«Әллүки» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
                                                                                                                                               Габдулла Тукай

Әллүки

(Татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)

 

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, –
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен,
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Хәйран булып җырны тыңлып тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзалмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, – диде, – «Әллүки!»

Мәшһүребез Г.Тукай 1909 елда «Милли моңнар» шигырен яза һәм шул ук елда аны «Әдәбият» исемле җыентыгында бастыра.

«Халык әдәбияты» лекциясендә ул бу шигырен «халык җырларына тәкълид уларак» (ягъни ияреп) язуын әйтә. Аны «сонгый җырулар» төркеменә кертә. «Бу «сонгый җырулар» халыкның үз рухынча, үз формасынча, үз вәзене (ягъни үлчәме) белән язылгандыр. Шуңар күрә боларны «Зиләйлүк» вә «Әллүки» көйләренә туптугры җырлап була», – ди.

Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек көй! Тукай әйткәнчә, зарлы, моңлы көй. Гүя татар тарихын, аның үткәндәге фаҗигале язмышын чагылдыра ул. Көйнең кайчан язылуы турында төгәл мәгълүмат юк. Әмма «Милли моңнар» шигыре басылып чыкканнан соң, бу көй Тукаебыз сүзләренә җырлана башлый.

«Милли моңнар» шигыренең язылу тарихы турында әдип Мөхәммәт Гали (1893-1952) болай ди: «Көннәрнең берендә Тукай, «Болгар» номерларында үз бүлмәсендә утырганда, бик матур бер җыр ишетә. Ул вакытта бик сирәк җырланган көй булганлыктан, Тукай буй көйнең нинди булганлыгын да тиз генә аңлап җитә алмый. Коридорга чыгып, ишеге ярык кына калдырып ачылган бер бүлмәгә килеп туктый һәм, аның ишек яңагына башын куеп, тирән уйларга калып, бүлмә эченнән килгән җырны тыңларга керешә. Ул бүлмә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга. «Әллүки» көен җырлаучы кеше дә ул була. Башка вакытта Сәгыйть белән күбрәк шаярып сөйләшергә яраткан Тукай бик җитди кыяфәт белән аның бүлмәсенә керә дә:

– Әйт, туган, нинди көй бу? Ул минем аяк буыннарыма китте, – ди.

Сәгыйть, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән:

– Нигә, белмисеңмени, «Әллүки» ич! – ди.

 

Г.Тукай, С.Рәмиев һәм Ф.Агиев. Казан, 1908 ел

 

Шуннан соң Тукай, үзенең «Милли моңнар» шигырен язып, аны Сәгыйтьтән «Әллүки» көенә җырлата һәм үзе дә аны шул көйгә яки «Зиләйлүк» көенә салып җырлап йөри».

«Әллүки»не иң беренче башкаручы 1937 елда Казанда барлыкка килгән Җыр һәм бию ансамбленең солисткасы Разия Тимерханова була. Совет чорында бу җыр Г.Сөләйманова, И.Шакиров һәм Ф.Кудашева башкаруында еш яңгырады. Бүген дә җырчыларыбыз З.Сәхәбиева, И.Газиев, В.Ганиева, Х.Гыйльфанов, Ә.Нургалиев, С.Мөхәммәтҗанова аны бик теләп, зур осталык белән башкара.

 

(Сәхифә «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы материаллары нигезендә әзерләнде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.)

 

Безнең мирас. — 2021. — №4. — 102-103 б.

Комментарий язарга