Журнал «Безнең мирас»

Алтын Урданың икътисади багланышлары

Монгол империясенең икътисади нигезен халыкара сәүдә һәм ул китергән табыш тәшкил иткән. Шул сәбәпле, сәүдә юлларын контрольдә тоту, аларда куркынычсызлык тәртибе урнаштыру, илчеләргә һәм сәүдәгәрләргә көнкүреш уңайлыклары, ял, сату-алу, товар саклау өчен шартлар тудыру, мәмләкәтнең бер өлкәсеннән икенче өлкәсенә тиз арада күчеп йөрү мөмкинлеге булдыру – болар барысы да Чыңгыз илендә дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелгән.

Бу сәяси тәгълиматка нигезләнеп, Ауразия киңлекләрендә махсус урбанистик сәүдә структуралары тергезелгән – монгол мәмләкәтенә яңа кушылган җирләрдә элеккеге сәүдә үзәкләре торгызылган, су һәм сәүдә юлларында шәһәрләр, кәрвансарайлар төзелгән. Әлеге процесслар Ауразия киңлекләрендә XIII гасырның беренче яртысында башланып, XV гасырның ахырына кадәр дәвам иткән. Бу эшләрдә әйдәп баручы ролен XIII йөзнең алтмышынчы елларында бәйсезлек алган Алтын Урда (Җучи олысы) үтәгән.


Җучи олысы ханнарының аерата зур казанышы – урта гасырның иң мәртәбәле һәм бай сәүдә юлын – Бөек ефәк юлын киңәйтү, аның төньяк тармагын булдыру. Моннан тыш, сәүдә мөнәсәбәтләрен урнаштыру, көндәш-конкурентлар арасындагы конфликтларны хәл итү, сәүдә эшен дәүләт тарафыннан тәртипкә салу, махсус сәүдә-аралашу зоналары булдыру механизмнары да иң беренчеләрдән булып Алтын Урдада киң кулланылышка кертелгән. Мондый үзгәреш-яңалыклар һәм, әлбәттә, территориаль яулап алулар нәтиҗәсендә Җучи олысы бик тиз арада Көнбатыш-Көнчыгыш арасындагы сәүдәне җайга салуга һәм Көнбатыш илләренең иң ышанычлы партнерына әверелүгә ирешә.


Хәзерге тарих фәнендә, Җучи олысы Аурупа илләре белән, нигездә, Каффа һәм Тана диңгез портлары аша, Генуя һәм Венеция сәүдәгәрләре арадашлыгында сәүдә иткән, дип фаразлана. Алда аталган сәүдә үзәкләре аша Мисырга һәм Көнбатыш Аурупа илләренә озатылган товарлар күләме бу юнәлештә кәрван юлларыннан озатылган товар күләменнән бермә-бер артык булган.


Шулай да, Алтын Урданың Көн­ба­тыш илләре белән сәүдә итүендә кәрван юллары шактый мөһим роль уйнаган. Ул юллар Җучи олысының төньяк алман һөнәрчелек үзәкләре һәм Польша, Литва, Молдавия, Чехия шәһәрләре белән багланышын тәэмин иткән. Моңа кадәр Көнчыгыш һәм Көнбатышны тоташтырып торган коры җир сәүдә юллары монгол яуларыннан соң да (XIII гасырның беренче яртысы) үз вазифасын үтәгән, билгеле. Алар арасында ике сәүдә юлы аеруча актив кулланылган. Шуларның берсе Чехия, Польша, Киев һәм урыс җирләре аша алман сәүдә-кәсеп үзәкләрен Болгарга тоташтырган. Башта Киев, аннары Бату хан күчеп йөргән түбән Идел далаларына бару өчен, Рим папасы Иннокентий IV илчесе Иоанн Плано Карпини да шушы юлдан файдаланган, күрәсең.


Бу сәүдә юлы XIII гасырның ахырына кадәр кәрваннар уздырган. Әмма соңрак урыс сәүдәгәрләренең активлашуы һәм урыс кенәзләренең аларга ярдәм күрсәтергә омтылулары сәбәпле, аның юнәлеше үзгәргән. XIV гасыр башыннан Көнбатыш сәүдәгәрләренең юлы Киевтан көньякка – Алтын Урданың Азов диңгезе ярында һәм Кырымда урнашкан шәһәрләренә алып барган, моннан Тана һәм Каффа калаларына күн, тире, бал һәм балавыз китерелгән.


«Каталония атласы»нда Аурупа күренеше. 1375 ел

Бу юл белән бергә урыс җирләрен читләтеп уза торган икенче юл да булган. Анысы тарихи чыганакларда беренче тапкыр 1344 елның 14 мартында Җанибәк хан гаскәрләре Тана шәһәрен камап алуга бәйле рәвештә искә алына1. Ул Азов һәм Кара диңгезләрнең төньягында урнашкан Тана, Каффа, Аккирмән (хәзерге Белгород-Днестровский), Львов, Краков шәһәрләре һәм алман кенәзлекләре аша Италиягә илткән. Әлеге юл тарихи чыганакларда «татар юлы» исеме белән искә алына.


Алтын Урда сәүдәгәрләренең сәфәре, га­­­дәттә, хәзерге Львов шәһәрендә тә­мам­­­ланган. Львов сәүдәгәрләре «татар юлы»­н­­­да арадашчы вазифасын башкарган.


Ни өчен нәкъ менә Львов соң?


Эш шунда ки, бу шәһәр, чикләнгән формада булса да, феодаль склад хокукына ия булган. Урта гасыр сәүдә кагыйдәләре нигезендә, мондый хокук­лы шәһәргә килгән һәрбер сәүдәгәр биредә тукталырга һәм күпмедер вакыт аралыгында (гадәттә ундүрт көн) үз товарларын сатарга тиеш саналган. Шәһәр кануннары таләп иткән вакыт узгач, сәүдәгәрләргә юлын дәвам итәргә мөмкинлек бирелгән. 1375 елда төзелгән мәгълүм «Каталония атласы»нда Львов шәһәре нәкъ менә шул сәбәпле көнчыгыш товарлары склады итеп күрсәтелгән дә2. Ә шул чор сәүдәгәрләреннән калган юлъязмаларда ул «Көнчыгышның коры порты» дип искә алына.


Львов шәһәре. Гравюра. 1618 ел

Бу шәһәр белән Җучи олысы арасында урнашкан товар-акча мөнәсәбәтләренә тәфсилләбрәк тукталыйк. Алда әйтел­гән­чә, Алтын Урда калаларының Львов белән сәүдәсе арадашлык характерында алып барылган. Биредә сатылган көнчыгыш товарларының бер өлеше генә җирле халык кулланылышында калган, үзгә өлеше Польшаның көнбатыш өлкәләренә һәм Силезиягә, Фландриягә, Алманиягә, Италиягә озатылган.


Алтын Урдадан Львовка, нигездә, күпләп терлек куганнар. Элгәре ис­кәр­тел­гән Плано Карпини язмаларында мондый сүзләр очрый: «Алар (Алтын Урда халкы. – А.А.) мал-туарга бик бай. Монда дөяләр, үгезләр, сарыклар, кәҗәләр һәм атлар саны бихисап. Аларда булган кадәр терлек, безнеңчә, бөтен галәмдә юк». Алтын Урдада терлекнең күп үрчетелүе турындагы мәгълүматны без биредә 1436-1452 елларда яшәп алган Венеция сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре Иософат Барбаро язмаларында да очратабыз. Ул билгеләп үткәнчә, Җучи олысы халкы махсус сатар өчен ат, эре мөгезле терлек, дөя һәм сарык асраган. Автор фаразлавынча, атлар һәм дөяләр, нигездә, Көнчыгыш илләренә сатылган, ә менә сыерларга һәм үгезләргә Көнчыгыш һәм Көнбатыш Аурупа илләрендә (бигрәк тә Польшада, Трансильваниядә, Валахиядә, Алманиядә һәм Италиядә) ихтыяҗ зур булган. Бу илләргә мал-туар шулай ук коры җир юлы буйлап та куылган.


Терлектән тыш, Львовка төрле җәнлек тиреләре, ашлык, бал, балавыз, агач һәм һөнәрчелек әйберләре, шәраб, төрле ут-үләннәр, күн-мех эшләнмәләре һәм, билгеле, «көнчыгыш товарлары» – хәтфә, ефәк, энҗе, хушбуйлар, төрле тәмләткечләр, затлы келәмнәр, зәркән эшләнмәләре китерелгән; моннан ары алар Краковка, Познаньга, Вроцлавка, Торуньга һәм Үзәк Аурупаның башка шәһәрләренә озатылган.


«Каталония атласы»нда Бөек ефәк юлы. 1375 ел

Львов аша коры җир буйлап генуялыларның кол сату юлы да узган. Акт кенәгәләрендә сакланган язмаларда XIV гасырда биредә Генуя сәүдәгәрләренең күпләп торуы һәм эш итүе теркәлеп калган. Польша галимнәре уздырган эзләнүләр күрсәткәнчә, Львов һәм Краков базарларында сатылган коллар, нигездә, Каффа, Тана, Солдайя (Судак), Воспоро, Копа (бүгенге көндә Славянск-на-Кубани), Чембало һәм Килия (Ликостомо) шәһәрләре базарларында сатып алынган. Бу колларның бер өлеше Польша һәм Литва шәһәрләрендә калган. Әйтик, Кара диңгез буеннан китерелгән коллар Польша короленең Краковтагы мәгълүм Вавель замогын төзүдә катнашкан. Шулай да, колларның күбесе тагын да арырак – Аурупа эченәрәк озатылган.


Литва һәм Польша сәүдәгәрләре Алтын Урдага, нигездә, Аурупа тукымаларын, һөнәрчелек товарларын саткан. Бу товарлар Кырым һәм Азов буендагы Алтын Урда шәһәрләрендә, ә кайвакыт хәтта Идел буендагы калаларда да күпләп алынган. 1997 елда уздырылган казу эшләре барышында Алтын Урданың башкаласы – Сарай-Батуда (хәзерге Селитренное шәһәрлеге) XIV-XVII гасырларга караган Көнбатыш Аурупа сәүдә пломбалары табыла. Мондый пломбалар, гадәттә, зур тукыма бәйләмнәренең озынлыгын раслар өчен файдаланылган. Пломбаларда Алмания, Фландрия, Нидерланд, Англия шәһәрләренең исемнәре теркәлгән. Шуңа охшаш пломбалар соңрак Алтын Урданың башка шәһәрләрендә дә табылган.


«Татар юлы»нда хезмәт күрсәтүче сәүдәгәрләрнең милләтен барласак, биредә Галиция, Генуя, Польша һәм Литва сәүдәгәрләре аеруча актив эш йөрткән, дигән фикергә килербез. Әмма әрмән һәм татар сәүдәгәрләре дә аз булмаган.


Урта гасыр Польша шәһәрләре архивларында табылган документлар Львовта хәтта ки әрмән һәм татар кварталлары булуы турында сөйли. Моны раслаучы иң беренче чыганак – 1356 елгы Казимир III грамотасы. Татарлар шәһәрнең «Татар җирлеге» («Татарское предместье») дип аталган төньяк өлешендә яшәгән. (Шунысы кызыклы: хәзерге Львов шәһәрендә әлеге квартал урынында Татар урамы урнашкан. – А.А.) Шәһәрнең акт китапларында татарлар һәм татар сәүдәгәрләре турында бик күп искә алына. Мәсәлән, 1382-1389 елларда тутырылган шундый китапта татар сәүдәгәрләре катнашында узган сату-алу эшләре хакында бәян ителә. Әйтик, 1386 елның 8 августына караган язмада «Андреаш, татар, католик» сүзләре телгә алына. Әлеге мисалдан күренгәнчә, Львов шәһәренең нотарийлары (хокук белгечләре) сәүдәгәрләрнең исемен, милләтен һәм аның нинди конфессиягә каравын күрсәткән. Шул рәвешле нотарийлар төрки исемле үз гражданнарын (җирле татар общинасы әгъзаларын) «килмешәк» көнчыгыш сәүдәгәрләреннән аерган.


Шунысын да искәртик: китапларда күрсәтелгән милләт йә конфессия атамасы бу кешенең, чыннан да, католик, православие яисә яһүди динен тотуын һәм аның, чыннан да, урыс, әрмән, яһүд яисә поляк милләтеннән булуын расламый әле. Баягы актлар китабына мөрәҗәгать итик. Әйтик, 1387 елның 16 гыйнварына караган язмада «мөхтәрәм ир Карачбей, католик» телгә алына, ә 1384 елның 26 октябренә караган язмада «Ширбей русин йорты һәм милке» турында сүз бар. Әрмән галиме Осипян Львов шәһәрендә яшәүче татарларның XIV гасырның икенче яртысында күпләп католик, православие һәм әрмән җәмгыятьләренә күчүен билгели. Бу күренешне ул 1356-1387 еллар аралыгында Львов татарларының «хәрби-йомышлы» статусын югалуты белән бәйли. Осипян фикеренчә, шул рәвешле татарлар элеккеге ташламаларын, преференцияләрен саклап калырга, хәтта ки аларны арттырырга омтылган. 1382-1389 елларга караган актлар китабында әрмән общинасы әгъзалары арасында күп кенә төрки исемнәр очрый. Шуларның кечкенә бер өлешенә күз салыйк: Abusco, Amyrbey, Asslan, Attabey (Athabey, Atlabey, Atlhabey, Achtibey), Petrus Buha, Cotlubey, Cotlusch, Czaban/Czoban, Iolbey, Kystustur, Orus, Saray, Sewoncz/Sewnucz, Tholak, Tochbey. Хатын-кыз исемнәре чыганакта сирәк очрый, әмма булганнары арасында төрки исемнәр күпчелекне тәшкил итә: Bemolik, Cotlumelik, Mamusz, Saymnelyk/Saym/Sayn, Sennachaton, Thormelyk, Zolmelyk.


XIV гасыр уртасыннан алып, «татар юлы» бетүгә йөз тота. Моңа әлеге, юллар үткән җирләрнең хуҗалары алышыну сәбәбче була. Үзбәк хан идарә иткән чорда хәрби-сәяси кодрәткә ирешкән Алтын Урда таркалыш чорына күчә һәм эчке тотрыклылыгын югалта. Мөмкинлектән файдаланып, Литва, Польша һәм Маҗарстан (Венгрия) илләре «татар юлы» үткән җирләргә дәгъва белдерә. 1362 елда Җучи олысының сәяси абруе һәм хәрби дәрәҗәсе яхшы ук какшый: Алтын Урданың көнбатыш җирләрендә хакимлек иткән бәкләр – Котлыбуга, Хаҗибәй һәм Димитрий Синюха елгасы (Көньяк Буг елгасының сул кушылдыгы) буенда бөек кенәз Ольгерд гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә.


Бу җиңелүдән соң шактый хәл­сезләнгән Алтын Урда үз пози­цияләрен кире кайтара алмый һәм Днепр елгасыннан көнбатышка таба урнашкан җирләрдән чигенергә мәҗбүр була. Соңрак биредә яңа дәүләт – Молдавия кенәзлеге урнаша.


Җучи олысының әлеге территория­ләрне калдыруы «татар юлы»нда барган сәүдәне тулысынча өзми, билгеле. Львов һәм Краков сәүдәгәрләренең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә ул XIV гасырның ахырына кадәр үз вазифасын башкара. Моны археологик материаллар да, язма чыганаклар да раслый. Мисал итеп, Жильбер де Гильбер де Ланнуа белән Амброзио Контарини күзәтүләрен, шулай ук 1372, 1379 елларда Краков һәм Львов сәүдәгәрләренә тапшырылган Алтын Урда ханнары ярлыкларын китерә алабыз.


Инде XIV гасыр ахырында, Молдавия кенәзлегенең көчәюе аркасында, Алтын Урда белән Көнбатыш илләре арасындагы сәүдәне хасил иткән юлның зур өлеше үзгә юнәлешкә – «молдав юлына» күчерелә. Молдавия кенәзлегенең географик җәһәттән уңайлы җирләргә урнашуы сәбәпле, яңа юл тиз арада сәүдәгәрләр арасында абруй казана. Кенәзлек эчендә күп санлы тикшерү һәм салым алу постлары булганга (1408 елда аларның саны унбишкә җитә), көнчыгыш кәрваннарының күпчелеге өчен Аккирмән шәһәре (бу чорда аны яңача Четатя-Алба дип атый башлыйлар) сәүдә юлының соңгы ноктасы булып тора.


Маршрут үзгәрү белән, Алтын Урда территориясеннән Көнбатыш илләренә озатылган товар исемлеге да үзгәрә. Моннан соң бу юлдан Урда сәүдәгәрләре Көнбатышка бары тик «көнчыгыш товарлары»н гына чыгара башлый. Молдавия хакиме Александр I тарафыннан 1408 елның 8 октябрендә расланган «Акчалата җыем турындагы устав» һәм 1457-1475 елларга караган Генуя-Молдавия сәүдә документларында (алар Изге Георгий банкында сакланган) китерелгән мәгълүматлар буенча, татар җирләреннән мондый товарлар кертелгән: көнчыгыш тукымалары, ефәк, камка (бизәкле ефәк тукыма), тебенко (иярне тышлау өчен махсус материал), борыч, имбирь, тимьян, ладан, грек куасы һәм лимоннар. XIV гасырда Алтын Урдадан бик күпләп чыгарылган мөгезле эре терлеккә бу чорда Аурупа илләрендә ихтыяҗ зур булмый.


Алтын Урда территориясенә исә элеккечә төрле тукымалар һәм һөнәр­челек әйберләре, моннан тыш, бик күп булмаса да, сугыш (берьяклы кордлар, кылычлар һ.б.) һәм эш (сабаннар, төрәннәр, ураклар һ.б) кораллары кайтарыла. Турыдан-туры Молдавия кенәзлегеннән Алтын Урдага, бигрәк тә Кырымга ашлык кертелә. Бу ашлык соңыннан Генуя корабларына төялеп, Византия, Трапезунд шәһәрләренә һәм, гомумән, Кара диңгез төбәге базарларына сатуга чыгарыла.


Бөек ефәк юлындагы базар. Е.Садырбаев рәсеме

XV гасыр ахырына Алтын Урданың Польша, Литва, Молдавия сәүдәгәрләре белән элемтәләре кими. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, Аксак Тимернең 1395 елгы яулары нәтиҗәсендә зур сәүдә үзәкләре арасында багланышлар өзелә. Алтын Урданың көнбатыш чигендә урнашкан шәһәр базарларыннан ерак транзит сәүдәсе товарлары («көнчыгыш товарлар») югала. Икенчедән, Алтын Урда составына кергән аерым сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре иктисади бәйсезлеккә омтыла башлый. Җирле сәүдә чәчәк ата, сәяси көчләр тупланган аерым үзәкләр формалаша: Кырым, Идел буе, Төньяк Кавказ, Хәрәзем. Өченчедән, Алтын Урданың эчке сәясәтендә каршылыклар арта. Икътисади һәм сәяси бәйсезлеккә омтылган Кырым ханлыгы белән Сарай хакимияте арасындагы каршылык Җучи олысының Көнбатыш белән сәүдә урнаштыруына аеруча тискәре йогынты ясый.


Алда әйтелгәннәрне күздә тотып, без Алтын Урданың Көнбатыш илләре белән тышкы сәүдә системасында коры җир сәүдәсенең мөһим роль уйнавын, Алтын Урданың мантыйкый структурасында «татар юлы» һәм Львов шәһәренең әһәмиятле элементлар булуын гөман кыла алабыз.

Теги: Азат Арсланов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру