Әмирхан Еники: «Мин акча өчен дә, дан өчен дә язмадым»

Миңа Әмирхан Еники белән шактый еш очрашып, аралашып яшәргә туры килде. Университетны тәмамлап, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә эшли башлагач, ул вакытта ук инде үзенең талантын күрсәтергә өлгергән әдип белән якыннан таныштым. Әлеге чорда редакция секретариатында сугыш ветераны Шәрәф ага Мөдәррис тә эшләде. Уртак фикерләре күп булгандыр, күрәсең, алар тәрәзә янына барып утырып, тәмләп сөйләшергә яратты. Ш.Мөдәррис белән сүз-әңгәмәсен тәмам иткәч, Әмирхан ага безнең янга килеп, тормыш-көнкүрешебез белән кызыксынып ала иде.

Язучының күпчелек вакыты менә шулай өстәл янында үтте. Наил Курамшин фотосы

Телевидениедә эшләгән вакытта да миңа Ә.Еникине студиягә еш чакырырга, чыгышларын әзерләргә, аның турындагы тапшыруларны редакцияләргә туры килде. Соңрак газета журналларда эшләгәндә дә элемтәләр өзелмәде. Аның әсәрләрен, иҗатын пропагандалауда, өлешчә генә булса да, мин дә катнаштым. 1999 елда, мин бахырыгыз «Татарстан» журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары булып эшләгән чорда, без әдипкә 90 яшь тулу уңаеннан интервью бастырдык. Әңгәмәнең исеме дә үзенчәлекле иде: «Минем кем икәнемне, әнә, хикәяләрем әйтер…» Бу Әмирхан аганың үз сүзләре.

Кызганыч, әлеге юбилей язучының туган көннәрен соңгы үткәрүе булды. Ул туксан бер яшь туларга ике атна калганда безнең арадан китеп барды. Бу уңайдан «Татарстан» журналында республика Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Галимуллинның мәкаләсе басылды. Ул мондый сүзләр белән тәмамлана: «Ә.Еники үзенең бөтен гомерен туган халкына хезмәт итүгә багышлады. Шуның өчен халкыбыз аның үзен дә чын күңелдән яратты, йөрәгенә якын итте. Аны соңгы юлга озатканда да бу аермачык күренде. Әмирхан ага Еники өчен кояш баеды, әмма халкыбыз кояшы офыктан биегрәк, күк гөмбәзенең уртасыннанрак күтәрелсен иде. Аксакал язучының бөтен теләге шул булды».

Соңгы елларда язылган әсәрләренә Ә.Еники «Соңгы китап», «Кояш баер алдыннан», «Санаулы көннәр», «Таң ата да кич була» дигән моңсу, бераз сәеррәк тоелучы исемнәрне биргән. Билгеле, язучы гомер финишы якынаюын тоймый калмагандыр, гомер узуына уфтангандыр.

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә», «Тауларга карап», «Кем җырлады?», «Матурлык», «Төнге тамчылар», «Әйтелмәгән васыять», «Тынычлану» кебек хикәяләре, «Саз чәчәге», «Йөрәк сере», «Рәшә», «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестьлары – әдәбиятыбызның иң камил, иң күркәм үрнәкләре. Чын язучы буларак, ул үзе кирәк тапканны, намусы кушканны язмый булдыра алмады. Аның күңелен һәрчак дөньяның киләчәге борчыды, хәзерге заманның рәхимсезлекләре газаплады.

Ә.Еники геройларының күңел дөньяларын җентекләп тасвирлауга игътибарлы булды. Кайсы гына әсәренә карасаң да, шушы үзенчәлек алгы планга чыга, геройларының җанында барган уй-хис хәрәкәте укучыны биләп ала. «Классик әдибебез чагыштырмача аз язды, ләкин һәр әсәренең нигезенә мөһим фикер салды, аны укучының җанын кузгатырлык итеп әйтә белде. Шуның белән әдәби иҗат кешесенең абруен күтәрде, үзенең байтак каләмдәшенә остаз булды. Дөрес, ул остазлыгы турында сиздермәскә тырышты, аны әйтеп йөрмәде. Хәзерге татар әдәбиятында затлы әсәрләр тууда Әмирхан ага Еники үрнәгенең әһәмияте аз булмады», – дип язды Ф.Галимуллин.

Ә.Еники – авыр тормыш юлы узган шәхес. Аны, «сәүдәгәр малае», дип беркая укырга алмыйлар, язган әсәрләрен дә бастырмыйлар. Сталин каһәрләре заманы башлангач, ул әдәбияттан читкә китә, 1930-1941 елларда язмыйча тора. Сугыш чорында иҗаты активлашса да, сугыштан соң аңа мөнәсәбәт тагын үзгәрә. Әсәрләрен басмыйлар. Язучының әйтүенә караганда, «Тауларга карап» дигән әсәре, дөнья күрмичә, 16 ел ята. «Рәшә»не, «Саз чәчәге»н дә бастырмый йөдәтәләр.

Әмирхан ага хатыны Наҗия ханым белән. Василий Александров фотосы

Инде нык танылып өлгергәч тә, Ә.Еники рәсми хакимият белән үзе арасында һәрвакыт тиешле араны саклады. Бу исә аңа теләсә кайчан үз сүзен кистереп әйтү мөмкинлеген тудырды. Әмирхан ага, татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки әдәбиятларның да үз язучысы иде. Аны казакъ, үзбәк, кыргыз, төрекмәннәр дә якын күрде.

Язмамны әдипнең үз сүзләре белән тәмамларга булдым. Ул болай дигән иде: «Язуга мин талымсыз булмадым. Һәрвакыт теләгем бер иде: кеше кулына алгач, әсәрең укырлык булсын, укып чыксын, укып чыккач, тиз генә онытмасын. Мин акча өчен дә, дан өчен дә язмадым. Аларда саф мин үзем. Башкасын бер Ходай үзе ярлыкасын!»…

Әгъзам Фәйзрахманов

Безнең мирас. — 2019. — №3. — 74-77 б. 

 

Комментарий язарга