Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Әмир Мәхмүдовның тууына 75 ел

Шагыйрь, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1999), җәмәгать эшлеклесе Әмир Гобәй улы Мәхмүдов 1947 елның 28 июнендә БАССРның Әлшәй районындагы Гәбдерәшит авылында туган.


Туган авылында – сигезьеллык, район үзәге Раевкада урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1965-1969 нчы елларда Башкортстанның Бөре шәһәрендәге педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә белем ала.


1974-1981 нче елларда – СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1981-1992 нче елларда – Казан педагогия институтында, 1998-2002 нче елларда ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.


1990-1995 нче елларда ул Казанда «Суверенитет» исемле газета чыгара.


«Матурлык тантанасы» (1983), «Мәңгелек моң» (1987) һәм «Әмир иле» (2008) дигән шигырь китаплары авторы.


Әмир Мәхмүдов 2018 елның 15 маенда Казанда вафат булды һәм туган авылы зиратында җирләнде.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру