненең йогынтысын, татарларның төрле мәдәниятне кабул итәргә әзер, яңалыкка йөз тоткан милләт булуын раслый. Мин китапны культурологик планда эшләнгән классик фәнни хезмәт дип саныйм. Анда: татарларның матбугат булдыру өчен көрәше, татар газета-журналларының таралу географиясе яктыртыла; идея-юнәлеше ягыннан татар басма матбугатының сыйфаты билгеләнә; төпле классификация ясала; рус мәдәниятенең әдәби-публицистик һәм фәлсәфи мәсьәләләре турында языла; рус музыкасы, рәсем, сынлы сәнгате мәсьәләләре тикшерелә, мәгариф һәм фәнгә кагылышлы язмалар анализлана.

Китапта галимнең совет елларында язган монографиясе белән дәвамлылык та күзәтелә. Әйтик, татар телендә басылган газета-журналларның беренче китапта тәгаенләнгән сәяси юнәлешләрен «үстереп», яңа хезмәтендә 7 төркемгә аера. Бер үк вакытта, 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соңгы татар матбугатының төрле сәяси агымнарга бүленеше игътибарны җәлеп итә. Биредә инде карагруһчылар, консерваторлар калмаган, либерал-буржуаз юнәлеш тә юк. Либерал-демократик, милли һәм дини, милли һәм патриотик, хәрби-патриотик, революцион-демократик, социал-демократик агымнар гына бар. Шулай итеп, вакытлы матбугат нинди тиз йогынтыга бирелүче иҗтимагый көч һәм бер үк вакытта көчле иделогик корал, дигән фикер уздырыла.

Ш.Мәрҗани кабере янында. Сулдан уңга:  Рәшит Әмирхан, Марсель Әхмәт­җанов, Илдус Әмирхан, Рашат Әмирхан, Равил Әмирхан, Даниял Әмир­хан, Рәшит Бикбаев.  1995 ел

Ш.Мәрҗани кабере янында. Сулдан уңга: Рәшит Әмирхан, Марсель Әхмәт­җанов, Илдус Әмирхан, Рашат Әмирхан, Равил Әмирхан, Даниял Әмир­хан, Рәшит Бикбаев. 1995 ел

Р.Г.Әмирхан, шушы монографияләреннән тыш, «Казан тарихы» исемле күмәк хезмәтнең беренче томында (Казан, 1988) «Ике революция арасында (1907 ел-1917 елның феврале)» исемле бүлекне яза. «Материалы по истории татарского народа» исемле җыентыкта «Татар милләте оешу», «Төрле төркем татарларның үзара мәдәни якынаюы һәм кушылуы» исемле саллы мәкаләләр белән катнаша [4]. Рус телендәге мәкаләләре тупланган «ХХ гасыр башында татар халкы һәм Татарстан» китабы милли яңарыш чорын төрле яктан ачып бирә, «Иттифак әл-мөслимин» партиясе, Дәүләт Думасы татар депутатлары, татар яшьләре, шәкертләре, милли оешмаларының эшчәнлеге, милли хәрәкәт лидерлары, вакытлы матбугатта милләт үсеше турында барган фикер алышулар, татарларда сәүдә һәм икътисад үсеше һ. б. турында тәфсилле мәгълүмат бирелә [5].

Югарыда аталганнардан тыш, Р.Г.Әмирханның фәнни иҗа­тыннан берничә зур теманы аерып алып була. Шуларның иң мөһиме: «Татар мәгарифе тарихы, мәгариф һәм тарихчылар» («Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Казан татар укытучылар мәктәбе, Г.Баруди, Р.Фәхреддин, М.Худяков, Ә.Вәлиди, дәреслекләр һәм татар мәгарифе үсеше үзенчәлекләре турында, шулай ук бу хакта «Татар энциклопедиясе»ндә басылган мәкаләләре), «Иҗтимагый-сәяси тарих һәм җәмәгать эшлеклеләре» (Г.Исхакый, Ф.Туктаров, Г.Еникиев, Х.Әмирхан, Ф.Әмирхан, Мөхәммәткамал Габделваһапов, И.Камалов, Дәүләт Думасында татар депутатлары, шәкертләр хәрәкәте, «Иттифак әл-мөслимин» партиясе һ.б. турында саллы язмалар).

Галим төбәк тарихын татар укучысына пропагандалау юнәлешендә дә мактаулы хезмәт куйды. Үзгәртеп кору башланганчы ук вакытлы матбугатта башкалабыз Казанның урамнары, истәлекле урыннары турында мавыктыргыч, кызыклы мәкаләләр циклын бастырды.

Р.Г.Әмирхан совет идеологиясе оныттырган Ә.Вәлидинең «Кыскача төрек-татар тарихы» әсәрен [6], Р.Фәхреддиннең «Шура» журналында басылган Алтын Урда, Казан ханнары турындагы мәкаләләр циклын 1990 нчы елларда ук вакытлы матбугатта һәм аерым җыентыклар [7] итеп халыкка кайтарды. Бу чорда урта һәм югары мәктәптә яңа кертелгән «Татарстан һәм татар халкы тарихы» курсын укытырга әдәбият җитмәү сәбәпле, без бу хезмәтне уку әсбабы итеп тә файдаландык.

Р.Г.Әмирханны 1990 нчы елларда милли хәрәкәт идеологына әверелдергән әсәрләрне дә атап китү мәслихәт. Аның «Без татармыз» [8] исемле китабы милләткә бердәмлек кирәклеген искәртеп, халык санын алу кампанисе алдыннан махсус язылган иде. «Иманга тугрылык»9 исемле җыентыгына авторның төрле елларда газета-журналларда дөнья күргән язмаларыннан үзе иң тирән мәгънәле һәм мөһим дип санаган фәнни-популяр һәм пуб­лицистик әсәрләре кертелгән. Мин бу китапны, галимнең үсеп килүче буынга мөрәҗәгате, дип атар идем. Бу мәкаләләрдә Равил ага милли мирасны, гореф-гадәтләрне кадерләп саклау, горур һәм кыю булу, милли рухны үстерү кирәклеге турында сүз алып бара.

Равил Әмирхан галимнәрне, әдипләрне "Әмирхания" фонды белән таныштыра. 1996 ел

Равил Әмирхан галимнәрне, әдипләрне «Әмирхания» фонды белән таныштыра. 1996 ел

Болардан тыш, галимнең әле басылмый калган мирасы да барлыгын искәртәсе килә. Р.Г.Әмирхан Казан шәһәренең меңьеллыгы уңаеннан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында башкалабыз тарихына багышлаган күмәк хезмәтне әзерләүдә дә актив катнашты. Бу китап басылмый калды. Шулай ук 1980 еллар азагында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында башланып, 1990 нчы елларда Тарих институтында дәвам иткән 4 томлык «Татарстан тарихы» һәм «Татар халкы тарихы» исемле коллектив хезмәтләргә язган мәкаләләре дә дөнья күрми калды. Болар барысы да шул заман тарихчысы карашын һәм татар тарихи фикере үсешен өйрәнү өчен мөһим чыганак булып тора.

______________________________________________

1. Гарипова З.Г., А.М.Валиев. Жизненный и творческий путь Р.У.Амирханова // Страницы истории татарского народа и Татарстана в новое и новейшее время. Памяти Равиля Усмановича Амирханова посвящается: Сб. статей. – Казань: Институт истории им.Ш.Марджани АН РТ, 2007. – С.3-9.

2. Амирханов Р.У. Татарская демократическая периодическая печать в годы первой русской революции (1905-1907 гг.) – М.: «Наука», 1988. – 191 с.

3. Амирханов Р.У. Татарская дореволюционная пресса в контексте «Восток-Запад» (на примере развития русской культуры). – Казань: Татар .кн. изд-тво, 2002.

4. Амирханов Р.У. Культурное сближение и слияние различных групп татар // Материалы по истории татарского народа. – Казань, 1995. – С.298-334; Амирханов Р.У. Образование татарской нации // Материалы по истории татарского народа. – Казань, 1995. – С.298-323.

5. Амирханов Р.У. Татарский народ и Татарстан в начале ХХ века. Исторические зарисовки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 152с.

6. Вәлиди Әхмәд-Зәки. Кыскача төрек-татар тарихы. / Китапны төзүче, төп текстның транскрипциясен әзерләүче, искәрмә-аңлатмалар, библиографик исемлек һәм ахыр сүз авторы Равил Әмирхан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 181 б.

7. Ризаэтдин Фәхретдин. Алтын Урда ханнары / Ризаитдин Фахретдин. Ханы Золотой Орды / Равил Әмирхан тәрҗемәсендә һәм эшкәртүендә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 127 б.; Ризаэтдин Фәхретдин. Казан ханнары. /Төзүчесе Равил Әмирхан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 189 б.

8. Әмирхан Р. Без – татармыз. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2002. – 32 б.

9. Әмирхан Р. Иманга тугрылык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 384 б.

Комментарий язарга