Алтын Урда һәм суфыйлар

Олуг Олыс, ягъни Алтын Урда дәүләте Чыңгыз хан һәм аның уллары, торыннары алып барган сугышлар нәтиҗәсендә оеша. Шактый территорияне биләгән бу ил мөселман һәм мөселман булмаган халыкларны, аларның җирләрен бер канат астына җыя. Әмма ул тиз арада тулаем ислам мәмләкәтенә әверелә.

Археология тикшеренүләре күрсәткәнчә, исламлашу процессы биредә XIII гасырның беренче яртысында башлана һәм өзлексез дәвам итә. Илнең беренче шәһәрләре үк Урта Азия, Анадолу һәм Якын Көнчыгыш мөселман традицияләрен исәпкә алып салына, шундый синкретизм нәтиҗәсендә архитектурада һәм сәнгатьтә үзенчәлекле урта гасыр татар-ислам стиле барлыкка килә.

Исламлашу гаммави күренеш ала, утрак халык та, күчмә ырулар да мөселман диненә тартыла. Бәркә ханнан соң мәҗүси хакимнәр идарә иткән елларда да әлеге процесс тукталмый, акрынаймый. Язма чыганаклардан күренгәнчә, бик күп мөселман галим-голамәсе Алтын Урдага күченеп, үзен иршадка – ислам динен таратуга багышлый. Аерым шәехләрнең исемнәре тарихи язмаларда теркәлеп тә калган: Шәех Сәйфеддин әл-Хәрәзми, Шәех Мәҗидеддин Ширвани, Шәех Нәҗибеддин (Баба Төкләс дип танылган), Шәех Әхмәд, Шәех Хәсән Гүргәни, Шәех Мөхәммәд Илле…

Кайбер татар шәҗәрәләре Эрзурумнан чыккан һәм «Бату хан чоры»нда ислам динен таратыр өчен яңа җирләргә – Идел буена күченеп килгән руханиларга тоташа. Аларның күбесе суфый була, билгеле. Бу табигый дә. Беренчедән, суфыйларның тулаем дингә бирелгән, аның өчен җанын фида кылырга әзер затлар булуын онытмыйк. Икенчедән, борын-борыннан суфыйлар имам-шәех җитәкчелегендә берләшә, үзләре аерым җәмәгатьләр булып яши, ягъни зур көч тәшкил итә. Тәхеткә Мөхәммәд Үзбәк утырып, исламны дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәргәч, мөселманнар үзәк хакимиятнең таянычына әверелә. Алар структур яктан моңа күптән әзер була инде.

Бу елларда яңа шәһәрләр, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелә. Иң мәгълүмнәре арасында Иске Кырымдагы Үзбәк хан мәчет-мәдрәсәсен, Болгардагы Җәмигъ мәчетен санап узарга мөмкин. Түбән Иделдә уздырылган археологик тикшеренүләр Олуг Олыста Аллаһ йортларының бихисап корылуын күрсәтә. Шәехләрнең тәрикатьләре зурая, мөритләре арта. Алтын Урда чорында Пәйгамбәребезнең (с.г.в), Әбү Бәкер, Гали кебек сәхабәләрнең нәсел дәвамчылары татар шәҗәрәләренә килеп керә.

Шул чорда иҗат ителгән «Каләндәрнамә» хезмәте бу якларда ислам дине таралу буенча бихисап фактологик мәгълүмат бирә. Аның авторы Әбү Бәкер үзенең Алтын Урдага күченүен болай дип аңлата: «Каләндәр Кырымга иршад кылыр өчен килде». Һичшиксез, каләндәрләр тәрикате дә, Әбү Бәкернең эшчәнлеге дә Идел буенда мөселманнар санын арттыруга зур йогынты ясый. Төрки-татар чыганаклары күрсәткәнчә, Үзбәк хан исламга Сәед Ата (Ясәвия тәрикате суфые) тәэсирендә керә. Әмма Бәркә хан чорында өстенлек, ихтимал, Анадолу шәехләре ягында булгандыр.

Чыңгызыйлар корган дәүләтләрдә мөселман галимнәре XIII гасырда ук миссионерлык белән шөгыльләнә башлый. Хәрәземшаһлар һәм Багдад хәлифәте арасындагы каршылык мөселманнарның монголларга карата мөнәсәбәтендә дә чагыла. Ибн әл-Әсир хәбәр иткәнчә, Багдад хәлифе белән Чыңгыз хан яшерен элемтәдә торалар. Бу элемтәләр Җүчи заманында да дәвам итә. Хулагу хан хәлифкә каршы яу чабарга ниятләгәч, Бәркә бертуганы Бату ханнан бу эшкә каршылык күрсәтүне ялварып сорый: хәлиф белән Җүчи нәселе арасында тыгыз бәйләнешләр бар, ди.

Монголлар һәм ислам дөньясының бәрелешүе тарихи хезмәтләргә үтеп керә. Мөселман галимнәре бу яуларны ахырзаман белән чагыштыра. Шул ук вакытта ике арадагы хезмәттәшлек тә өзелми. Нәтиҗәдә, чыңгызыйлар нигезләгән дүрт дәүләтнең өчесе тиз арада тулаем исламлаша. Руханилар ил җитәкчелеген үз ягына авыштыруга ирешә.

Дини вазгыятьне өйрәнүче галимнәр Алтын Урдада кайсы тәрикатьнең өстенлек итүен өздереп әйтә алмыйлар. «Каләндәрнамә»дә, ясәвия белән бергә, каләндәрләр тәрикатенең дә киң таралуына ишарә бар. Бу хезмәткә таянып фикер йөртсәң, Алтын Урда халкын исламга тарту Чыңгыз хан заманыннан ук башланган.

Безнеңчә, Җанибәк һәм Бирдебәкне тәрбияләүчеләр арасында очраган аталыклар, һичшиксез, шәехләр булырга тиеш. Аталык – дәүләт белән идарә итәргә өйрәтүче. Аталык сүзе яңгырашы буенча Анадолуга якын тора. Әмма тәрбиячеләр вазыйфасын каләндәрләр дә башкарган булырга тиеш.

«Каләндәрнамә» – «җанлы» әсәр, ул, мәгърифәтле, белемле укучыны күздә тотып, диалог-әңгәмә рәвешендә язылган. Әбү Бәкер үзе дә: «Бу эшләрдән хәбәрдар кеше генә мине аңларга мөмкин», – дип искәртә. Беренче каләндәрләрнең тамырлары Анадолуга тоташкан, дидек. Алар ислам турында күп белгән, үзләре суфый тормышы алып барган. Отыры «каләндәр» һәм «суфый» сүзләре бөтенләй синонимлашкан. Башка тәрикатьләр белән чагыштырганда, каләндәрләрнең саны күп булмый. Әмма алар, нигездә, хакимнәр белән аралаша һәм, беренче чиратта, өске катламны исламга тартырга тырыша. Шуңа күрә каләндәрләр һичкайчан чәчрәп чыкмыйлар, яшерен эш йөртәләр, башкарган гамәлләре турында күкрәк төеп сөйләмиләр, оран салмыйлар. Каләндәрләр хакындагы мәгълүматның бүгенгәчә аз булуы шуның белән дә аңлатыладыр, мөгаен.

Эшләрен яшерен йөртсәләр дә, суфыйлар үз «тарихын» теркәп барырга онытмый. Әйтик, Габделгаффар Кырыми: «Бәркә һәм Үзбәк ханнар мәҗүси татарларны исламга кертте», – дип яза. Ягъни зур вакыйганы аерым шәхесләр, аларның ихтыяры аша аңлата. Болай иткәндә, билгеле, динне дә, шәехләрне дә данлау шактый җиңеләя төшә: чөнки алар, конкрет кешене – ханны – исламга китерү белән бергә, тулы бер халыкны да мөселманлаштырган булып чыга.

Каләндәрләр һәрвакыт хакимияткә якын була, аларның терәгенә әверелә. Алтын Урда ханнары (хәтта мөселман булмаганнары да) каләндәрләргә ышана, аларга уңай мөнәсәбәттә тора, дини эшчәнлекләрен җәелдерүгә каршы төшми. Тәрикать әгъзалары исә үзләренә һичнинди байлыклар, хәерхаһлык сорамыйлар, дингә һәм ханга хезмәт итүне изге бурычлары дип саныйлар. Мондый мөнәсәбәт, билгеле, хакимнәргә дә бик кулай була.

Мөхәммәд Үзбәк хан идарәгә керешер алдыннан җүчиләр тәхете какшап ала. Уйгыр Баҗар Төкбуга Олуг Олыс хакимиятен кулга төшереп, җүчиләрнең нәселен кисәргә, тәхеткә үз нәселен утыртырга омтылыш ясый. Әмма Үзбәк аның гаскәрен тар-мар итә. Мөселманнарның Үзбәкне яклап чыгуы җиңүгә зур өлеш кертә. Илдә ислам дине дә позицияләрен ныгыта. Җиңүче тараф тантана итә: «Моннан ары кара кешеләр тәхеткә кул сузмас!»

Мөхәммәд Үзбәк хан бөтен дөньядан мөселман галим-голамәсен үз янына җыя. Дөрес, аңарчы бу эшне Бәркә хан башлаган була инде. Шуңа күрә хакимият белән ислам руханиларының үзара багланышын, ихтимал, Бәркә хан чорыннан исәпләсәң, хакыйкатькә якынрак булыр.

Аның тәхеткә менүе Габделгаффар Кырыминың «Үмдәт әл-әхбәр» исемле хезмәтендә болай бәян ителә: «Бәркә ханзадә Аллаһ рәхмәте илә мөселман холыкфигыленә ия иде, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) тарафдарларын очратса, шунда ук дуслаша, мәҗүси татарларга нәфрәт белән карый иде. Шунлыктан туган-тумачасы һәм дәүләт ирләре аны акылдан язганга чыгара, үзләреннән читкә тибәрә иде. Шул сәбәпле ул Сыгнак вилаятенә күченде һәм бөек галим, мәртәбәле хәзрәт Шәех Сәйфетдин әл-Хәрәзмигә якынайды. Догалар, фәннәр өйрәнүгә бирелде, Илаһка тартылды. Илаһ ярдәме илә үзе дә шәехкә, могҗизалар кылучыга (сәхиб кирәмәткә) әверелде. Монголлар чирүе аны күз уңыннан югалтты һәм ни белән шөгыльләнүен белмәде. Шул вакытта Идел падишаһы вафат булды, карашлар Хулагу тарафына борылды. Шәехләр башлыгы Бәркәгә мөрәҗәгать итте: «И бөек бабаларыңның, бушап калган тәхеткә ия хуҗаларыбызның хөрмәтле угылы, шул тәхеткә ия булыр өчен синең алда барлык мөмкинлекләр ачылды…»

Бәркә моңа каршы килә, данлыклы Ибраһим Әдһәмнең, Илаһка хезмәт итәр өчен, тәхеттән баш тартуын үрнәк итеп китерә. Әмма шәех барыбер аның фикерен үзгәртүгә ирешә. Нәтиҗәдә, Бәркә, Хулагуга каршы чыгып, атасының урынын ала, ханлыкка баш була. Шәех аңа һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Мөселманнарның Җүчи нәселен тәхеттә калдыру өчен ничек тырышуы, аларның нинди куәткә ия
булуы шушы кечкенә өзектә дә яхшы чамалана.

Габделгаффар Кырыми бәян иткәнчә, Бәркә хан чорында Алтын Урда халкы тулаем ислам динен кабул итә. Әмма аның вафатыннан соң, бик күпләр яңадан мәҗүсилеккә кайтып, утка табына башлый. Шуннан соң дүрт атаклы «әүлияуллаһ» «Дәшти Кыпчак халкы арасында Җүчи Олысында Мөхәммәд динен» таратырга керешә, болар: Шәех Мәҗидеддин Ширвани (хәзрәти Гали нәселе), Баба
Төкләс Шәех Нәҗибеддин (Әбү Бәкер Ситдыйк нәселе) һәм ике сәед (Пәйгамбәр (с.г.в.) нәселе) – Шәех Әхмәд белән Шәех Хәсән Гургани. Мәҗүсиләрнең сихер белән мавыгуы, башка ямьсез гамәлләре турында сөйләнгәннән соң, язмада Мөхәммәд Үзбәк ханның иле белән исламга күчүе һәм «шәрыкътан алып гаребкә кадәр бөтен Татарстанның иманга килүе» хакында хәбәр ителә.

Ары таба мөселманнар, ханга терәк булудан бигрәк, аның якыннарына, үз кешеләренә әверелә. Мөхәммәд Үзбәк ханның улы Җанибәк ислам горефгадәтләре нигезендә тәрбияләнә. Аңа туганда ук мөселман исеме кушыла: Солтан Мәхмүд Җанибәк. Бирдебәк тә шундый ук тәрбия ала.

Габделгаффар Кырыми: «Җанибәкне Гомәр әл-Фарук (сәхабә, Пәйгамбәрнең (с.г.в.) фикердәше, көрәштәше, икенче хәлиф, мөселманнар арасында гаять мәртәбәле зат) белән чагыштыралар иде», – дип яза. Моның төбендә Гомәр әл-Фәрукның да, Җанибәкнең дә Фарсы илен яулап алулары ятмыймы икән? Һәрхәлдә, андый уртаклык та күзгә ташланып тора. Бу очракта Бәркә ханны Пәйгамбәрнең (с.г.в.) фикердәше, көрәштәше Әбү Бәкер белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Алтын Урда суфыйлары, беренче халифәләр һәм татарның беренче ханнары арасында паралельлар тудырып, татар тарихын ислами күзлектән теркәп калдыралар.

 

Илнур Миргалиев

«Безнең мирас». — 2022. — №5. — 20-23 б. 

Комментарий язарга